Фирүзә Париж Испаниядә тиң ярын тапкан: «Без инде ике ел бергә»


Фирүзә Париж Испаниядә тиң ярын тапкан: «Без инде ике ел бергә»


Уфада яшәп иҗат иткән җырчы Фирүзә Париж (Аллаярова) инде бишенче ел Башкортстаннан читтә яши. Башта – Польша, аннан кояшлы Испания якларына китеп барган икән ул. Фирүзә апа белән чынга ашкан хыяллары һәм аның бүгенге тормышы турында сөйләштек.

«Идән юуучы булып та эшләргә туры килде»

Фирүзә апа, Башкортстаннан китүегезнең төп сәбәбе нәрсәдә булды?Новости СМИ2

Мин инде дүртенче ел Европада яшим. Испаниягә килүемә быел 3 ел була. Минем электән Европада яшәү теләгем булды. Бу хыял минем күңелемә әле студент вакытта ук кереп урнашкан иде, әти-әниләрем генә җибәрмәде. Аннан соң инде гаилә тормышы башланды, балалар үстердек. Шуңа күрә бу хыялны миңа читкәрәк куеп торырга туры килде.

Ныклы карарга килгәч, мин башта Америкага китәргә ниятләдем. Әмма миңа виза бирмәделәр. «Ярар, Испания аша китәрмен», минәйтәм. Шул арада коронавирус башланып китте, чикләрне ябып куйдылар. Ковид вакытында Европага китүнең бер генә юлы бар иде – ул да булса, Польша аша. Польшага виза алдым да, тәвәккәлләп, чыгып киттем. Анда 1 ел яшәп, Испаниягә китеп бардым. Менә шулай урау юллар аша хыялымны чынга ашырдым.

Шунысы кызык, Европага килгәч, мин үземне чит ил кешесе итеп хис итмәдем. Гомерем буе биредә яшәгәнменмени! Иң беренче итеп, «мин – үз урынымда» дигән уй килде. Бу сорауны үземә хәзер дә көн саен бирәм. Эчке тавышым «әйе, син – үз урыныңда» дип җавап кайтара.

Чит илләр, ят мохит, яңа кешеләр... Кыенлыклар аша да узарга туры килгәндер.



Кыенлыклар булмый калмады, әлбәттә. Эмиграция бер генә кеше өчен дә җиңел бирелми ул. «Күченү – янгын», – диләр бит. Ә минем очракта янгын чыгу гына түгел, бомба шартлаган кебек булды. Чөнки бик киң машстабта күчендем. Андый вакытта әйләнә-тирә мохитне генә түгел, үзеңне дә тулысынча үзгәртергә туры килә: телеңне, ияләшкән гадәтләреңне. Польшада авырлыклар көн саен диярлек булып торды. Әмма мин аларның берсенә дә игътибар итмәдем. Польшаның үзем өчен вакытлыча гына тукталу урыны булуын, анда документ кирәк булганга гына яшәвемне аңлый идем.

Польшада миңа, хәтта, идән юуучы булып эшләргә туры килде. Күз алдына китерегез, гомер буе микрофон белән эшләгәнннән соң, син кулыңа кинәт кенә швабра аласың. Бу – кешене эчке яктан бик «сындыра» торган әйбер. Шуңа да карамастан, үзенә күрә бер тәҗрибә дә! Барысына да фәлсәфи карарга тырыштым. Чөнки бу – мин үтәргә тиешле юл иде. Кеше бер мизгелдә йортын да, эшен дә, дәрәҗәсен дә, популярлыгын да югалтырга мөмкин. Мин дә микрофонымны швабрага алыштыруымнан ниндидер фаҗига ясамадым. Мин ничек шундый дәрәҗәгә төшә алдым дип, үземне эчтән «ашау» булмады.

Махсус операция башланганнан соң, Польшада яшәүче Украина хатын-кызлары тарафыннан төрле кимсетелүләргә дучар булдык. Аларның мөнәсәбәтләре безгә карата шунда ук үзгәрде. Агрессия сизелеп торды. Барысы тарафыннан да түгел, әлбәттә. Тискәре кешеләр барлык милләтләрдә дә бар ул. Сугыш чыкмаган булса, бәйләнергә башка сәбәп тапкан булырлар иде.

