«Могҗизалар кыры»нда «Әпипә»не җырлаган Комил Сираҗетдинов: «Җиңүгә якын идем»

Башкортстан эшкуары, җәмәгать эшлеклесе Комил Сираҗетдинов «Могҗизалар кыры» тапшыруында булып, Леонид Якубовичка бүләкләр тапшырып, студиядә «Әпипә»не җырлап кайтты. «Интертат» зәңгәр экраннар герое белән сөйләште.
«Җиңү мөмкинлегем дә бар иде»
Комил Сираҗетдинов, «Могҗизалар кыры»на барып, балачак хыялын тормышка ашырган, дияргә дә була. Чөнки «Могҗизалар кыры» – аның өчен кечкенәдән иң кызыклы тапшыруларның берсе, ә аның легендар алып баручысы – эшмәкәрнең балачак кумиры икән.
«Могҗизалар кыры» – без балачакта иң яратып караган тапшыру. Бүген дә ул актуальлеген югалтмый, яше дә, карты да көтеп ала торган рейтинглы тапшыру булып тора. Өстәвенә хәзер, көнендә карый алмасаң, теләсә-кайсы чыгарылышны интернетта табарга була.
Леонид Якубович та бала чактан күз алдымда бик легендар шәхес, позитив алып баручы, кешегә яхшы кәеф бүләк итә торган кеше буларак тора. Шуңа да минем кечкенәдән нәкъ менә ул алып бара торган тапшыруда катнашу хыялым бар иде. Моннан 7-8 ел элек тапшыруга берничә тапкыр онлайн гариза җибәреп карадым. Катнашырга теләк белдереп тордым. Быел сентябрь аенда, ниһаять, почтама тапшыруның юбилей чыгарылышында катнашырга чакыру килеп төште, – ди әңгәмәдәшем.
Фото: © Комил Сираҗетдиновның шәхси архивыннан
Комил Сираҗетдинов сөйләвенчә, беренче көнне барлык катнашучыларны җыеп, съемкалар буенча сөйләшүләр уздырганнар. Съемкалар икенче көнне 4 сәгать дәвамында булган.
Съемкалар вакытында Россиянең төрле төбәкләреннән, шәһәрләреннән килгән бик кызыклы шәхесләр белән таныштык. Студиягә билгеле шәхесләр түгел, ә төрле өлкәләрдә эшләгән, актив тормыш позициясе булган кешеләр җыелган иде. Мин «Могҗизалар кыры»ның 35 еллыгына багышланган чыгарылышында төштем, беренче өчлектә чыгыш ясадым, – ди ул.
Комил Сираҗетдинов тапшырудан җиңүче булып кайту мөмкинлеге булуы, ләкин кечкенә генә бер төгәлсезлек аркасында уңыш елмаймый калуы хакында да «Интертат»ка сөйләде.
Җиңүгә бик якын идем. Әлбәттә, монтажлаган вакытта тапшыруның бу мизгелләрен төшереп калдырганнар. Үземнең «ход» килеп җиткәндә, мин инде сүзне белә идем. Әмма барабанны әйләндереп җибәрдем, һәм миңа банкрот чыкты. Сүзне барабанны әйләндермичә дә әйтергә мөмкин булган икән.
Ләкин һич тә кәефемне төшермәдем, Минем төп максатым – бу тапшыруда катнашу иде. «Могҗизалар кыры»на җиңеп кайтам дип бармадым. Иң мөһиме – Леонид Аркадьевич белән аралашу, катнашу, сәламнәремне җиткерү мөмкин булды. Башкортстанда, Россия төбәкләрендә туризмны үстерүебез турында сөйләдем, бүләкләремне тапшырдым, – ди ул.
Комил Сираҗетдинов Леонид Якубовичны да бик ошатып кайткан. Эшмәкәр сүзләренчә, алып баручы аның бала чакта күз алдында тоткан образыннан бер дә аерылмый – шундый ук шат күңелле, позитив кеше. Шул ук вакытта ул аның бераз кырыс һәм таләпчән булуын да билгеләп үтте.
Леонид Аркадьевичка инде 80 яшь. Бездә һәр 80 яшьлек кеше шундый актив булса, үз эшенә аның кебек җаваплы караса икән!
Леонид Аркадьевичның кырыслыгы да бар. Гел елмаеп кына торса да, үзенең командасын нык тота. Тапшыруны төшерүдә барлык бурычлар да төгәл куелган. Элегрәк «Могҗизалар кыры»нда бернәрсә дә чынбарлыкка туры килми, бүләкләр дә чын түгел, ә анда катнашу өчен акча түләргә кирәк икән», – дигән сүзләр йөри иде. Юк, андый әйбер юк. Башыннан алып ахырына кадәр барысы да ничек бар – шулай төшерелде. Хәтта, съемка вакытында кабатлап яздырулар, нидер әйтеп җибәрүләр дә булмады, – диде ул.
«Якубович күчтәнәчләрне дә, бүләкләрне дә бик ошатты»
Комил Сираҗетдинов үзе Башкортстаннан булса да, алып баручыга күчтәнәчләр һәм тапшыруның музеена истәлекле бүләкләрне үзенең кече ватаны – Үзбәкстан якларыннан алып барган.
Безнең эш графигы алдан билгеләнә. Туризм буенча мөһим очрашуларым булу сәбәпле, миңа Мәскәүгә туры Үзбәкстаннан очарга туры килде. Әтием дә шунда яши минем, әле шушы арада гына үзенең юбилеен билгеләп үтте. Тапшыруда Казаннан да, Уфадан да бик еш катнашып торалар. Бүләккә башкорт балын, татар чәк-чәген бик еш алып киләләр. Быел безнең яклардан катнашучылар аеруча күп булуга игътибар итәм. Мин бүләкләремнең бераз аерылып торуын теләдем. Шуңа да Леонид Якубовичка Үзбәкстаннан чапан, түбәтәй, кавын, бизәкле тәлинкә алып бардым.
Якубович күчтәнәчләрне дә, бүләкләрне дә бик ошатты дип уйлыйм. Чапанны киеп фотога да төште. Әти-әниемнең исемнәрен сорап, аларга рәхмәтләрен һәм шәхсән сәламнәрен җиткерде, – ди ул.
Фото: © Комил Сираҗетдиновның шәхси архивыннан
Шоуга Комил Сираҗетдиновка ярдәм итәргә тормыш иптәше һәм балалары да барган. Улы Таһир Леонид Аркадьевичны кымыз белән сыйлаган. Тик, әңгәмәдәшем сүзләренчә, балалар ток-шоуда катнашырбыз дип уйламаган булган.
Тапшыру барышында Леонид Аркадьевич студиягә кызым Амира һәм улым Таһирны да чакырып чыгарды. Вакыт аз калу сәбәпле, балаларны әзерләргә өлгереп булмады. Өстәвенә, анда башкару өчен җырны яздырырга, авторларыннан ризалык алырга кирәк икән. Шуңа безгә улым белән импровизация ясарга, «Әпипә»не башкарырга туры килде. «Туган телегездә җырлагыз», – дигәч, беренче булып башыма «Әпипә» килде. Улым башлады, ә мин дәвам иттем, – ди ул.
Комил Сираҗетдинов шоу барышында татар халык җыры «Әпипә»не татар-башкорт халык җыры дип атый, Моңа аңлатма да бирде.
Без – тугандаш халыклар. Уфа – Казан арасын бәйләп торган туроператор буларак та, болай да мин үземне дипломат-илче дип саныйм. Халыкара чараларда да Уфа – Казан вәкиле буларак чыгышлар ясыйм. Артистларны алсак та – Гүзәл Уразова, Гөлназ Асаева, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов – барысы да Татарстанның да, Башкортстанның да атказанган һәм халык артистлары. Шуңа ике халыкны аерырга теләмәдем, «татар-башкорт халыклары җыры» дип әйттем, – диде ул бу хакта.
«Фәнне дә икенче яки өченче урынга калдырганым юк»
Комил Сираҗетдинов үзе Үзбәкстанда туган. Аңа 7 яшь булганда, гаиләсе әнисенең туган ягы – Актаныш районының күршесе – Краснокама районы Иске Янъегет авылына күченеп кайта. Булачак эшмәкәр Иске Янъегет урта мәктәбен, БДПУның филология факультетын тәмамлый. Татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы һөнәрен үзләштерә, шул ук вакытта журналистика белән дә шөгыльләнә. Татар КВНының Башкортстандагы оештыручысы булып тора.
