Махсус хәрби операциядәге Марсельның хатыны Әнисә: «Никахка 1 сәгать кала алып кайттылар»


Махсус хәрби операциядәге Марсельның хатыны Әнисә: «Никахка 1 сәгать кала алып кайттылар»


Яшь гаилә – Успановлар, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ил сагында булган Марсель һәм аның тормыш иптәше Әнисә белән таныштырабыз.

«Авыр булды, ләкин безгә бирешергә ярамый иде»

Марсель – тумышы белән Оренбург өлкәсеннән, Әнисә яшәгән Яңа Чишмә районына ул әти-әнисе белән берничә ел элек күченеп кайткан.Новости СМИ2 Яңа Чишмәдә берничә ел гына яшәвенә карамастан, аны инде күпләр яратып өлгергән, күпләр өчен ул хөрмәт иткән остаз, укытучы. Әнисә дә – булачак педагог, бүген ул Казан Федераль университетында белем ала. Мобилизациягә хәтле Марсель Яңа Чишмә спорт мәктәбендә балалар тренеры булып эшли. Яшь буында сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт уятырга тырыша. Бүген исә аны укучылары һәм ата-...ар сагынып көтә, тизрәк сау-сәламәт әйләнеп кайтуын теләп тора.

Яшь парның мәхәббәт тарихы да җәйге балалар лагерендә башланып китә, беренче тапкыр алар шунда таныша. «Баштан бераз куркып торсам да, минем аңа шунда ук күзем төште», – ди Әнисә елмаеп.

Мин җәйге балалар лагеренә әйдаман булып урнаштым, беренче тапкыр балалар белән эшләвем иде. Бик кайгырдым, безнең район кечкенә бит, югыйсә бөтен кешене беләм дә кебек инде. Барысы да килеп урнашкан көнне, Марсельны беренче тапкыр күрдем, кем икән бу, миңа таныш түгел серле егет, дип уйлап куйдым. Шунда ук аның белән танышасым, сөйләшәсем килде. Танышу юлларын эзли башладым. Минем төркемдә булган балаларны аның төркемендәге белән таныштырдым, без торган корпуста нәрсәдер ватылса, аны ясарга чакыра идем (көлә). Шулай бер көнне, шундый ук Успанов фамилияле бер малай килде, мин, нигәдер, шунда ук,әлеге егетне аның улы дип уйладым. Үзем уйладым, һәм шунда ук үземнең кәефем төште.



Шунда кемдер: «Әйе, ул – аның улы, ул Оренбургтан, бездә тренер булып эшләде», – диде. Мин бөтенләй коелып төштем. Аннары гына ул аның кечкенә энесе булуын белдем, аның өйләнмәгәнен белгәч, танышу теләгем тагын да артты. Без лагерьдә үк аралаша, языша башладык.

Җәйге сменабыз бетте, без таралыштык, аннары ул тагын язды. Шулай йөреп киттек, аралашуыбызга 2 ай булгач, мобилизация башланды, аңа повестка килде.

«Авыр булды, ләкин безгә бирешергә ярамый иде», – ди Әнисә. Мобилизация турында белгән мизгелләрне ул тамагында төер белән искә алды:

Әллә ничек кенә булды ул. Повестка, кәгазь язу аның кулына килмәде. Аны шалтыратып военкоматка чакырганнар, ул миңа: «Менә миңа килергә куштылар, бармыйммы икән, нишләргә инде. Алып китәргә җыеналар ахыры», – ди. Мин ике дә уйламый: «Юк инде, ничек алып китсеннәр. Тикшерәләрдер, барып күренеп кайт», – дидем. Ул бит армия сафларында да хезмәт итмәгән, балалар белән эшли, аны алып китәрләр дип, башыма да килмәде. «Үзең барып, күренеп кайтсаң, әйбәтрәк булыр», – дидем.