Хәрби операция башлану үземә дә йогынты ясады. Мин инде, яшәү өчен документ алу белән, балалар янына кайтып килергә тиеш идем. Польша минем документларга үзгәрешләр кертеп куйды да, Россиягә кайту юлым бик озакка сузылды.

Һәр кешенең тормышында армия чоры була, дип әйтәләр бит. Мин ул тормыш «армиясен» Польшада уздым. «Дедовщина» кебек әйберләр белән дә очраштым. Шуңа да, тәҗрибә биргәне өчен Польшага рәхмәт әйтеп, Испаниягә китеп бардым.
Фирүзә Париж Испаниядә тиң ярын тапкан: «Без инде ике ел бергә»



Фото: © Фирүзә Парижның шәхси архивыннан

Испаниядә Россиялеләргә мөнәсәбәт нинди? Сезне илдәге нинди күренешләр гаҗәпкә калдыра?

Полякларда да, испанлыларда да Россиягә карата тискәре мөнәсәбәт юк. Гади халык белән дә бик күп аралашырга туры килде миңа. Поляклар белән бик дуслашып беттек. Алар – бик ачык күңелле, ярдәмчел халык. Испания халкы инде – бөтенләй, нәрсә уйлый, шунда ук әйтеп бирә.

Нәрсә гаҗәпкә калдырды, дигәндә, мин монда килгәч, бөтен кешенең урамда ашавына аптырадым.

Мин иң башта Андалусиягә килеп төштем. Ул Европаның иң көньяк ноктасында урнашкан – 100 чакрым ара узсаң, Африка башлана. Самолетның ишеге ачылу белән, битемә кайнар һава килеп бәрелде. Урамга чыктык, шундый ук һава, коточкыч эссе инде.

Биредәге беренче төнемне, әле дә хәтеремдә, шок халәтендә үткәрдем. Мин монда ничек яшәрмен икән, минәйтәм. Башымны суыткычка тыгып басып торасым килде. Без яшәгән җирдән ерак та түгел сәүдә үзәге бар. Буш вакытым булу белән, кондиционерлар янына дип, шунда йөгерә идем. Мин ул сәүдә үзәген ятлап бетердем.

Андалусиядә күптәннән яшәүчеләр: «Ияләшәсең аңа, сизми дә башлаячаксың», – дип әйтәләр иде. Хәзер мин ул эсселеккә, чыннан да, ияләштем. Ул миңа бар ни, юк ни. Испанлыларның урамда утырып ашаулары да шул кызу булганга икән. Анда, хәтта, кереп утырырлык затлы рестораннар да юк. Чөнки болар һәрвакыт кояш ванналары керәләр. Кояшта кызынып, ашап, гел урамда утыралар.

Испаниягә килеп төшкәч, тагын бер нәрсә нык күзгә ташлана. Испанлылар коточкыч каты кычкырып сөйләшәләр. Шул хәтле чит күренеш инде бу минем өчен. Үзләре исә «alegría» бездә диләр. «Аlegría» – ул бөтен нәрсәдән кәнәгатьлек, шатлык хисләре алу. Кояштан, климаттан, хәтта, шул кычкырып сөйләшүдән. Аларның бөтен хис-кичерешләре йөзләрендә. Испанлыга үзенең эчке кичерешләрен эченә яшереп тору бөтенләй хас түгел. Ул һәр сүзен шул дәрәҗәдәге эмоцияләр белән белдерә ки, рестораннарда яки урамда син үзеңне ишетмисең дә.

Биредә социаль челтәрләр популяр түгел. Халыкта, бездәге кебек, бөтен нәрсәне видеога төшерәм дигән культура юк. Күпчелек кешенең социаль челтәрләре дә юк, һәм алар шуның белән бәхетле. Блог алып барам дип, башларын катырмыйлар. Мин дә хәзер «алар арбасына утыра» барам, кайвакыт видеолар төшерергә дә онытып җибәрәм.


Яшәү фәлсәфәсе башкача мондагы халыкның. Безнең кебек юк әйберләрдән проблема ясамыйлар. Урамнарда видеокамералар да юк. Мәсәлән, кемнеңдер машинасын сыдыртып китәләр икән, аның исе дә китмәячәк.

