Моабит һәм Плетцензее төрмәсе: Җәлилчеләр утырган төрмәләр урынында хәзер нәрсәләр бар?


Моабит һәм Плетцензее төрмәсе: Җәлилчеләр утырган төрмәләр урынында хәзер нәрсәләр бар?


Берлин шәһәрендәге «Дәртле читек» балалар татар клубына нигез салучы милләттәшебез Ләйсән Гәрәева «Татар-информ»га Моабит һәм Плетцензее төрмәсенең бүгенге хәле, андагы мемориаль парк, музей һәм тарихи урынның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Ачык һавадагы мемориаль парк

«Моабит төрмәсе 2006 елда төзекләндерү эшләре узганнан соң мемориаль паркка әверелде. Хәзерге вакытта биредә элеккеге төрмә урыны икәнлеген раслаучы билгеләр бик күп. Бу территория һәркем өчен ачык, керү өчен акча түлисе түгел», – дип сөйләде Ләйсән Гәрәева.

Аның әйтүенчә, мемориаль парк шәһәр үзәгендә, төп вокзалның икенче ягында урнашкан. Шуңа күрә бирегә туристлар да, гади шәһәр халкы да еш килә. Территория гадәти паркны түгел, күбрәк ачык тигезлекне хәтерләтә: биредә агачлар да бар, ләкин чирәм һәм төрле таш корылмалар өстенлек итә.




Архитектура һәм тарихи үзенчәлекләр

Тарихи мәгълүматларга караганда, Моабит төрмәсе 1844-1849 елларда төзелгән һәм үз вакытында Германиядәге иң заманча корылмаларның берсе саналган. Мондый типтагы төрмәләр башта Англиядә, аннары Германиядә барлыкка килгән.

«Ул башка төрмәләрдән җилпәзә сыман V-образлы формасы белән аерылып торган. Уртадагы мәйданчык аша барлык коридорларны, биналарны һәм керү-чыгу ишекләрен күзәтеп булган. Моның өчен бары тик бер генә күзәтү ноктасы таләп ителгән», – дип аңлатты Ләйсән Гәрәева.

Аның сөйләвенчә, бу төрмәнең тагын бер үзенчәлеге – бер кешелек ялгыз камералар булдырылуы. Элегрәк тоткыннарны күп кешелек гомуми камераларда тотсалар, биредә исә ялгызлыкка хөкем иткәннәр. «Берүзең утыру бик куркыныч саналган. Әлбәттә, ике һәм аннан да күбрәк кешелек камералар да булган. Мәсәлән, каһарман шагыйребез Муса Җәлил Андре Тиммерманс белән ике кешелек камерада утырган. Әмма күпчелекне ялгыз камералар тәшкил иткән», – диде ул.


Моабит һәм Плетцензее төрмәсе: Җәлилчеләр утырган төрмәләр урынында хәзер нәрсәләр бар?


Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Балалар мәйданчыгында төрмә мотивлары чагыла»

Бүгенге көндә паркка керүгә үк төрмә биналарының кайда урнашканлыгын күрсәтүче таш схемаларны күрергә мөмкин. Тоткыннарның саф һавага чыгу урыннары да ташлар яки агачлар белән аерып күрсәтелгән. Төрмә диварларының бер өлеше һәм керү капкалары сакланып калган, капкада төрмәнең картасы уелган.

«Моабит урынында хәтта балалар мәйданчыгы да бар, һәм ул төрмә мотивларын чагылдырып ясалган. Тауга менү урынында ачкычлар эленгән, ә комлык күзәтү мәйданчыгы кебек эшләнгән», – дип искәртте.

Ләйсән Гәрәева аңлатып үткәнчә, кешеләр бирегә йөрер өчен килә, әмма урынның тарихи әһәмиятен аңлап, пикник оештырмыйлар. Территориядә мәгълүмати такталар куелган.

«Паркта шулай ук таштан ясалган камера инсталляциясе бар. Таштан ясалган камерага керүгә үк чылбыр тавышы ишетелә. Тоткыннар торбаларга, диварларга бәреп, яки чылбыр тавышлары аша бер-берсе белән шулай аралашканнар. Шулай ук биредә бер алман сәяси тоткынының шигыре яңгырап тора, ул диварга да язылган», – дип әйтте милләттәшебез.

Берлиндагы бу тарихи урынның як-ягында бүген тормыш кайный: төзелеш эшләре бара, яңа йортлар калка. «Мин үзем биредә ниндидер авыр энергетика сизмим, ләкин кайбер танышларым бу урында үзләрен начар хис итүләрен әйтә. Әлбәттә, һәр кеше моны үзенчә кабул итә», – дип исәпли ул.




«Плетцензее төрмәсенә кергәч елыйсы һәм тизрәк чыгып китәсе килә»


Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне Моабит төрмәсендә тотканнан соң, Плётцензее төрмәсенә – гильотина аша җәзалап үтерергә алып китәләр. Бу урын бүгенге көнгә кадәр үзенең куркыныч тарихын саклый, ди Ләйсән Гәрәева.
Моабит һәм Плетцензее төрмәсе: Җәлилчеләр утырган төрмәләр урынында хәзер нәрсәләр бар?


Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Плётцензее төрмәсе хәзерге вакытта ябык режимда эшләвен дәвам итә. Ул бөтен яктан чәнечкеле тимер чыбыклар белән әйләндереп алынган. Ләкин җәзалап үтерү урыны хәзер музей булып санала, анда керү ирекле һәм бушлай», – дип сөйләде ул.

Музей ике бүлмәдән торган кечкенә бинаны тәшкил итә. Биредә еш кына төрле искә алу чаралары уза икән.

«Плётцензееда барлыгы 2891гә якын кеше җәзалап үтерелгән. Шулай ук анда зур бер савыт тора – аңа төрле концентрацион лагерьлардан туфрак җыеп салынган. Бу урын күңелдә бик авыр тәэсир калдыра. Моабит төрмәсе урынында чәчәкләр яки веноклар сирәк очраса да, Плётцензееда алар һәрвакыт бар. Биредә 20дән артык төрле милләттән булган халыкларның гомере өзелгән. Ул бик куркыныч урын, анда кергәч елыйсы һәм тизрәк чыгып китәсе килә», – диде ул.
Моабит һәм Плетцензее төрмәсе: Җәлилчеләр утырган төрмәләр урынында хәзер нәрсәләр бар?



«Моабит» дәфтәрләре Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Шушы урында Җәлилчеләрнең башлары киселгән булуын аңлау бик нык тетрәндерә»

Бинаның бер бүлмәсендә гильотина торган урын ачык күренеп тора, аның ишеге ябылмый. Икенче бүлмәдә исә җәзалау коралының ничек эшләгәнен тасвирлаган рәсемнәр куелган. Нәкъ шушында Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Әхмәт Симаев, Гариф Шабаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бухаровның башлары киселгән булуын аңлау бик нык тетрәндерә.
Моабит һәм Плетцензее төрмәсе: Җәлилчеләр утырган төрмәләр урынында хәзер нәрсәләр бар?


Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Берлиндагы татарларның Плетцензее мемориалы җитәкчелеге белән сөйләшүләре нәтиҗәсендә, монда Муса Җәлилгә багышланган аерым стенд булдырылды. Анда шагыйрьнең кызы Чулпан белән төшкән фотосурәте дә урын алган. Шулай ук стендта фашистлар төзегән үлем исемлеге дә эленгән. «Ул исемлектә җәлилчеләрнең – Гомәров (Җәлилнең төрмәдәге яшерен фамилиясе), Кормаш, Алиш һәм башкаларның исемнәре язылган. Инглиз һәм алман телләрендә аларның татар каһарманнары булуы, Кормаш һәм аның белән бергә көрәшкән кардәшләре турында мәгълүмат бирелгән», – дип әйтте ул.
Моабит һәм Плетцензее төрмәсе: Җәлилчеләр утырган төрмәләр урынында хәзер нәрсәләр бар?



Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Экскурсияләр киләчәктә дә оештырылачак»

Мемориалда электрон мәгълүматлар базасы да эшли, теләгән һәркем Муса Җәлилнең биографиясен укый һәм өйрәнә ала. Ләйсән Гәрәева үзе дә биредә милләттәшләребез өчен даими рәвештә экскурсияләр оештыра.

«Мин былтыр да, быел да бу урынга экскурсия оештырдым һәм экскурсиядәге кешеләр белән бергәләп чәчәкләр салдык. Аллаһы боерса, моны киләчәктә ел саен үткәрергә телим. Татарларны җыеп, каһарманнарыбызның кайда һәм ничек көрәшкәнен, Муса Җәлилнең, җәлилчеләрнең тарихын сөйләүне үземнең бурычым дип саныйм», – дип исәпли ул.




Каһарманнарның кабере кайда?

Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең соңгы сыену урыны турындагы сорау бүген дә күпләрне борчый. Кызганыч, Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән каһарманнарны аерым бер урынга җирләү турында бернинди тарихи мәгълүмат сакланмаган.

«Җәлилчеләрнең кайда җирләнгәннәре бүгенге көнгә кадәр билгесез булып кала. Каһарманнарыбызның каберләре юк, аларның рухы Плетцензее мемориалының һәр ташында, һәр сулышында яши», – дип аңлатты Ләйсән Гәрәева.

Бу аянычлы факт җәлилчеләрнең батырлыгын тагын да биеккәрәк күтәрә. Аларның кабере – туган халкының хәтерендә.

«Милләтебез каһарманнарының җәсәдләре туган туфрагына кайтмаса да, аларның исемнәре мәңгелеккә тарихка язылган», – дип исәпли милләттәшебез.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


Моабит һәм Плетцензее төрмәсе: Җәлилчеләр утырган төрмәләр урынында хәзер нәрсәләр бар?


Поделиться с другом

Комментарии 0/0