Шулай икенче көнне военкоматка баргач, ул миңа хәбәр язды: «Матурым, мине алып китәләр», – дип. Мине бозлы суга салган кебек булды, нәрсә эшләргә белмичә, озак кына аңыма килә алмый тордым. Әле генә таныштык, барысы да шундый матур, әйбәт кенә бара иде кебек, һәм шундый хәбәр. Аннары билгесезлек хисе биләп алды. Алда нәрсә була, ничек нәрсә эшләргә – бер әйбер дә аңлашылмый иде. Бер көн дигәндә ул китеп тә барды. 21е китәргә, дип әйттеләр, һәм 22се без аны, әзерлек курслары үтәргә, «Казан-Экспо»га озаттык.

«Казан-Экспо»да Марсель 2 ай әзерлек курслары үтә, анда аларның сирәк булса да күрешеп торырга мөмкинчелекләре була.

Егетләрнең якыннарына килеп йөрергә рөхсәт бар иде. Баштагы мәлне без бераз курыктык, кертмәсләр, аны чыгармаслар, дип. Аннары соңрак ул инде барысы белән дә танышты, әзрәк хәл җайлашкач, аларны ялларга чыгара башладылар. 1 көн, 2 көн өйдә кунарга рөхсәт бирә иделәр. Өйгә кайтып юына, мин керләрен юып җибәрә идем, – дип сөйли Әнисә.


«Шалтыратып: «Сиңа кияүгә чыгасым килә», – дидем»

Марсельны алып китәчәкләрен белгәч, Әнисә өйләнешергә тәкъдимне үзе ясый. Яшь парның никахы «экстремаль» шартларда үткән, дисәң дә буладыр, кияүне тантанага 1 сәгать кала алып кайталар, һәм икенче көнне ул кире Казанга китә.

Бик кызык булды ул (көлә). Ул «Экспо»да 1 ай торганнан соң, мин аңа шалтыраттым да: «Сиңа кияүгә чыгасым килә, әйдә никах укытыйк», – дидем. Ул баштан каушап калды: «Син әйбәт уйладыңмы, безнең танышуыбызга 4 ай гына бит, үкенмәссеңме?» – диде. Мин инде барысын да уйлаган идем: «Юк, мин сине кирәгенчә белдем, синең нинди кеше икәнеңне аңладым», – дидем. Шунда ул тиз генә «мин сиңа соңрак шалтыратам» диде дә телефонны куйды. Мин каушап калдым, аннары 10 минуттан ул миңа үзе шалтыратты һәм кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ул, Казанда килеш, үзенең әти-әниләренә шалтыраткан, алар шул ук көнне сөйләшеп, минем әти-әниләргә кыз сорарга барганнар. Шундый кызык булды ул: Марсель – «Экспо»да, мин – укуда, безнең гаиләләр бер-берсенә кунакка барып, танышып, минем кулымны сорап куйганнар. Кич белән әнигә шалтыратып, куркып кына: «Килделәрме?» – дип сорадым, ул елмаеп: «Килделәр, үзең риза булсаң, без каршы түгел», – диде. 3 көн дигәндә барысы да әзер булды. Никахка әзерләнергә вакыт юк иде, Марсельны никахка 1 сәгать кала алып кайттылар. Ул 1 көн авылда булды да кире китеп барды.

Безнең язылышу тагын да көтелмәгәнрәк булды, баштан никах гына булыр, дип уйлаган идек. Аны алып китәргә берничә көн калгач, ул укыткан мәктәпкә бардык. Шунда аңа: «Әйдә, язылышыйк», – дидем, һәм шул ук көнне районның ЗАГС бүлегенә кереп, никахыбызны теркәдек. Ул хәрби булгач, безгә ташламалар булды, 1 сәгать тә көтмәдек. Мин гади блузкадан, ул бөтенләй спорт киеменнән иде. Район ЗАГС хезмәткәрләре безнең өчен тулы тантана ясады, без икәү генә идек, кулларыбызны куйдык та урамга чыгып, райондагы алтын, көмешләр сата торган бердәнбер кибеткә кереп, балдаклар алып кидек. Үзебезнең хатын һәм ир икәнебезне аңларга вакыт та булмады.