Берничә тел белүегез турында әйткәнегез булды. Ничек шулай кыска вакыт эчендә телләрне өйрәнә алдыгыз?

Инглиз телен мин Башкортстанда яшәгәндә өйрәнгән идем. Польшага баргач, нульдән поляк телен өйрәндем. Поляклар арасында йөргәч, 1 ел эчендә мин инде ярыйсы гына полякча сөйләшә, барысын да аңлый, полякча укый белә идем. Испаниягә килгәч, тәҗрибә булмау сәбәпле, бу тел онытыла төште.

Испаниягә килеп төшкәндә дә, «ола» дип исәнләшүдән кала, бер сүз белми идем. Телләре инглиз теленә охшамаган. Мин бу телне беркайчан да өйрәнә алмам ахры, дип уйладым. Баштарак гел телефондагы тәрҗемәче белән йөрдем. Шулай әкрен генә испан телен аңлый башладым, сәгать саен диярлек бер яңа сүзне отып ала идем. Шушы мохиттә яшәргә кирәк булганга, баш мие сүзләрне истә калдыра. Испан телен бер генә тапкыр да китап белән утырып өйрәнмәдем. Барысы да аралашулар барышында килде.

Мин үземә инглиз теле ярдәм итәр дип уйлаган идем. Әмма поляклар инглиз телендә сөйләшергә яратмый. Испанлылар турында әйтәсе дә юк. Алар өчен үз телләре беренче урында. Яшьләр инглиз телен белә, әлбәттә, кирәк әйбереңне аңлатып җибәрә алалар. Ләкин алар үзара испанча сөйләшә.

Мин бит әле бер елны Германиягә барып та яшәп карадым. Шул вакытта немец телен өйрәнеп алдым. Әмма Германия миңа туры килмәде. Салкын, соры климат, Россиядәге кебек үк. Испанияне «кояшлы Испания» дип юкка әйтмиләр икән. Чөнки шул кояш синең кәефеңә дә, сәламәтлегеңә дә йогынты ясый. Булмый болай дип, кире Испаниягә кайтып киттем. Хәзерге көндә Андалусия җирлегендә Севилья шәһәрендә яшим.

«Без монда – барыбыз да бер милләт»

Испаниядә яшәү кыйммәтме? Торак мәсьәләләрен ничек хәл иттегез?

Мин мондагы тормыш кыйммәт дип әйтмәс идем. Монда яшәү минимумы, безнең акча белән санаганда – 1200 евро. Халыкның эш хаклары бик әйбәт.

Бүлмә арендалау – 200 евро (20 мең сум) тора иде. Монда килгәнче мин башкорт апайлары белән таныштым да, 1 ел алар белән тордым. Без бер-беребезгә карата бик ярдәмчел. Уртак чатларыбыз бар, барлык сорауларны шунда хәл итәбез, бергәләп Сабантуйларга хәтле оештырабыз.


Әйтүемчә, биредә азык-төлек тә, кием-салым да кыйммәт түгел. Бөтен теләгән әйбереңне алып ашап,була. Диңгез ризыклары, ит, җиләк-җимешләр – барысы да бөтен кеше дә алып ашый алырлык бәядә.

Мин, Испаниягә килгәч, үземне бик уңайлы хис иттем. Чөнки биредә шул яшәү минимумына да тәмле итеп ашарга, матур киенергә, сәяхәт итәргә мөмкин. Монда кешегә «ашарыма акча җитми» дип әйтү зур гөнаһ булачак.
Фирүзә Париж Испаниядә тиң ярын тапкан: «Без инде ике ел бергә»


Фото: © Фирүзә Парижның шәхси архивыннан

Башкортлар күп булуы турында әйтеп үттегез. Сезнең тирәдә татарлар да күпме?

