«Зәңгәрсу булып җитен басуы чәчәк атканда авыл үксеп елады»: тыл хезмәтчәне тарихы

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Валентина Макарина февральдә 95нче туган көнен каршылый.
Казанда яшәүче Валентина Макаринага февральдә 95 яшь тула. Ул сугышны 10 яшендә каршылаган. 22 июнь иртәсендә балалар зәңгәрсу булып чәчәк аткан җитен басуына сокланып карап торган, ә инде кичен бөтен авыл, үксеп елый-елый, ирләрне фронтка озаткан. Мәктәптә укучы кызга атка атланып печән ташырга һәм бик иртә үсәргә туры килгән. «Татар-информ» Хәрби һәм хезмәт даны елында ветеранның истәлекләрен яза.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
Валентина Степановна телефоннан шалтыратуга көр тавыш белән җавап бирде һәм «Татар-информ» журналистларын өенә кунакка чакырды. Ветеран кызы һәм оныгы белән яши, ләкин ишекне үзе ачты. Безне матур күлмәк кигән һәм таякка таянган ханым каршы алды. Бу ханымга бер атнадан 95 яшь тула дип әйтеп тә булмый. Валентина Степановна журналистлар белән бик рәхәтләнеп сөйләшеп утырды. Әңгәмәбез бер сәгать чамасы дәвам итте. Шул арада Валентина ханым үзенең тормыш китабын сөйләп чыкты. Без аның истәлекләреннән өзекләр китерәбез.
Зәңгәрсу булып чәчәк аткан җитен басуы һәм бөтен авыл белән елаган көн турында хәтирә
Тиздән, 28 февральдә, миңа 95 яшь тула. Бүген Казанда кызым, оныгым, оныкчыкларым белән яшим. Ләкин хәтирәләрем мине еш кына төньякка, Вологда өлкәсенә, Онега күле буендагы авылга алып кайта. Ул авыл инде картада юк – ул Идел-Балтыйк каналын төзегәндә су астына киткән. Ләкин минем йөрәгемдә ул һаман исән. Анда минем балачагым үтте, мин шунда сугышны каршы алдым.
Сугыш 22 июньдә башланды. Без, балалар, башта бу хакта белмәдек. Безгә 10 яшь иде – сугышның нәрсә икәнен аңлаганбыздыр да инде.
Ул көн минем хәтергә җитен басуы белән уелып калды. Иптәш кыз белән көтүчегә ашарга илтеп кайтып барганда чәчәк аткан җитен басуы каршында тукталдык. Басу өсте зәп-зәңгәр иде. Без шунда озак итеп бу матурлыкка сокланып басып тордык.
Авылга җиткәч, бабай белән күрше егетнең сөйләшеп торганын күрдек. Бу шул ук көнне армиягә китә иде. Ул бабайга «Бар, Егорны сугышка җый. Безгә Гитлер һөҗүм итте», диде. Кичен бөтен авыл үксеп елады.
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
«10 яшьтә басудан ат белән арыш, солы, печән ташыдым»
10 яшьтә авылда син инде бала түгел, олы эшче саналасын. Безне 1 сентябрьдә мәктәпкә җибәрмәделәр, атларга утырттылар. Уку октябрьдә, кыр эшләре тәмамлангач кына башлана иде.
Авылда ирләр калмады диярлек. 60 кешенең 18е фронтка китте, барысы да әйләнеп кайта алмады. Сугышка соңгы ир булып 41нченең ноябрендә минем әтием Степан Семенович китте. Авылда алты карт, карчыклар, хатын-кызлар һәм без калдык.
Миңа сугыш буена бер атны бирделәр. Без басудан арыш, солы, печән алып кайта идек. Ял көннәре юк иде. Хәлсезләнеп ауганчы эшләдек.
Ачтан үлә язган алты яшьлек кызны коткару
Бик каты ачлык булды. Шәһәрдән кешеләр әйберләрен бәрәңгегә алыштырырга килә торганнар иде. 1942 елның язы аеруча авыр булды. Кыш бик салкын килде, күбесенең идән астында бәрәңгесе туңды. Безнең әти сугышка китәр алдыннан йортны ныгыткан иде, безнең запаслар сакланды. Гаиләбез шуңа исән чыкты ул язны. Әни, Надежда Ивановна, бик тырыш, эшчән хатын иде. Бөтенесенә булышырга тырыша иде.
Бер очрак гомер буе күз алдымда тора. Язын сыерыбыз бозаулады. Традиция буенча, беренче сөт – угыздан балаларны сыйлар өчен бәлеш пешерәләр. Олылар бу бәлешне, балаларга ашатырга дип, үзләре ашамый иде. Әни дүрт кисәк кисеп, күршеләргә алып кереп китте. Анда дүрт балалы Шура түти тора иде. Алар бик ярлы гаилә иде.
Әни кергә, өстәл янына өч бала килеп утырган. «Рима кайда соң?», – дип аптыраган әни. «Рима мич башында, үләргә ята. Кичкә таба китәр инде», – дип җавап биргән Шура түти. Әни мич башында яткан хәлсезләнеп беткән баланы күргән. Аңа нибары алты яшь иде, сеңлемнең яшьтәше.