Махсус хәрби операциядәге Марсельның хатыны Әнисә: «Никахка 1 сәгать кала алып кайттылар»


​Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Ул – мине, безне, илебезне саклаучы»

– Күп кызлар матур туй күлмәге, зур мәҗлес, якыннарны бәйрәмгә җыю турында хыяллана бит, синең андый теләгең булмадымы? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

Мин көттем бу сорауны, берәр кайчан берәр кеше моның турында сорармы икән, дип (көлә). Дөресен әйтәм, баштан андый теләк юк иде. Чөнки барысы да стресс хәлендә булды, нәрсәгә кирәк инде ул күлмәкләр, мишуралар, дип уйладым. Ә хәзер инде, азрак барысы да урынына утыра төшкәч, уйландыра башлады. Мин дә принцесса шикелле күлмәкләр киеп, вуаль, фата, зур тортлар белән туй турында хыяллана башладым. Аның белән туй турында сөйләшкәнебез булды, ул каршы килми, ләкин хәзер түгел, барысы да тынычлангач, махсус операция беткәч.

Мин беренче 3 айда тормышымда нәрсә булганын бөтенләй аңламадым. Барысы да шуның хәтле тиз булды, менә өйләнештек кебек кенә, аны инде алып та киттеләр. Алга таба ничек яшәргә, исәнме ул? Ул вакытта бик авыр иде, хәбәргә чыга алмый интегә идек. Нәрсәгә кияүгә чыктым инде мин, нишлим инде хәзер, дигән уйлар да булды. Ләкин ул беренче ялга кайткач, барысын да аңладым. Менә ул минем ирем, менә кайтты, ирем бар минем, ул – мине, безне, илебезне саклаучы. Ул кайткан саен тирәнрәк төшенәсең – мин хатын, хәрби хатыны. Бернигә карамый, мин үземне ирем артында таш дивар артында кебек хис итәргә тиеш. Мин ул кеше өчен кайгырам, җанатам, бөтен көчемне бирәм.


Әти-әниләрем дә «үзеңә авыр булганны күрсәтмә» дип әйтәләр. Чөнки аңа анда тагын да авыррак, хәзер әзрәк күнектем инде, аны алып киткән вакытлар иң авыры һәм аңлашылмаганы иде, – ди Әнисә.

Марсельны алып киткән көнне ул күзләрендә яшьләр белән искә алды:

Алар 18 декабрь көнне киттеләр, ул көнне бик начар һава торышы иде, карлы яңгыр ява, бөтен кеше юешләнгән. Авыр музыка яңгырый, оркестр уйный, бөтен кеше елый. Без елый алабыз, Марсельга карыйм: ул таш кебек каткан да безгә карап тора. Елмаймый да, еламый да. Барыбыз да кочаклашкач, саубуллашкач, аларны койма артына алып кереп киттеләр, безне инде төгәл аергач кына, ул күз яшьләрен тамызды. Әниләр елый, мин… Ул үзенә авыр булуын беркемгә дә күрсәтмәде, ләкин ул вакытта иң авыры чынлыкта аңа булгандыр… Дөресен әйткәндә, анда бит нәрсә булганын аңламыйсың. Ситуация шундый: кешеләр елый, син дә елыйсың, мин аннары, вакыт үткәч кенә, аны алып киткәннәрен аңладым...

Беренче айны ул хәбәргә берничә тапкыр гына чыкты, чөнки аларны урыннан урынга күчереп тордылар. Телефоннарын кабызырга ярамый иде, аның кая, ничек йөргәнен, нәрсә ашаганын белмәдек. Ул берничә секундка шалтыратып: «Мин исән», – дия иде. Хәзер инде, Аллаһыга шөкер, сөйләшү, язышу мөмкинчелеге күбрәк. Хәбәрләшеп тора алабыз.