Монда без беркемне дә «син – татар», «син – башкорт» дип аермыйбыз. Безнең якларда бит инде, үзегез беләсез, төрлечә. «Нигә син татарча җырлыйсың?» – дип язалар иде миңа да элек. Уф, Аллакаем, бер үк менталитет, гореф-гадәтләребез бер үк, нинди аеру турында сүз булырга мөмкин?!
Фирүзә Париж Испаниядә тиң ярын тапкан: «Без инде ике ел бергә»



Фото: © Фирүзә Парижның шәхси архивыннан

Без монда – барыбыз да бер милләт. Сабантуй үткәрәбез икән, татарлар да, башкортлар да җыела. Сабантуйлар оештырырлык татар-башкортлар күп биредә. Күпчелеге хатын-кызлар икәнлеген дә әйтергә кирәктер. Алар монда килеп испанлыларга кияүгә чыкканнар, балалар үстерәләр. Гаиләләре белән күченеп килгән кешеләр юк диярлек, әлбәттә. Чөнки хатын-кызлар бирегә эшсезлектән, авыр тормыштан качып, җылы климат эзләп, акча эшләү нияте белән килгән. Күпчелеге, эшләп, Россиядәге балаларына ярдәм итә – аларны югары уку йортларында укыта, йорт салырга булыша. Монда, хәтта, ирләрен Россиядә калдырып килгән хатын-кызлар да бар. 75әр яшьлек апайлар һаман эшләп йөриләр, балаларына булышалар. Аларның Россиягә кайтасылары килми, чөнки андагы пенсия куркыта. Шул ук вакытта гомерлеккә монда кала алмаячакларын да аңлыйлар.

Ә алар нинди эшләрдә эшлиләр? Акчалы эштә эшләү өчен телне дә белергә кирәктер бит әле.

Испаниягә хатын-кызлар өлкән яшьтәгеләрне карарга киләләр. Испанлылар әти-әниләрен карап утырмый, эшли. Өлкәннәрне карарга, яхшы хезмәт хакы түләп, «сиделка»лар яллыйлар.

Килгәч тә, тел белмәгәч, мин кая эшләргә дә белмәдем. Ярты ел буена танышларымны алыштырып эшләп йөрдем. Әбиләрне карарга да барып карадым, ләкин «юк, бу – минем эш түгел» дигән фикергә килдем. Бер урында гына утырып тору бик күңелсез, миңа кая да булса чыгып йөри торган, актив эш кирәк иде. Хәзерге көндә мин шуңа таба барам, ныгытып телләр өйрәнү белән мәшгульмен.

Читкә киткәч, шәхси тормышыгызда да үзгәрешләр булды сыман.

Әйе, мин монда килеп озак та үтмәде, күңелемә ошаган кешене очраттым. Аның белән якын аралаша башладык. Мин испанча белмим бит инде, кулымда гел телефон. Ул әйткән һәр сүзнең тәрҗемәсен телефон аша карый идем. Аның белән аралаша-аралаша, испан телен өйрәндем. Инде 2 елга якын без бергә. Хәзер инде мин бүлмә арендаламыйм, бергә яшибез.

Шәхси тормышымны артык күрсәтергә, сөйләргә яратмыйм. Бәхет тынычлыкны ярата, диләр. Миңа тормыш юлымда күп әйберләр аша үтәргә туры килде. Шуңа да хәзер бөтен булганымны саклап, кадерләп яшисем килә.


«Коммерциягә эшләүче артистлар танк кебек – елына 10-15 җыр яздыралар да иң алдан баралар»

Әле күптән түгел генә яңа җырыгыз дөнья күрде. Аны кайда яздырдыгыз? Гомумән, шушы еллар эчендә сәхнә сагындырдымы сезне?

Чит илгә киткәч, мин үземнең элекке актриса, артист тормышыма читтән карый башладым. Нинди юл белән барганмын, нинди үрләр, дәрәҗәләр яуланган, нинди ялгышларым булган? Мин үтелгәннәргә үкенмим һәм бүгенге көнем өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен.

Бу еллар эчендә «җырлыйсым килә, сәхнәгә чыгасым килә» дигән теләк булмады. Чөнки мин үземнең чынбарлыгымны кабул итеп, барысын да башка яктан бәяли башладым.

Әйе, 20 еллык артист тормышым минем белән, ул беркая да китмәгән. Әгәр теләсәм, мин бүген үк илгә кайтып, яңадан җырчы булып эшләп китә алам. Әмма мин үзем өчен башка юл сайладым. Минем хәзер бары тик күңелемә яткан җырларны гына башкару мөмкинлегем бар.

