Азнакайда чүплек урынына зират ясаганнар: халык каршы, авыл башлыгы каршыларга каршы


Азнакайда чүплек урынына зират ясаганнар: халык каршы, авыл башлыгы каршыларга каршы


Азнакай районы Мәнәвез авылында элеккеге чүплек урынына яңа зират ясаганнар. «Интертат» моңа каршы авыл халкы белән аралашып, ике якның да фикерләрен җиткерә.Чүплек булган урынга зират ясау турында беренчеләрдән булып, блогер Резеда Миңнегулова (@rezedkin) үзенең социаль челтәрендә күтәреп чыкты.Новости СМИ2 Алар 2,5 ел элек Мәнәвез авылында йорт сатып алалар. «Кыш булгач, якын-тирәдә нәрсә булуына игътибар итмәдек, сатучысы да әйтмәде. Күршеләр белән аралаша башлагач кына белдек», – дип сөйләп китте Резеда «Интертат» хәбәрчесенә. Беренчедән, зират авылга якын. Икенчедән, ул – чүплек урыны. Анда элек авыл чүплеге булган. Авыл халкы элеккеге чүплек урынын зират итүгә риза түгел. Бу яңа зиратка инде 3-4 ел. Авыл советы һәр үлгән кешене шушы яңа зиратка күмдерергә өнди, чөнки иске зират тулып килә. Ләкин авыл халкы туганнарын барыбер иске зиратта күмдерә. Кемнең инде туганын чүплеккә барып күмәсе килсен? – ди Резеда. Фото: © Резеда Миңнегулова Аның сүзләренчә, яңа зират җире башка урында булырга тиеш була. Безнең авыл советы рәисе «зират ясыйм, шундый яхшы урында булачак», дип икенче урынны атап, халыктан авыл салымын җыя һәм бөтенләй башка урында зират ясап куя. Авыл халкы, әлбәттә, моңа каршы. Алар инде имзалар да җыйган, район хакимиятенә дә, Татарстан җитәкчелегенә дә язып караганнар. Кая яза алганнар, бөтен җиргә язганнар. Тик авыл советы да, хакимият тә бернәрсә дә эшләми, – ди ул. Ул әлеге зират урынында парк ясау идеясе булуын әйтте. «Зират урыны туры килә. Киләчәктә, бәлки, Сабантуйлар, чаралар ясый торган урын да булыр иде», – ди Резеда. Фотолардан күренгәнчә, парк инде эшләнелә дә башлаган. Безнең авылдагы Борис исемле оста ачык һавада татар тарихы белән бәйле этник музей эшләргә тели. Ул аны үз көче белән ясый да башлаган. Кемдер материаль яктан, яки төзелеш материаллары белән дә булыша. Аның уенча ул парк та, музей да булды. Кечкенә генә күл дә ясарга уйлаган иде ул. Зират урыны нык туры килә, – дип аңлатты безгә блогер. Төзелә башлаган этник музей Фото: © Резеда Миңнегулова Авыл җирлеге башлыгы: «Үлгәч крематорийга илтимме мин аларны?» Авылларда зират мәсьәләләрен авыл җирлеге башлыгы вазифаларына керә. Мәнәвез авылында яңа зиратны әйтелгән урынга авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов ясата. Без әлеге сорау белән аңа шалтыраттык. «Авыл халкы шулай диме? Чынлапмы? Бәй, авыл халкына зират кирәк түгелмени? Үлгәчтен крематорийга илтимме мин аларны?» – дип ярсып башлады сүзен авыл җирлеге башлыгы. Миңа ул зират кирәк тә түгел. Акт язам, баганасын, коймасын, ихатасын сүтәм дә алам, бернинди проблема да калмый. Аннары теләсә кая җирләсеннәр. Иске зират тулгач, «авыл башлыгы зират турында кайгырмый» дип язачаклар. Андый кешеләргә бер фикер белән каты итеп каршы торырга кирәк, – дип белдерде Назыйф Хәсәнов. Күрәсең, бу сорау белән җирлек башлыгына мөрәҗәгатьләр күп булган. Авыл халкын иң борчыганы – зиратның элеккеге чүплек урынына салынуы. Инде чыннан да көнкүреш калдыклары арасына мәет җирләү дөрес түгел кебек. «Мәнәвез халкы ясаган чүплек инде ул», – диде башлык. «Җире туры килде», – диде ул, зиратның чүплек урынына салынуының сәбәбен сорагач. Ул зират урынын килештерү өчен озак йөргәнен әйтте. Салым җыйганда, зират икенче урында булачак, дип әйтүен дә кире какты. Мин авыл советы рәисе булып эшкә килгәндә, ул җирдә Мәнәвез халкы чүплек ясаган иде. Шул чүплек өчен мин 12 мең хезмәт хакы белән 25 мең штраф түләдем. Шуннан соң чүплекне җыештырдым, аның өчен 200 меңләп акча түктем. Иске зират тула башлагач, яңасы өчен җир эзли башладым. Җире туры килгәч, авыл салымын җыеп, ихатасын корып куйдык. Мин үзлегемнән «зиратны кая телим, шунда ясыйм» дип йөри алмыйм. Башта урынны кадастр органнары белән килештерәсе, учетка утыртасың, аннары гына ихаталыйсың. Ул документлар Казан белән килештерелде. Ул бик җиңел эш түгел. Теләсә кайсы җиргә зират салып булмый. Иске зиратка мин 25 метр җир сорадым, миңа бирмәделәр. Инде әллә кайларга язып карадым. «Саклау зонасын бирмибез, абый», – диделәр. Шунда җир алып, йорт салалар да, аннары башлана инде: су кирәк, юл кирәк, зират дөрес түгел. Гомер буе колхозда эшләп, шушы авылда яшәгән апа-абыйлар бер дә: «Апаем, нигә монда саласың?» – дип килеп әйтмәделәр. Алар, киресенчә, хуплыйлар бу эшне. Элек-электән зират авыл эчендә булган. Кая барма, бөтен җирдә дә диярлек зират авыл эчендә. Халык өчен эшләнгән әйбер бит ул. Өйләрдән 200 метрда еракта урнашкан, уңайлы, юлы әйбәт, урыны яхшы, беркемгә дә комачау итми, – диде авыл җирлеге башлыгы. Дин нәрсә ди? Дин буенча зиратның кайда урнашуын мөһимме? Зират өчен нинди урын сайларга кирәк? Ул авылга якын яки ерак булырга тиешме? Әлеге сорауларны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга юлладык. «Тыныч урын кирәк», – дип белдерде хәзрәт. Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали, архив Иң беренчедән, зиратлар мәхәллә, мәчет карамагында. Мәчеткә йөрүчеләр хәзрәт белән бергә зират урынын билгеләргә тиешләр. Бик ерак булса, сулы җир булса, зират өчен бик уңайсыз була. Дин ягыннан ниндидер таләпләр юк, иң мөһиме – күмәргә җиңел булсын. Аннары зират авыл читендә булса хәерлерәк. Элек тә зиратлар авылны чыккач була иде. Аннары авыл үсә-үсә зиратлар уртада кала. Зират өчен тыныч урын кирәк, – диде Рөстәм хәзрәт. Чүплек урыны булуына ул, яхшылап чистартылган икән, борчылырга урын юк, дип белдерде. «Халык аннан курыкмасын. Чүп калмаган икән, аны лаеклы урын дип кабул итсеннәр», – диде хәзрәт.




Азнакайда чүплек урынына зират ясаганнар: халык каршы, авыл башлыгы каршыларга каршы

Поделиться с другом

Комментарии 0/0