Мин баштан уйлый идем «менә кара, мин сине сагынып елыйм, миңа синсез начар, яратам» дип. Аннары аңладым: мин монда җылы өйдә, тамагым тук, ашарыма бар. Аның анда бер әйбере дә юк, аңа тагын да авыррак. Мин аның бүген кайда йоклаганын, нәрсә ашаганын, атнасына ничә тапкыр ашаганын да белмим. Мин түгел, ул еларга тиеш. Мин үземнең күз яшьләрем белән аңа да, үземә дә начарлык эшләгәнемне аңладым. Күп очракта тыелып торып булмый, әлбәттә, ләкин ялдан озатканда да еламаска, аңа күрсәтмәскә тырышам, – дип сөйли Әнисә.
Махсус хәрби операциядәге Марсельның хатыны Әнисә: «Никахка 1 сәгать кала алып кайттылар»



​Фото: © Успановларның гаилә архивыннан

«Кайчагында өстемнән күселәр йөргәннән уянып китәм...»

Тылдан Марсель өчен төп кирәк-яраклар гуманитар ярдәм аша килеп тора. Әнисә Яңа Чишмә районы волонтерлык штабына һәрвакыт ярдәм кулы сузганнары өчен рәхмәт белдерде.

Марсель безнең ул яктан бик оялчан. Артык әйбер сорамый. Кайгырмагыз, бөтен әйбер дә бар, кирәкми, дип тора. Кайтканнар аша җибәрергә тырышабыз инде. Консервлар, баллы әйберләр, аларда булмаган нәрсәләрне җибәрәбез. Район волонтерлары да һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, хәрби техника, яки махсус әйберләр сатып алырга кирәк булса, алар һәрвакыт тиз арада акча җыеп, сатып алып җибәрәләр. Райондашлардан шундый ярдәм булуы бик сөендерә. Ашауны андагы кибетләрдән алалар, без дә төрлечә җибәреп торырга тырышабыз – гуманитар ярдәм белән дә, дуслар, кайткан кешеләр аша да. Ашарга электр плитәләрендә пешерәләр. Төрле боткалар, кайчакта ашлар да пешерәбез, дип әйтә. Һәрвакыт ашарына, эчәренә булсын, исән-сау йөрсен, дип, дога кылып торам.

Анда тычкан һәм күселәр бик зур проблема тудыра. Аларга еш зарлана инде ул. Күселәр бит алар тычканнан күпкә зуррак. Һәм анда кыр күселәре, алар гади күселәрдән аерылып тора, алар анда бик күп. Кайчагында өстемнән күселәр йөргәннән уянып китәм, дип әйтә. Кемнеңдер бармакларын кимерә башлаган очраклар да булган. Алар – анда төп дошманнар.

«Хәтта мәчет тә ясадылар, җомга намазларын җыелып бергә укыйлар»

Бүген Марсель тормышында дингә зур игътибар бирә, хәрбиләр, үз тырышлыклары белән, яшәгән урыннарында мәчет булдырганнар. «Ул үзе, әкрен генә аңлап, дингә килде һәм мине дә алып килде. Мин моның өчен аңа бик рәхмәтле. Дин – тормышта булган барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, үзеңне көчсез итеп хис иткәндә яшәргә көч бирә», – ди Әнисә.

Ул Херсон өлкәсендә. Мотострелковый батальонда пехотинец булып хезмәт итә, ягъни автоматлар белән маңгайга маңгай сугышучы. Анда алып киткәч тә, ул «монда авыр, намаз тынычлык, ышаныч бирә» дип әйтә иде. Телефонына Коръән урнаштырган, аны укый, хәзер инде, гарәп телен өйрәнәсем килә, ди. ДУМ РТ җибәргән китапларны укый, без авылга кайткач, дини китаплар белән кызыксына.