Быел менә Мурат Гайсин «Хәлләреңне килеп белермен» дигән бер матур җыр җибәргән иде. Аны яздырдык. Элекке кебек, коммерция максатыннан, «миңа ничек итеп булса да елына 10 яңа җыр яздырырга кирәк» дигән узыш артта калды. Сәнгать өлкәсендә бит коммерция өчен эшләүче артистлар күп. Күңелләре җырлыймы, җырламыймы – анда эш юк. Ләкин аларга елына фәлән концерт куярга кирәк.

Мин иҗатта 3 ел пауза алдым һәм моңа бик шатмын. Бу еллар эчендә башка яктан тулыландым һәм үземә башка юнәлештә тәҗрибә тупладым. Тел, менталитет, илне алыштыру бик зур багаж бирә.

Мин хәзер актив рәвештә йога белән шөгыльләнәм. Элек нәрсәләргә вакытым җитмәгән – шуларны эшлим. Хатын-кыз, әни буларак та нәрсәләрне эшләп өлгермәгәнмен, вакытым җитмәгән, шуларны кайтарырга тырышам. Еракта булсам да, балаларым белән секунд саен элемтәдә. Мин аларга хәзер тормыш тәҗрибәм, зирәклегем, игътибарымны элеккегә караганда күбрәк тә бирәм.

Монда, теләсәм, ай саен да җырлар яздыру мөмкинлегем бар. Студия таптым, музыкантлар белән таныштым. Яңа җырымны шул студиядә яздырып, Үзбәкстанга аранжировкага җибәрдек. Интернет замананында, планетаның кайсы гына өлешендә булуыңа карамастан, иҗат белән араны өзмичә яшәргә мөмкин.


Башкортстандагы театр-эстрада яңалыкларын күзәтеп барасызмы? Бәлки, сезне борчыган яклары бардыр.

Элек нык күзәтсәм дә, алар инде әкренләп арткы планга күчә башлады. Приоритетлар үзгәрә икән ул.

Алай да, ниндидер яңа тавышлы кешеләр килеп чыкса – нык сөенәм. Ниһаять, яңа сулыш, дип карыйм. Чөнки Башкорт эстрадасына, һичшиксез, яңа сулыш кирәк. Минем бу турыда инде элек тә әйткәнем булды. Без элегрәк Казаннан 15 елга артта идек, хәзер инде белмим, ничә елгадыр. Башкорт эстрадасына яңа сулыш, яңа юнәлеш кирәк. Сәхнәгә яшьләребез күбрәк килеп, алар яңа юнәлештә эшли башласыннар иде, дип хыялланам инде мин. Бездәге торгынлык чоры берәр кайчан узар, дигән өметтәмен. Башкорт эстрадасы хәзерге вакытта кризиста.

Төрле стильдә иҗат итүчеләрне дә күтәреп алып, үстерергә, аларга ярдәм кулы сузарга кирәк. Бүгенге заманада артистның берүзенә барысын да тартып бару бик кыен. Коммерциягә эшләүче артистлар танк кебек – елына 10-15 җыр яздыралар да иң алдан баралар. Ә башкаларга алар белән көндәшлек итү бик кыен.

Үземә килгәндә, мин андый «эш машинасы» булырга җыенмыйм. Бу ярыш кырыннан төшеп, күңелемә ятышлы эшләр белән шөгыльләнәсем килә. Җырларның да күңелемә якыннарын гына чыгарачакмын.

Әйләнә-тирәдәгеләрегез, яраткан кешегез сезнең җырларны тыңлагач нинди фикердә?

Алар: «Ничек син шушы тормышны, сәхнәне калдырып монда килдең?» – дип аптырыйлар. Бөтен кеше дә үзеннән чыгып фикер йөртә бит инде. «Мин алай булдыра алмас идем», – диләр. Картадан Уфаның кая булуын карый башлыйлар, җырларымны тыңлыйлар. Алар өчен безнең моңлы көйләребез, мәдәниятебез, фольклор, аеруча биюләребез бик кызык.