2007 елда туризм өлкәсенә кереп китә һәм үзенең туристлык компаниясен ачып җибәрә. Комил Олимович иң беренче экскурсиясен Туймазы укытучылары өчен оештыра – аларны автобус белән Казанга алып бара, барлык тарихи, истәлекле урыннарында йөртә.
Менә шушы сәяхәттән соң ныклап туризм белән шөгыльләнә башладым. Ул вакытта әле Уфадан төбәкара турлар оештыручылар бөтенләй юк иде. Без атна саен (хәзер инде атнасына берничә тапкыр да була) автобусларда Казанга турлар оештыра башладык. Казанның тарихи урыннары, Болгар, Зөя утравы, Алабуга һәм калган шәһәрләргә төрле маршрутлар белән турлар ясыйбыз. 2012 елдан туристларны Башкортстанга да кабул итә башладык. Алар өчен «сплав»лар, атта йөрүләр, кымыз эчүләр тәкъдим итәбез. Соңгы берничә ел эчендә Үзбәкстан, Казахстан якларына да турлар ачтык. Туристлар ул якларны да яратып өйрәнәләр. Россия мәдәнияте белән кызыксынып, чит илләрдән – Иран, Кытай, Төркия якларыннан килгән туристларыбыз өчен төрле телләрдә эшләүче тылмачларыбыз да бар, – дип сөйли ул үзләренең эшчәнлеге хакында.
Фото: © Комил Сираҗетдинов архивыннан
Комил Сираҗетдинов эшмәкәрлеккә кереп китүенең башлангычын Үзбәкстанда туып үсү белән бәйли. Шул ук вакытта үзенең төп һөнәреннән, фән өлкәсеннән дә ерак тормавы хакында әйтә.
Үзбәкстанда сатучылык, эшмәкәрлек – бик алга киткән күренеш. Күпчелек халык базар мөнәсәбәтләре белән шөгыльләнә. Эшмәкәрлеккә кереп китүемнең башлангычы шуннандыр.
Кечкенә чакта эшмәкәр булам дигән теләк тә булгандыр, бәлки. СССРның таркалу чорлары. Без дус малай белән почтадан ничәдер тиенгә маркалар сатып алабыз да, шуны мәктәпкә алып килеп, 1 сумга сатабыз. Берсендә мәктәп директоры чакыртып алып: «Егетләр, сез спекуляция белән шөгыльләнәсез бит», – дип сүккән иде. Шул вакытта ук үзебезне бу юнәлештә күрсәтергә теләү чаткылары булгандыр инде.
Әмма эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мине төп белгечлегем – телдән, фәннән ераклаштырмый, социаль мәсьәләләрне хәл итәргә комачауламый. 2012 елда мин үзем укыган мәктәптә стипендия булдырдым. Ел саен авыл мәктәбендә иң яхшы укыган укучыларга стипендияләр тапшырабыз.
Мин инвестицияләр һәм туризмны үстерү буенча Краснокама районы хакимияте рәисе башлыгы ярдәмчесе, киңәшчесе булып торам. Районыбыз аша безне Татарстан белән тагын да ныграк бәйләүче Чулман (Кама) елгасы ага. Хәзерге вакытта шушы елгадагы пристаньне яңарту буенча эш алып барабыз. Элек аннан Сарапул, Актаныш, Чаллы, Казанга метеорлар, теплоходлар йөреп торган. Безнең дә су туризмын яңадан популярлаштырасыбыз килә.
Фәнне дә икенче яки өченче урынга калдырганым юк, барысын да параллель алып барырга тырышам. 2000 елларда төрле социаль сорашуларда катнашып, профессорлар белән аралашып, «соискатель» булып тордым. Башкортстанда яшәүче милләтләрне өйрәндем, бу хакта фәнни эш яздым. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре, үз теле бар. Бер-беребезнең телен аңласак, төрле төбәкләрдә яшәүчеләрнең тарихын, мәдәниятен өйрәнсәк, киләчәктә дуслык-татулык хөкем сөрер иде, дигән аксиома бар миндә, – дип үзе турында сөйләде Комил Сираҗетдинов.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/