Төрле җирләрдә төрлечә яшиләр, Марсельләрнең юнәлешендә үзләре ясаган окоп, землянкаларда торалар. Барысын да үзләре төзеделәр, яраклаштырдылар. Хәтта мәчет тә ясадылар, намаз укырга аерым бүлмә. Анда бөтен әйберне чисталыкта тоталар. Марсель намаз да укый, ураза да тотты. Татарстан Диния нәзарәте аларга күптән түгел китаплар, махсус намазлыклар җибәрде. Җомга намазларын, җыелып, бергә укыйлар.

Мәчетне дә үзләре теләп төзеделәр – такталар сорап алдылар, инструментлар. Анда, пычранмасын өчен, аяк киемнәрен дә урамда калдырып керәләр, җыештырып торабыз, дип сөйли. Ул биш вакыт намазны да, мосафир буларак, бер дә калдырмый укып бара. «Минем вакытым һәм мөмкинлегем булса, калдырырга хакым юк», – ди. Алар белән горурланырга кирәк, шундый шартларда да, бернигә карамый, ураза тотарга, намаз укырга да вакыт табалар.
Махсус хәрби операциядәге Марсельның хатыны Әнисә: «Никахка 1 сәгать кала алып кайттылар»


​Фото: © Успановларның гаилә архивыннан

«Китапта минем хисләрем бөртекләп язылган»

Әнисә белән Марсельның мәхәббәт тарихы турында тулы бер китап язылган. Бу – Әнисәнең иренә кадерле бүләге, тырышлык һәм үҗәтлек нәтиҗәсе.

Аны алып киткәч, начар уйлардан арыну өчен, үземне төрле эшләр белән мавыктырырга тырыштым. Шунда безнең мәхәббәт тарихы турында китап язу башыма килде. Безнең турында «менә күпме генә йөреп, өйләнешеп куйдылар, үкенмәсләрме» дигән сүзләр еш ишеттем. Шуннан соң китап язарга булдым, баштарак, аңа китап та түгел, Марсельның туган көненә бүләк буларак язылган язма кебегрәк караган идем. Кулдан язып, аңа бүләк итәргә теләдем. Аннары ул ялга кайткач, караламаларын бергә укып карадык, аңа бик ошады, әле ул вакытта язма язылып бетмәгән иде. Аннары аның икенче кайтканына китап буларак чыгарам, дидем, ул: «Мин синең барлык идеяләреңне хуплыйм, әйдә чыгар», – дигәч, эшкә алындым.


Бу эш – мине бөтен кеше укысын, соклансыннар, дип эшләнелгән түгел. Безнең гаилә тарихи белән кызыксынган кешеләр китапны укый ала. Анда минем хисләрем барысы да бөртекләп язылган.
Махсус хәрби операциядәге Марсельның хатыны Әнисә: «Никахка 1 сәгать кала алып кайттылар»


Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Иң кызганычы – бәйрәмнәрдә аңа бүләк тә җибәрә алмыйбыз. Күбрәк сүзләр… Ул үзе дә «миңа сезнең җылы сүзләрегездән башка бер әйбер дә кирәкми» дип әйтә. Аның өчен иң мөһиме – якыннары, дуслары, әти-әниләр белән элемтәдә булу. Аның туган көненә, барлык туганнарны, якыннарын бергә җыелып, видео котлау төшереп җибәрдек. Ул аңа шундый шатланды. «Миңа беркайчан мондый сүзләр әйткәннәре, теләкләр теләгәннәре юк иде», – диде. Мин дә аз булса да аның кәефен күтәрә алуыма чиксез шатландым. Ул миңа шулай яза да: «Бернинди бүләкләр дә кирәкми, син – минем терәгем, таянычым», – дип. Мин дә аны һәрвакыт тынычландырырга, сүзләр белән ярдәм итәргә тырышам. Дин дә әлеге вакытларда бик булыша, күңелгә тынычлык бирә. Һәрвакыт «син – безнең батырыбыз, яратабыз, көтәбез» дип әйтеп торырга тырышабыз.

