Кыш көне балалар белән кая барырга була – исемлек
Яңа ел яллары тәмамланса да, «кышкы ялларда кая барырга» дигән сорау һәрвакыт актуаль булып кала. «Интертат» шугалаклар, чаңгыда һәм тюбингта шуу өчен таулар һәм башка «иң кышкы» ял итү урыннарын туплады.
Чаңгыда һәм сноубордта шуу
Тынычлык бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы
Комплекста төрле озынлыктагы трассаларда чаңгыда шуарга була.Новости СМИ2 Арендага чаңгы алу олылар өчен (комплект белән) – 1 сәгатькә 180 сум , балалар өчен – 150. Ярышлар булу сәбәпле комплексның эш вакыты үзгәрергә мөмкин, үзгәрешләр белән комплексның telegram-каналында танышырга була. Чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының V этабы узу сәбәпле, 20 гыйнварга кадәр комплекс ябык.
Адресы: Яңа Дәүләки урамы, 2а, 4 к.
Телефон: +7 (843) 590-21-30
Эш сәгатьләре: көн саен 9:00дән 21:00гә кадәр.
«Динамо» чаңгы базасы
Комплекс территориясендә – яхшы җиһазландырылган чаңгы юлы һәм 3, 5, 10 километр озынлыктагы трассалар. Комплекста җылы чишенү бүлмәләре, гардероб бар, чаңгы прокаты эшли.
Адресы: Аккош күле, 2
Телефон: +7 (843) 291-35-25
Эш сәгатьләре: сишәмбе – җомга 8:00дән 16:00гә кадәр, шимбә – якшәмбе 9:00дән 17:00гә кадәр.
Горки-Әмәт урманы
Паркта 2 трасса: Горки урманында тәҗрибәле чаңгычылар өчен трасса, Әмәт урманында яңа гына йөри башлаган чаңгычылар өчен трасса булдырганнар. Җиһаз прокаты эшли. Чаңгы җайланмалары комплекты зурлар өчен: 1 сәгате – 300, 2 сәгате – 500, 3 сәгате – 700 сумнан. Балалар өчен: 1 сәгате – 200, 2 сәгате – 300, 3 сәгате – 500 сум.
Адресы: Җиңү проспекты, 69
Эш сәгатьләре: дүшәмбе – җомга 10:00дән 20:00гә кадәр, шимбә – якшәмбе 9:00дән 20:00гә кадәр.
«Трамплин»
«Трамплин» – Дәрвишләр бистәсендә, Комсомол күленнән ерак түгел урнашкан комплекс. Биредә тау чаңгысында да, йөгерү чаңгысында да шуарга мөмкин, шулай ук прокатка сноуборд һәм тюбинглар алу мөмкинлеге бар. Урында махсус бугел күтәргеч эшли.
Тау битен спорт тренировкалары һәм ярышлар узу сәбәпле ябарга мөмкиннәр, шуңа күрә килер алдыннан эш вакытын һәм нечкәлекләрен түбәндәге телефоннар буенча төгәлләштерү яхшырак.
Чаңгы комплектын прокатка алу 1 сәгать өчен – 350 сум, күтәргечтә 1 тапкыр күтәрелү бәясе – 250 сум.
Адресы: Каенлык (Комплекска бердәнбер автомобиль юлы алып бара. Һәм ул Дәрвишләр аша түгел, Нагорный бистәсе аша уза).
Телефон: +7 (843) 234-57-93, +7 (843) 234-27-84
Эш сәгатьләре: шимбә – якшәмбе 10:00дән 19:00гә кадәр, эш көннәрендә эшләү вакытын алдан белешергә кирәк.
Фото: © «Татар-информ», архив
Казан янындагылар – «Каскад»
«Каскад» – Дөбьяз авылында урнашкан тау чаңгысы комплексы. Казаннан юлга якынча 1 сәгать вакыт китәчәк. Биредә инструкторлар белән шөгыльләнергә була, шулай ук бугел күтәргеч, чаңгы һәм сноубордлар прокаты да эшли.
Ял көннәрендә чаңгыда/сноубордта шууның 2 сәгате зурлар өчен 700 сумга чыгачак, 3 сәгате – 1000, көне буена – 1500 сум. Балалар өчен (10 яшькә кадәр) 2 сәгате – 400 сум, 3 сәгате – 600 сум, көне буена – 900 сум. Күтәргечтән куллану нәкъ шул ук бәядән.
Инвентарьны алганда залог калдыру кирәклеге турында да онытмагыз: зурлар өчен – 40 мең, балалар өчен – 20 мең яки машина йөртү таныклыгы.
Эш көннәрендә (сишәмбе – җомга) бәяләр түбәнрәк. Зурлар өчен 1 сәгате – 300 сум, көне буена – 900 сум, балалар өчен 1 сәгате – 200, көн дәвамында – 500 сум.
Адресы: Дөбьяз авылы, Биектау районы, Мәктәп урамы, 5б
Телефон: +7 (843) 656-10-16
«Зөя калкулыклары»
«Зөя калкулыклары» – курорт-шәһәр, биредә шулай ук инструкторлар белән шөгыльләнергә мөмкин, сноуборд, чаңгы һәм тюбингны прокатка алырга була.
2 сәгатькә җиһазларны (чаңгы яки сноуборд комплекты) прокатка алу – 1700 (эш көннәрендә – 1350 сум), көн дәвамында – 3600 сум (эш көннәрендә – 2900).
Канат юлы буенча 7 тапкыр күтәрелү 1300 сумнан яки 2 сәгатькә – 1300 сум. Барлык бәяләр белән рәсми сайтларына кереп танышырга була.
Адресы: Савино авылы, Югары Ослан районы.
Телефон: +7 (843) 221-66-11
Эш сәгатьләре: дүшәмбе – 14:00дән 21:00гә кадәр; сишәмбе – пәнҗешәмбе – 10:00дән 21:00гә кадәр; җомга – 10:00дән 22:00гә кадәр; шимбә – 9:00дән 22:00гә кадәр; якшәмбе – 9:00дән 21:00гә кадәр.
«Печищи»
«Печищи»да тәҗрибәле чаңгычыларга һәм сноубордчыларга исәпләнгән текә трассалар. Хезмәткәрләр, трассалар күбрәк фрирайд, ягъни чаңгыда һәм сноубордта табигый рельеф буенча шуу өчен туры килә, дип кисәтә. «Печищи» бары тик ял көннәрендә 9:00дән 17:00гә кадәр эшли.
1 сәгатькә инвентарьларны арендага алу зурлар өчен – 500, балалар өчен – 350 сум, 3 сәгатькә алу зурлар өчен – 1 мең, балалар өчен – 500 сум. Күтәргечнең бер сәгате – 700 сум, ә көне буена алган очракта 1200 сумга чыга. Балалар өчен күтәргеч инвентарь бәясеннән бара.
Адресы: Печищи авылы, Югары Ослан районы, Киров ур., 2а
WhatsApp: +7 (967) 779-37-98
Эш сәгатьләре: шимбә – якшәмбе 09:00дән 17:00гә кадәр.
Кукмарада урнашкан «Бакыр тау»
Бу – Казан тирәсендәге барлык трассаларны сынап караганнар һәм юлга 2,5 сәгать сарыф итәргә әзер булганнар өчен вариант. Кукмарада урнашкан комплекста прокатка чаңгы белән сноуборд алу мөмкинлегеннән тыш, «снегоход»ларда йөрү һәм тюбингта шуу мөмкинлеге дә бар. «Бакыр тау»да актив көннән соң арендага йорт алырга һәм төн кунарга мөмкин.
Чаңгы яки сноубордны прокатка алуның 2 сәгате – 800, абонемент (5 сәгатькә) – 1400 сум. Күтәргечнең 2 сәгате – 700 сум, абонемент – 1100 сум. Балалар өчен бәяләр арзанрак. Прокатка тюбинг алу – 200 сум 1 сәгате өчен, үзеңнеке белән – 100 сум. Әлеге бәяләр ял көннәре өчен китерелә, эш көннәрендә килгән очракта арзанрак була.
Адресы: Кукмара шәһәре, Май урамы, 68
Телефон: +7 (939) 330-28-20
Эш сәгатьләре: дүшәмбе – җомга – 16:00дән 22:00гә кадәр, шимбә – 11:00дән 22:00гә кадәр, якшәмбе – 11:00дән 18:00гә кадәр.
Зәй районында урнашкан «Федотово»
Зәй, Яр Чаллы һәм Түбән Кама тирәсендә булган очракта «Федотово»да шуарга була. Биредә шулай ук бугел күтәргечтән файдаланып, арендага тау чаңгысы яки сноуборд алырга мөмкин. Кунып калырга ниятләүчеләр өчен территориядә сауна, кафе һәм кунакханә эшли.
Чаңгы белән ботинкаларны арендалау 1 сәгатенә – 500 сум, һәр өстәмә ярты сәгать өчен – 100 сум. Сноубордның 1 сәгате – 600 сум, өстәмә ярты сәгать өчен – 150 сум. Күтәргечтә 5 тапкыр күтәрелү – 800, 20 тапкыр күтәрелү – 1 мең. Әлеге бәяләр ял көннәре өчен, эш көннәрендә арзанрак. Балалар өчен шулай ук аерым бәяләр каралган.
Адресы: Федотово авылы
Телефон: +7 (8552) 23-00-63
Эш сәгатьләре: сишәмбе – якшәмбе – 9:00дән 21:30гә кадәр, дүшәмбе – ял көне.
Әлмәт районында урнашкан «Ян»
«Ян» комплексы 7 трасса һәм күтәргеч белән җиһазландырылган. Биредә кафе, кунакханә һәм, әлбәттә, прокат эшли.
Чаңгы комплектының 1 сәгате зурлар өчен – 400 сум, 2 сәгате – 600, алдагы һәр өстәмә 1 сәгать өчен – 150 сум. Сноуборд комплектының 1 сәгате – 500, 2 сәгате – 700, һәр өстәмә сәгать өчен – 150 сум. Күтәргечтә 6 тапкыр күтәрелү – 660, 12 тапкыр – 1200. Ял көннәре белән эш көннәре арасында бәя аермасы юк. 12 яшькә кадәрге балалар өчен бәяләр аерыла.
Адресы: Поташ Аланы Бистәсе, Сосновая урамы, 1б
Телефон: +7 (8553) 37-50-00
Эш сәгатьләре: дүшәмбе – 17:00дән 22:00гә кадәр, сишәмбе – якшәмбе – 9:00дән 22:00гә кадәр.
Шугалаклар
Казандагы «Хезмәт резервлары» стадионындагы шугалак
Адресы: Николай Ершов урамы, 7А
Эш режимы: эш көннәрендә – 17:30 дан 22:00гә кадәр, ял көннәрендә – 12:00дән 22:00гә кадәр. Техник тәнәфес – 16:00 дән 16:50гә кадәр.
Бәясе: үз тимераягың белән керү – 150 сум, прокат – сәгатенә 250 сум. 7 яшькә кадәрге балалар өчен шуу бушлай.
Казанда «Ак Барс Арена» янындагы шугалак
Адресы: Ямашев проспекты, 115а. Керү урыны Чистай урамы ягыннан, парковка аша.
Эш режимы: эш көннәрендә – 13:00дән 23:00гә кадәр, ял көннәрендә – 10:00 дән 23:00гә кадәр.
Бәясе: үз тимераякларың белән керү – көне буе 160 сум, зурлар өчен – сәгатенә 300 сум, 14 яшькә кадәрге балалар өчен – сәгатенә 200 сум. Шулай ук ташламалар да каралган. «Батыр» картасы буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына – бушлай. Ә Татарстан Республикасында яшәүче картасы ияләре «Шугалакка 1 сумнан керү» дип аталган акциядә катнаша алалар. Керү санында чикләүләр юк, 1 сумга һәр сәгать саен шуарга мөмкин.
Казанда «Черек күл»дәге шугалак
Адресы: Дзержинский урамы, 13, к1
Эш режимы: эш көннәрендә – 12:00дән 22:00гә кадәр, ял көннәрендә – 10:00дән 23:00гә кадәр. Техник тәнәфес 17:00дән алып 18:30га кадәр (эш көннәрендә), 14:30дан алып 16:00гә кадәр (ял көннәрендә).
Бәясе: үз тимераякларың белән керү бушлай, прокат – сәгатенә 230 сум, 7 яшькә кадәрге балалар өчен – сәгатенә 150 сум, аерым категория гражданнарга ташламалар бар. Шунысы мөһим: инвентарь залогка гына бирелә (2 мең сум яки документ, паспорттан кала).
«Имәнлек» чаңгы базасындагы шугалак
Адресы: Имәнлек (Дубравная) урамы, 2е
Эш режимы: көн саен 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр.
Бәясе: үз тимераякларың белән керү – 50 сум, тимераякларны прокатка алу – сәгатенә 120 сум.
Казандагы «Локомотив» стадионындагы шугалак
Адресы: Футбол урамы, 1
Эш режимы: җомга көннәрендә – 17:00дән 21:00гә кадәр, шимбә – якшәмбе – 11:00дән 21:00гә кадәр.
Бәясе: 14 яшькә кадәрге балаларга 1 озатучы кеше белән үз тимераягында керү – бушлай, өлкәннәргә – 100 сум. Өлкәннәр өчен тимераякларны арендага алу – сәгатенә 150 сум, 14 яшькә кадәрге балалар өчен – 100 сум.
Казанның Җиңү Паркындагы шугалак
Адресы: Маршал Чуйков урамы, 8
Эш режимы: көн саен 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр
Бәясе: тимераякларны арендага алу – сәгатенә 250 сум, үз тимераякларың белән керү көн дәвамында – 100 сум.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Казандагы «Кояшлы» ял базасындагы шугалак
Адресы: «Залесный» торак комплексы
Эш режимы: көн саен 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр
Бәясе: тимераякларны арендага алу – сәгатенә 120 сум.
Татарстанның төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверындагы шугалак
Адресы: Карбышев урамы, 17
Эш режимы: 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр
Бәясе: өлкәннәр өчен прокат – сәгатенә 200 сум, балалар өчен – сәгатенә 100 сум. Үз тимераякларың белән керү – бушлай.
Чирәмдәге хоккей үзәгендәге шугалак
Адрес: Оренбург тракты, 11
Эш режимы: эш көннәрендә – 16:00дән 21:00гә кадәр, ял көннәрендә – 11:00дән 21:00гә кадәр
Бәясе: өлкәннәр өчен прокат – сәгатенә 200 сум, 7 яшькә кадәрге балалар өчен – сәгатенә 100 сум, үз тимераякларың белән керү – 100 сум.
Казанда «Калейдоскоп» паркында шугалак
Адресы: Рихард Зорге урамы
Эш режимы: эш көннәрендә – 12:00дән 22:00гә кадәр, ял көннәрендә – 10:00дән 22:00гә кадәр
Бәясе: тимераякларны арендага алу зурлар өчен – сәгатенә 250 сум, балалар өчен – 150 сум, үзеңнең тимераягың белән керү – 100 сум.
Казанның «Ракета» стадионында шугалак
Адресы: Стадион урамы, 1а
Эш режимы: ял көннәрендә – 17.00дән 21.00гә кадәр
Бәясе: өлкәннәр өчен керү – сәгатенә 150 сум, балалар өчен – сәгатенә 80 сум. 6 яшькә кадәрге балалар өчен бушлай.
Казанның «Тасма» стадионында шугалак
Адресы: Гагарин урамы, 56
Эш режимы: ял көннәрендә – 10:00дән 21:00гә кадәр, сишәмбедән җомгага кадәр – 13:00дән 21:00гә кадәр
Бәясе: тимераякларны арендага алу – сәгатенә 180 сум, үз тимераякларыңда керү – 110 сум, 7 яшькә кадәрге балаларга һәм ташламалы категориядәге гражданнарга – бушлай.
Казандагы ябык шугалаклар
Алда китерелгән шугалаклар ачык булса, шулай ук ябык шугалакларга да барырга була: «Ватан» (Чуйковлар урамы, 8), «Золотая шайба» (Гаврилов урамы, 48а), «Зилант» (Мәүлетов урамы, 17б), «Ак Бүре» (Ваһапов урамы, 17), «Баско» (Халтурин урамы, 3), «Юдино» (Политехник урамы, 3а), «Триумф» (Кошевой урамы, 17), «Форвард» (Химиклар урамы, 40). Массакүләм шуу расписаниесе тренировкаларга һәм ярышларга бәйле рәвештә үзгәртелергә мөмкин, шуңа күрә графикны спорт комплексларының үзләреннән белешү яхшырак.
Тюбингта шуу урыннары
Казанда тюбингта алдагы урыннарда шуарга була: Урицкий паркы, Горький паркы-Миллениум күпере янында, Дәрвишләр бистәсендә урнашкан «Трамплин» базасы, «Наратлык» паркы, Горки-Әмәт урманы, «Әкият» театры янында, Казан Швейцариясе, Зөбәрҗәт күле (озеро Изумрудное), Тирән күл (озеро Глубокое), Комсомол күле, Дәрвишләр скверы, «Дубрава» паркы, Нокса урманы, Зөя калкулыклары, Җиңү паркы.
Фото: © «Татар-информ», архив
Этләр, атлар һәм боланнар
«Кыргый ферма» («Дикая ферма»)
Санта-Клаусның тылсымлы боланнарын Балык Бистәсе районының Степановка авылында урнашкан «Кыргый ферма»да күрергә мөмкин. Анда 120дән артык таплы болан һәм 80нән артык марал яши. Болан резиденциясе ел әйләнәсе дәвамында ачык. Аларны ашатырга һәм фотога төшерергә мөмкин.
Адресы: Степановка авылы, Балык Бистәсе районы
Телефон: +7 (962) 559-29-29
Эш сәгатьләре: көн саен 10:00дән 16:00гә кадәр.
Бәясе: эш көннәрендә зурлар өчен – 600 сум, 14 яшькә кадәрге балалар өчен – 300 сум, ял көннәрендә зурлар өчен – 800, ә балалар өчен – 400 сум. Ял көннәрендә экскурсия билет бәясенә керә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Хаски-парк»
Саф һава һәм хайваннар белән аралашу – балаларга һичшиксез ошаячак күңел ачу чарасы. Казанда этләрдә «Хаски-парк» та йөрергә мөмкин. Бер тапкыр әйләнеп килү бәясе 1 меңгә төшәчәк, диделәр оештыручылар. Әмма «Хаски-парк» даими рәвештә хәзерге вакытта Чабаксарда урнашкан, Казанда урнашу урыны эзлиләр һәм Казанга алдан чакырылган чараларга гына киләләр. Түбәндәге телефон номеры аша оештыручылар белән элемтәгә чыгарга була.
Телефон: +7 (843) 296-75-33
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Радужный» һәм «Престиж» ат клублары
«Престиж» ат клубында урман буенча атта йөрергә, каретада һәм кыш көне чанада йөрергә, шулай ук инструктор белән шөгыльләнергә дә була. Балалар понида да йөри ала.
Комплекс территориясе буйлап чанада йөрүнең 45 минуты – 5 мең сум. Маршрут буенча ат белән йөрү, комплексның урман-парк зонасы буйлап 1 сәгате өчен – 1500 сум. Клубка бару өчен түбәндәге телефон номерлары буенча алдан язылу кирәк: +7(843) 216-39-26, +7 962 556-39-26.
Адресы: Биектау, «Дубай» кунакханә комплексы территориясендә, М-7 федераль трассасының 817нче километры.
Эш сәгатьләре: көн саен 09:00дән 18:00гә кадәр, тәнәфес 12:00дән 13:00гә кадәр.
Фото: © «Татар-информ», архив
«Радужный» ат клубында яшь җайдакларга инструктор белән атлатып кына йөрергә тәкъдим итәләр, ә атта йөри белүчеләр аллюр белән чаба алалар. Йөри башлаганчы җайдакларга саклагыч шлемнар бирәләр һәм мәҗбүри инструктаж үткәрәләр. Урман буенча 45 минут атта йөрү эш көнендә – 1200, ял көннәрендә – 1500 сумга чыгачак.
Адресы: Царево авылы, Урман урамы, 1нче йорт, 1 нче корпус.
Эш сәгатьләре: дүшәмбе – якшәмбе 10:00дән 16:00 гә кадәр, пәнҗешәмбе – ял көне.
Телефон: +7 917 254-86-21, +7 917 924-21-03.