Апаста хәрби операция корбаннары Илнур Закиров һәм Марат Гайнетдинов белән бәхилләштеләр
Илнур Закировны озату мәрасимендә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «ТНВ-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре катнашкан.
Бүген Апас районында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган ике егетне соңгы юлга озаттылар.Новости СМИ2 Урта Балтай авылында «Татарстан 24» телеканалы хәбәрчесе Илүзә Бикчәнтәеваның бертуган энесе Марат Гайнетдинов белән бәхилләштеләр. Кече Болгаер авылында «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закированың бертуган энесе Илнур Закировны җирләделәр.
![Апаста хәрби операция корбаннары Илнур Закиров һәм Марат Гайнетдинов белән бәхилләштеләр](/img/article/027/683182_1.png)
Фото: © «Йолдыз» газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева
Илнур Закировны озату мәрасимендә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «ТНВ-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре катнашкан.
Фото: © «Йолдыз» газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева
«Журналистлар берлеге исеменнән сезнең кайгыгызны уртаклашабыз. Әлбәттә, һәрберебезгә авыр, чөнки шундый матур егетләребез көн саен диярлек кайта. Илнурның урыны оҗмахта булсын. Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булырга тиеш. Авыр туфрагы җиңел булсын!» – дип мөрәҗәгать итте Илшат Әминов чыгышында.
«Гөлүсәнең гаиләсендә зур кайгы. Бөтен «Татмедиа», журналистлар бу хәбәрне белгәч, зур хәсрәткә төштек. Гөлүсә ул –танылган журналист, язучы. Аның иҗатын без гел карап бардык. Илнурны авылдашлар каршы алган фотографияләрне күреп, шатлык белән аралашу мизгелләрен фотографияләрдән белеп тордык. Илнур отпускка кайтырга тиеш иде, кызганыч, кайгы белән өзелде отпуск. Гөлүсәнең әти-әнисенә түземлек телибез», – диде Шамил Садыйков.
Фото: © «Йолдыз» газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева
Ул матәм мәрасименә бөтен авыл җыелуын Илнурга карата хөрмәт күрсәткече булуын ассызыклады. Шулай ук, Гөлүсә Закированың, әти-әнисенең тирән кайгысын уртаклашырга журналистлар, баш мөхәррирләр кайтканын искәртте. «Илнур һәрвакыт безнең белән. Аллаһы Тәгалә җәннәткә керергә насыйп итсен аңа. Безгә хәзер сабырлык кирәк», – диде Шамил Садыйков.
Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин егетләрнең кылган батырлыгы халык күңелендә мәңгегә калачагын әйткән. «Бүген барыбыз өчен дә авыр көн, йөрәкләрне әрнетә торган мизгелләр. Алар гомерен Ватан иминлеге, халкыбыз азатлыгы өчен бирде», – дигән чыгышында.
Фото: © «Йолдыз» газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева
Апас районы имам-хатыйбы Мирхәт Җамалиев сугыш Аллаһның бер сынавы булуын әйткән. «Сугыш шулай афәтле була, гомерләрне алып китә, ул безне тәрбияли торган, уйландыра, акылга китертә торган бер нәрсә. Шундый батырлар үрнәгендә балаларыбызны, оныкларыбызны, үзебезне дә шул дәрәҗәдә тәрбияләргә тиешбез. Егетләребез ничек ил өчен көрәшсә, без монда илебез, динебез үсеше өчен көрәшергә тиеш. Алар безне җәннәттә шәһитлек дәрәҗәсендә көтә. Әти-әнисенә күркәм сабырлыклар», – дигән теләктә калды.