Ул – бик игътибарлы ир. Бер уйласаң, нинди бүләкләр, матур сүзләр турында сөйләргә була, ул – яу кырында, үзенең хәле – хәл. Ләкин, шуңа да карамастан, ул миңа һәрвакыт бүләкләр җибәреп, комплиментлар ясап тора. Төрле кешеләр аша чәчәкләр дә җибәрә. Кечкенә генә әйбер булса да, иң мөһиме – игътибар. Мин дә үземдә зур җаваплылык тоям. Үземә үзем: «Син – хәрби хатыны, үзеңне дөрес тотарга тиеш, эмоцияләргә бирелмә», – дип әйтеп торам. Беренче мәлне килгән авырлыклар турында бөтен дөньяга кычкырасым килә иде, вакытлар үтү белән, үземне тыярга, эмоцияләремне кулда тотарга өйрәндем.

Махсус хәрби операциядәге Марсельның хатыны Әнисә: «Никахка 1 сәгать кала алып кайттылар»


​Фото: © Успановларның гаилә архивыннан

«Хатларыбызны киләчәктә балаларыбызга күрсәтербез...»

Успановлар гаиләсендә тагын бер матур традиция – гаилә хатлары. Алар хат алыша, элеккегечә почта аша түгел, ләкин дуслары, хезмәттәшләре аша бер-берсенә хатлар җибәреп торалар.

Марсельне «Экспо»га алып киткәч, мин аңа үзе белән, укырсың дип, хат язып җибәргән идем. Шуннан соң хатлар безнең гаилә традициясенә әверелде. Хәзер мөмкинлек булган саен без бер-беребезгә хатлар җибәрәбез. Ул киткәндә, мин аңа юлда укырга һәм Яңа ел бәйрәменә укырга 2 хат язган идем. Хәзер ул ялга кайткан саен, мин аңа хатлар язып җибәрәм, ул да миңа дуслары, кайткан хәрбиләр аша яза. Һәр көн диярлек хәбәрләшеп торсак та, язарга сүзләр табыла. Хәзер инде өйдә бер өем хат җыелды, аларны бик кадерләп саклыйм.

Анда вакыт та, кәгазь дә, ручка да таба, иренмичә, кулдан яза. Кайвакыт: «Гафу, мин озак яза алмадым инде, монда хәлләр шулай», – дип әйтә. Ачам – ярты бит, нинди зур бәхет, үзенең кулы белән язылган истәлек. Хәзер һәрвакыт бәйрәмнәргә һәм юлда укырга хат язып җибәрәм. Һәр хатта бер үк әйбер языла дип әйтсәк тә буладыр, ләкин алар бит – аның үз кулы белән язылган, аның исе сеңгән хатлар. Бик тә кадерле алар миңа. Киләчәктә безнең гаилә тарихын ачучы зур истәлек булып сакланыр, балаларыбызга күрсәтергә матур хатирә.

Минем сеңелләрем дә аңа хатлар язалар. Гуманитар ярдәм аша балалар төрле-төрле матур сүзләр язып җибәрәләр. Күптән түгел видео җибәргән, йоклый торган җиренә ниндидер хатлар, балалар җибәргән пингвиннар гаиләсе сурәтләнгән аппликация элеп куйган. Димәк, ул аңа ниндидер җылылык бирә, юандыра. Алар үзләрен кирәк дип тойсын, әз генә булса да күңелләре күтәрелсен өчен бу – зур мөмкинлек.

Махсус хәрби операциядәге Марсельның хатыны Әнисә: «Никахка 1 сәгать кала алып кайттылар»


Фото: © Успановларның гаилә архивыннан

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Подробнее

...