Аларның сыерлары да, сөтләре дә юк иде. Әни түзмәгән, Риманы күтәреп безгә алып кергән. Без аны карадык, кашыктан ашаттык. Кыз исән калды! Үсте, буй җитте, Череповецка китте, заводта эшләде.
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
Малайлар «Үч алачакбыз!», дип ант бирде
Хәтерлим, 1943 елда, беренче кар яугач, бәрәңге сатып һәм итек алырга дип шәһәргә бардык. Минем мәктәпкә аягыма киеп йөрергә бернәрсәм дә юк иде. Бәрәңгене саттык, ә итек тапмадык. Кайтып киттек.
Шәһәр артында Онега күле тирәсендә безне дошман самолеты куып җитте. Без әни белән арба астына кереп постык. Шартлау тавышлары ишетелде, ул очып китте. Арба астыннан чыккан идек, самолет икенче яктан кире килеп чыкты һәм безгә ата башлады. Аннары Ваня абый арбада кыйпылчыклар күреп алды. Без бик курыктык. Әни бәрәңге сатып эшләгән акчаны алъяпкычы кесәсенә салган иде. Арба астына качканда, алъяпкычын салып атты да, кар эченә тыкты. Кар юеш иде. Акчаны бер сәгать буе эзләдек, әмма ахыр чиктә таптык…
Безнең мәктәп өстендә кайвакыт шундый самолетлар оча иде. Безне мәктәп эченә куып кертәләр иде. Малайлар, агачка үрмәләп менеп, «Үч алачакбыз!», дип ант бирәләр иде.
47 кешенең җидесе генә исән калган
Әтием, Степан Семенович, сугыштан исән кайтты. Ул бөтен сугышны узды, пехотада булды. Җиңүне Берлин янында каршылаган, Варшаваны, Будапештны алган.
Ул коточкыч нәрсәләр турында сөйли иде. Бервакыт алар Көнбатыш Украинада елга аша понтонлы кичү ясаган. Бригадада 47 кеше булган. Немецлар аларны күреп алган һәм ут ачкан.
«Безнең баш очыннан бүрәнәләр, башлар, аяклар оча иде...», – дип искә ала иде әти. 47 кешенең җидесе генә исән калган. Әти контузияләнгән, госпитальгә эләккән, ләкин исән калган. Өйгә бер кочак грамота һәм биш хәрби бүләк алып кайтты.
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
Җиңү көнендә кешеләр кочаклашып елады, авыл халкы урамга өстәлләр чыгарды
1945 елның 9 мае гадәти көн кебек башланды. Иртә белән әни коймак пешерергә тотынды. Без көтүчегә иртәнге аш илтәргә тиеш идек. Шулвакыт безгә Ваня абый чабып килгән. Аның радиосы бар иде. Ул безгә иртәнге алтыда «Сугыш беткән!» дигән хәбәр алып килде.
Без мәктәпкә йөгердек. Анда инде митинг, музыка, күз яшьләре. Бөтен авыл халкы урамга өстәлләр чыгарды. Ашарга әллә ни юк иде: пешкән бәрәңге, кәбестә, гөмбә. Ләкин бу минем гомеремдәге иң тәмле ризык булды. Солдатлар әле кайтмаган иде, ләкин кешеләр җирне селкетә-селкетә биеде. Урамдагы кешеләр бер-берсен кочаклап елады.
«Хәрбигә кияүгә чыктым, 1963 елда иремне Казанга күчерделәр»
Сугыштан соңгы беренче еллар, 46нчы һәм 47нче еллар, сугыштан да куркынычрак булды. Коточкыч хәерчелек, колхозларда техника тузган, төзәтергә кеше юк. Фронттан кайтучыларга паспортлар бирделәр, ирләрнең күбесе колхозда калырга теләмәде, китте.
Мин мәктәпне, аннары техникумны тәмамладым. Читтән торып Ленинград финанс институтында укып чыктым. Икътисадчы булып эшли башладым. 1954 елда хәрбигә кияүгә чыктым. 1963 елда иремне Казанга күчерделәр. Шуннан бирле мин монда. 20 ел «Росторгодежда»да сәүдә бүлеге башлыгы булып эшләдем. Ә төньякта хәрби частьта бухгалтер булып хезмәт иттем. Бөтен хезмәт стажым 45 ел… Улыма хәзер 70 яшь, ә кызыма 60 яшь була. Ике оныгым, өч оныкчыгым бар.
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
Минем тормышым авыр, ләкин намуслы булды. Атка атланып йөк ташу, печән чабу, бозлы суда кер юу, фронттан хәбәр көтү – болар барысы да мәңге хәтердә. Зәп-зәңгәр җитен басуы һәм әнинең гомерне саклап калган угыз бәлешенең тәме кебек, бу хәтирәләр беркайчан онытылмаячак.
Валентина Степановна Макаринаның «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 55 ел», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел кебек юбилей медальләре бар.
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
2023 елда Валентина ханым улының ярдәме белән ун данә тираж белән «О тех, кого помню и люблю» дигән китабын чынарган. Тыл хезмәтчәне басманы туганнарына һәм танышларына бүләк иткән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/