«Ялкын» журналыннан «соңгы кыңгырау»: контентология, мемология һәм көрәштән - «5»ле


«Ялкын» журналыннан «соңгы кыңгырау»: контентология, мемология һәм көрәштән - «5»ле


«Яратам» яшүсмерләр клубында «Ялкын» журналының 2026 елгы чыгарылыш кичәсе булды.

Заманча, яшьләрчә, креатив, ялыктырмый торган программа белән яшүсмерләрне куандыручы «Ялкын» журналы чираттагы чарасын уздырды. Бу гадәти генә кичә түгел, ә балаларның еллык эшенә нәтиҗә ясау булды.

Журналның социаль челтәрләрен карап баручы буларак, редакциянең һәр проекты үзенчәлекле һәм кызыклы дип әйтә алам. Бу чарада мин моңа тагын бер кат инандым, яшүсмерләрнең никадәр сәләтле булуы белән сокландым.

Чыгарылыш бәйрәме кунакларын «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде.

Матур, җанлы проектлар башкаруыгыз белән чын күңелдән котлыйм барыгызны да. Балалар белән эшләү бик кызыклы һәм җанлы икән, киләчәктә дә шулай дәвам итегез. Афәрин сезгә! – диде ул.
«Ялкын» журналыннан «соңгы кыңгырау»: контентология, мемология һәм көрәштән - «5»ле




Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» креаторларының нәтиҗәле эшен билгеләп үтте.

Күптән түгел генә Айдар Сәитгәрәевич кушуы буенча, аның идеясенә нигезләнеп, «Ялкын» журналы белән фестиваль үткәрдек. Хәзер бу журналның дуслары тагын да артты. Быел 65 мәктәп белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырылды, икенче елга тагын да артыр, йөзгә җитәр, дип ышанып калабыз. Хәзер безнең иң зур бурычыбыз - мәктәпләр белән эшләү. Бүген чыгарылыш кичәсе, финал, тик алда әле безне яңа уку елы, яңа проектлар көтә, – диде ул.
«Ялкын» журналыннан «соңгы кыңгырау»: контентология, мемология һәм көрәштән - «5»ле


Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Исламова укучыларга рәхмәтен җиткерде.

Бүген еллык хезмәтебезгә нәтиҗәләр ясау чарасы. Чыннан да, бик күп проектлар эшләнелде, контент төшерелде, креаторларыбыз да артты. Барыгызга да эшчәнлегегез, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт! – дип билгеләде ул.
«Ялкын» журналыннан «соңгы кыңгырау»: контентология, мемология һәм көрәштән - «5»ле



Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Чараны Татарстаннын атказанган артисты Резедә Сәләхова алып барды, ул укытучы ролен башкарды. Кичә буе контентология, мемология, татарча вайб фәннәре, подкастлар, стримнар, анимацион комикслар, җыр дәресләре һәм хәтта спорт бәйгеләре театральләштерелде.

Кичәдә «Ялкын» журналы тормышында актив катнашкан укучыларга корреспондент таныклыгы тапшырылды. Ә быел 11 сыйныфны тәмамлаган ике кыз – Зәйнәб Хөснуллина һәм Зилә Салаватова өчен кыңгырау чыннан да соңгы тапкыр яңгырады.
«Ялкын» журналыннан «соңгы кыңгырау»: контентология, мемология һәм көрәштән - «5»ле


Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ялкын» журналын актив укучы мәктәпләр һәм сыйныфлары да игътибарсыз калмады. Аларга рәхмәт хатлары, күп укучысы язылган сыйныфларга экскурсия һәм фотосессиягә сертификатлар тапшырылды.
«Ялкын» журналыннан «соңгы кыңгырау»: контентология, мемология һәм көрәштән - «5»ле


Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев


Программада шулай ук фуршет, диджей сет, дискәтүә һәм башка интерактив зоналар да эшләде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


«Ялкын» журналыннан «соңгы кыңгырау»: контентология, мемология һәм көрәштән - «5»ле

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Подробнее

...