Татарстандагы туризм сезоны: Туристлар саны арткан һәм алдынгылык күзәтелә


Татарстандагы туризм сезоны: Туристлар саны арткан һәм алдынгылык күзәтелә


«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстандагы туристлык сезонына багышланган матбугат конференциясе булды.

Сергей Иванов: «Туризм тармагындагы инфраструктураның тулы һәм куәтле булуын күрәбез»

Конференция барышында статистика саннары белән ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов таныштырды.

«2025 елның 10 аенда Татарстанга 4 миллион турист килгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18,3 процентка күбрәк. Йомгаклау хисаплары буенча бу сан үсәр яки шул килеш калыр, дип өметләнәбез. Бу бик яхшы саннар. Туризм тармагындагы инфраструктураның тулы һәм куәтле булуын күрәбез. Шуңа күрәдер дә Россия Федерациясенең бөтен территориясеннән диярлек туристлар килә», – дип белдерде җитәкче.


Татарстандагы туризм сезоны: Туристлар саны арткан һәм алдынгылык күзәтелә


Аның әйтүенчә, җәйге сезонда республикага 1,6 миллион турист килгән. Бер ел эчендә күрсәткеч 4,6 процентка артуын да билгеләде ул.



«Татарстан флотының заманча суднолар белән тулылануы яңа офыклар ача. Мәсәлән, Зөя утравы, Болгар һәм Тәтеш кебек төп туристлык үзәкләренә тизйөрешле шәһәр яны судноларында барып җитәргә мөмкинлекләр булдырылган. Моннан тыш, төбәкара тизйөрешле маршрутлар эше дәвам итә. Быел Казан-Чебоксар-Түбән Новгород маршрутлары эшләде, һәм бу тизйөрешле судноларда Татарстанга Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Чувашия Республикасыннан 20 меңнән артык турист килде», – диде Сергей Иванов.


Татарстандагы туризм сезоны: Туристлар саны арткан һәм алдынгылык күзәтелә


Шулай ук Иванов әйтүенчә, елга маршрутлары буенча туристлар саны да күбәйгән.

«Татарстан эчендә елга маршрутларында пассажирлар агымы быелның беренче ун аенда 24,3 процентка арткан. Казан, Зөя утравы, Болгар, Тәтеш, Алабуга, Чистай, Мамадыш кебек барлык круиз үзәкләре дә үсеш чорын кичерә. Биредә круизлар, ягъни ике, өч һәм дүрт палубалы теплоходлар өлешендә генә түгел, Казан-Зөя, Казан-Идел, Казан – Тәтеш кебек экскурсия сәфәрләре өлешендә дә үсеш зур», – дип билгеләп үтте ул.


Татарстандагы туризм сезоны: Туристлар саны арткан һәм алдынгылык күзәтелә



Татарстан эчке туризм рейтингында алдынгы урында бара

Быел республикада кунакханәләрнең уртача тулылыгы 59 процент тәшкил иткән. Бу хакта ТР һәм Казан кунакханәләре ассоциациясе вице-президенты Лилия Усманова хәбәр итте.

«Татарстан эчке туризм рейтингында алдынгы позицияләрдә баруын дәвам итә. Туристлар кабул итү буенча гына түгел, номер фонды күләме буенча да. Казанда рәсми рәвештә 14,8 мең номер, республикада 27 мең номер теркәлгән. Татарстанга килүчеләрнең төп өлешен, 89 процентын, Россия туристлары тәшкил итә. Туристлар күбрәк Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе төбәкләреннән килә. Шулай ук Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән һәм аерым чит илләрдән килүче туристлар өлеше арта. Әмма ял итүчеләрнең күпчелек өлеше – эчке базар яки, гади итеп әйткәндә, үзебезнекеләр», – дип белдерде вице-президент.


Татарстандагы туризм сезоны: Туристлар саны арткан һәм алдынгылык күзәтелә


Моннан тыш, Усманова мөһим трендка игътибар юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, күрше төбәкләрдә һәм Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе республикада ял итүне сайлый.

«Бу – балалы гаиләләр, дуслар белән җыелышып ял итүче компанияләр, эшлекле сәфәр белән килүче кунаклар, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре», – дип өстәде ул.


Татарстандагы туризм сезоны: Туристлар саны арткан һәм алдынгылык күзәтелә



Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, быел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча автотуризм инфраструктурасын үстерүгә дә аерым игътибар бирелгән.

Шифаханәләргә юлламалар озынлыгы кыскарган, ял көне турлары популярлашкан

Аннары «Татарстан шифаханәләре» республика шифаханә-курорт учреждениеләре ассоциациясе идарәсе рәисе Евгений Терентьев туризм һәм ял темасына кагылышлы мәгълүмат белән таныштырды.

«2025 елның ун ае нәтиҗәләре нигезендә, Татарстан шифаханә-курорт комплексының финанс күрсәткечләре 11 процентка арткан һәм 1,5 миллиард сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта юлламаларның уртача бәясе 17 процентка кыйммәтләнгән һәм бер кешегә тәүлегенә 4170 сум тәшкил иткән. Юлламаларның уртача озынлыгы 6 процентка – 9,4 көнгә кадәр кыскарган. Бу республикада ял көне турлары популярлашу белән аңлатыла. Шифаханә җитәкчеләренең тиешле инфраструктура булдыру юнәлешендәге актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан халкы өчен ял көннәре турлары тагын да кызыклырак була башлады», – дип белдерде җитәкче.


Татарстандагы туризм сезоны: Туристлар саны арткан һәм алдынгылык күзәтелә


«Быел төбәк шифаханәләрендә якынча 138 мең кеше ял иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Моннан тыш, бу Россия Федерациясе буенча рейтингта сигезенче урын, дигән сүз. Гомумән, ил буенча санатор-курорт учреждениеләрендә ял итүчеләр саны кимү күзәтелә», – диде Терентьев.


Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, шифаханәләрдә Татарстаннан ял итүчеләр саны арта. «Республика шифаханәләрендә ял итүчеләр саны 15 процентка күбәйде. Кайбер шифаханәләрдә аларның өлеше 90 процентка кадәр тәшкил итте. Бу – безнең системалы эшнең нәтиҗәсе», – диде ул.

Шифаханә-курорт комплексларын үстерү «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларына туры килә.

* Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты проектлары быел «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәме алачак. Финанслау туристлык инфраструктурасын көчәйтүгә һәм модернизацияләүгә юнәлдереләчәк. Шул исәптән, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, спа-зоналар оештыру, санитария модульләре урнаштыру һәм бау паркы булдыру өчен дә, диделәр комитетның матбугат хезмәтендә. Барлыгы төбәкнең 19 муниципаль берәмлегеннән туризм өлкәсендәге 38 проект ярдәм алачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0