Мине исә биредә японка дип уйлыйлар. Мин – алар өчен көнчыгыш хатын-кызы. Сибайдан килгән бер иптәш кызымны «филиппинка» диләр. «Менә бит, син – филиппинка, мин – японка», – дип көлешәбез.
Фирүзә Париж Испаниядә тиң ярын тапкан: «Без инде ике ел бергә»



Фото: © Фирүзә Парижның шәхси архивыннан

«Киявем махсус операциядә»

Балаларыгызның хәлләре ничек, Фирүзә апа? Алар бүгенге көндә кайда яшиләр?

Кызым инде күптәннән Казанда яши. Киявебез махсус операциядә безнең. Ул – хәрби кеше, шул сәбәпле, хәрби операция башлану белән үк алдылар аны. Хәзер инде полк командиры дәрәҗәсенә барып җитте, подполковник званиесе алды. Эше бик җаваплы булгач, ялларга бик сирәк кайта. Кызым, күбрәк, янына үзе барып йөри.

Киявем анда булгач, көн саен хәвеф эчендә яшибез, әлбәттә. Бөтен кеше кебек үк, илләргә тынычлык килүен көтәбез. Кызым 2 ел инде ялгызы яши. Күпме язмышлар аның хәлендә...

Улым Уфада, әтисе янәшәсендә яши. Авырып тора әле, шуңа эчем нык поша. Бүген үк кайтып китәр идем, документларым әзер түгел. Документларымны ясатып бетерүгә үк ниятем – әти-әнием, балаларым янына кайтып килү. Инде бик сагындырды.

Аллаһка шөкер, әти-әниләрем исән-саулар. Алар балаларга гел ярдәм итеп торалар. Әле дә әнием улым янында. Алар булганга, туганнарым миңа теләктәшлек белдереп торганга, мин үз юлымнан иркен атлап барам. Аларга рәхмәтләрем чиксез.

Сезнең киткәннән соң кайтканыгыз булмады әле, әйеме?

Әйе, минем Испаниядә яшәргә рөхсәтем юк иде. Чит илдә яшәүнең үз кагыйдәләре бар. Телне, мәдәниятне өйрәнмичә, сиңа беркем дә ул документны тоттырып җибәрми. Чөнки мондагы халык үз мәдәниятен шул дәрәҗәдә саклый ки, яшәргә рөхсәт кәгазе алганчы, син аларның телләрен дә, мәдәниятен дә яхшы белүеңне, алга таба да әлеге мохиттә яши алачагыңны дәлилләргә тиешсең. Ниһаять, ул вакыт килеп җитте, мин хәзер биредә кыенлыкларсыз аралаша алам.
Фирүзә Париж Испаниядә тиң ярын тапкан: «Без инде ике ел бергә»



Фото: © Фирүзә Парижның шәхси архивыннан

Шушы вакыт эчендә ничә илдә булырга өлгердегез?

Польша, Австрия, Германия, Испаниядә булдым. Биредә яшәп, Европа буенча иркен сәяхәт итәргә була. Бу сәяхәтләрем тагын да артсын иде, дим. Чөнки кешенең, бу тормышта билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкәннән соң, сәяхәт итәсе килә башлый. Көчең, хәлең булганда яңа җирләр күрергә, тормышны башка яктан өйрәнергә кирәк. Дөнья бик зур, кешеләр төрле.

Тормышта мин нәрсәне аңладым: үзгәрешләрдән тыш, бер әйбер дә даими түгел. Дуслар да синең яныңа ниндидер билгеле бер срокка гына килә. Мохит тә, эш тә үзгәрә. Болар барысы да әйләнештә тора. Син дөньяга ачылган саен – дөнья да сиңа ачыла бара.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Фирүзә апа. Уңышлар телим сезгә!

Биредә Фирүзә Париж белән 2021 елда әзерләгән әңгәмәбез белән таныша аласыз:

* Фирүзә Париж: «Татарча җырлау миңа яңа офыклар ачты»


Фирүзә Париж Испаниядә тиң ярын тапкан: «Без инде ике ел бергә»

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Зарабатывай от 1500 руб в день! В любое время и месте!

Зарабатывай от 1500 руб в день! В любое время и месте!

Начать зарабатывать

...