Казанга Шанхайдан беренче авиарейс очып килде. Аның бортында 250дән артык пассажир бар иде. Аларны Татарстан башкаласы аэропортында милли җырлар, биюләр һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Ярты сәгать вакыт узгач, кире Кытайга кайтучы рейска теркәлү башланды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.
«Казан белән Шанхай арасында туры рейс ачу, Кытай провинцияләре һәм Россия төбәкләре арасындагы алмашулар күзлегеннән караганда, бик мөһим әһәмияткә ия.Новости СМИ2 Өстәвенә, бу хезмәттәшлекне киңәйтү буенча безнең дәүләт башлыклары арасындагы килешүләрдән күренә. Әлеге рейс мәдәни алмашулар һәм бизнес-хезмәттәшлек (Татарстан белән генә түгел, Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән дә) үсешенә ярдәм итәр, дип уйлыйм», — дип билгеләп үтте Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо.