Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Беренче тапкыр чит илгә сәяхәтем, беренче тапкыр диңгез күрүем турында уены-чыны белән язарга булдым әле. Бер очтан матур фотолар белән дә уртаклашырмын, минәйтәм.

Диңгезгә бардым бит әле. Үзебезнең диңгезләргә генә тукталмадым. Төркиягә бару теләгем көчле иде. Шунда ук очтым, Белек шәһәренә.
Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова.

Моңа кадәр Россия шәһәрләренә экскурсияләргә генә барган бар иде. Инде туганнар, дуслар: «Әйдәгез, бергәләп диңгезгә барабыз, йорт арендага алырбыз, төрле җирләрдә тукталып, палаткаларда да йокларбыз», – дип тәкъдим итеп торалар иде үзе. Мин кырт кисә идем. Палаткада йоклау теләкләрем 16 яшьтә калган инде, андый уңайсызлыкларда арып-талып йөрисем юк, кабарып торган чиста карават булсын миңа, аннары йорт «снимать» итеп, ашарга пешереп ятарга – мин юләрме? Ишле гаиләгә ашарга пешереп, мин шулай ук үз өемдә дә ял итә алам. Бер-ике шулай әйтеп куйдым да, шуннан ирем андый тәкъдимнәрне кире кагып барды, «хатын бармый андый ялга» дип, гәрчә үзе кызыгып куйса да. Чөнки минем менә шул аш-су бүлмәсеннән дә ял итәсем килде. Өйдә пешерәсең инде, аннары ялларга башта – бер авылга, аннары икенчесенә кайтасың да, шул ук плитә артына басып, 10-15 кешегә ашарга пешерәсең, юасың, яңасын пешерә башлыйсың. Бу – чыгып булмый торган бер боҗра. Берзаманны шул кадәр арыйсың ки, ресурс бетә. Ял итәргә икән – «все включено» булсын!


Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Өйдәге 4 егетемә: «Йомшак телле, матур, тыныч хатын, әни кирәк икән, мине ял итәргә җибәрегез», – дип әйттем. Бу сәфәргә 2 ел җыендым инде, паспорт та ясатып куйдым, тик ялны көйләп бетереп булмады. Елына икешәр тапкыр ялга бара торган дус кызыма «мине дә алып барырсың әле бер» дип әйтеп куйган идем. Көтмәгәндә ул шалтыратып ята – минем октябрьдә отпуск, шул көнгә юллама бар, әйдә, паспорт күчермәләреңне җибәр, имеш. Мин әле быел да барам дип уйламаган идем. Отпуск та ноябрьгә язылган. Шуннан ирне, балаларны көйләп, сәфәргә җыена башладым. Әти-әнигә кайткач кына белгертергә иде исәп, әмма ялгыш белделәр. Алар минем – «арка чокырын күргән юк, яшибез әле» принцибы белән яшәүчеләр, «полный истерика» булды. «Кире тапшыр билетларыңны. Кияү, җибәрмә», – дип хафага төштеләр. Чөнки алар дөнья тыныч булмавын да исәпкә ала, «ТВ»дан яңалыклар карап, аэропортта сәгатьләр буе утыручыларны күреп, күпне белә. Аларны тынычландырыр өчен бераз катырак әйтергә туры килде, миңа ничә яшь икәнен дә искәртеп. Башка бу турыда сүз кузгатмадылар. Китәсе көнен әйтмәдем, барып җиткәч кенә хәбәр салдым. Аннары «хәерле яллар» теләп тордылар.
Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем



Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Иң курыкканым: рейслар тоткарланып, аэропортта тилмереп утырырга язмасын иде инде, дип теләү. 300 кешелек самолет булу сәбәпле генә, кешеләр кереп беткәнче көтеп, ярты сәгатькә соңарып очтык, әмма процесс баргач, ул сизелмәде дә, төгәл вакытка Анталия аэропортына килеп төштек. Әле кунакханәгә урнашу вакыты җитмәгән иде, чемоданнарны калдырдык та, диңгез белән исәнләшә торыйк, һавасын булса да сулый торыйк дип, киттек диңгезгә. Ә ул 2 көнлек штормнан соң нык шаулап каршы алды безне. Шуннан ятакларга яттык та йоклап та киткәнбез. Төгәл 3 сәгать йокланылган, уянып китсәк, каршыбызда – бар да купальниктан, ә без җылы киемнәрдән ятабыз. Чөнки, самолет төнлә очуга карамастан, йоклап булмады. Нәни балалар нык көйсезләнделәр, эссе дә булды, күбрәк басып очтык. Әмма миңа барыбер самолетта очарга ошый һәм поездда сәяхәт итәргә яратам.

Диңгездән фотоны соң гына социаль челтәргә куйдым да, минем халык «ах» итте. Мин – шәһәр белән ике авыл арасында гына йөрүче – «шалт!» диңгезгә киткәнмен, әле Төркиягә үк очканмын. Туганнар, дуслар, танышлар шаккатты, телефоннан җавап биреп бетерә торган булмады. Алар күбесе ялга йөреп тора, мин алай шаккатмыйм үзе, статусларын карап, алар белән бергә «рәхәтләнеп ял итәм», ниндидер сораулар да борчымый. Инде шулай статуслар карап, әллә ничә тапкыр Абхазиядә, Истанбулда «булдым», арып кителә гел бер фотолар карап. «Әйдә кайт инде, арыдым ял итеп сезнең белән», – дип шаяртып кына язып җибәрәм. Кеше ялы озын, үзеңнеке кыска тоела икән ул. Миңа да «кайчан кайтасың инде», «әллә бер айга ук киттеңме», «озакладың инде», – дип яза башладылар.
Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем



Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Шулай итеп, минем Төркиягә ялга очуым «ел вакыйгасы» булды ахры. «Ничек инде? Кем белән? Чынлапмы? Төркиядәме? Паспорт ясатканыңны да әйтмәдең? Гаиләң беләнме? Әйдә, күбрәк фотолар куй әле. Кит инде, син диңгездәме?» – дигән сораулар яудыралар гына. Аларга җавап итеп, яртылаш авыл тормышы белән яшәүче мин «җитмәсә сарымсагым да утыртылмаган, кайтканчы катырып куйса инде» дип уйлап куйды. Шул арада телефонга сарымсак фотолары килә башлады. Ирем белән кече улым авылга кайткан да түтәлләр ясаганнар, кайнатай да кушылган, «сарымсакның шушысын утыртыйкмы» дип, фото-видеолар җибәргәннәр. Рәхмәт төшкере, ял ит шунда бакчаңны онытып, дигәннәрдер инде. Малай бакчада ап-ак кроссовкалардан...

Якыннарым: «Син бу ялга лаек! Ниһаять, син ял итәсең! Син моңа лаек», – дип, миннән ныграк куандылар ахры. Самими кешеләрем минем, күзләрем яшьләнде аларның ихлас теләкләреннән.

Бу – беренче дулкын сораулар. Ә инде анда ирсез, балаларсыз, үзем генә киткәнемне белгәч, сорауларның икенче дулкыны башланды: «Ничек ирең җибәрде? Балаларның берсе синең беләндер инде? Балаларыңның диңгез күргәне юк, ә син, оялмыйча, китеп баргансың. Төрекләр алып калмасын! Сиңа ирең шулкадәр ышана икән?!» Җәмәгать, 20 ел бергә яшәгән ир дә ышанмаса инде! Хәер, татар ирләреннән барысын да көтәргә була. Ул, мин «балаларны да алып барасым килә» дигәнгә, «алар нәрсә эшләп арыган» диде. Шуңа тынычлап китеп бардым.

Аннары диңгезгә нинди максат белән барасың бит. Мин диңгез суы шифасын алырга һәм ял итәргә бардым. Экскурсияләргә дә алҗып йөрисем килмәгән иде. Диңгез һәм мин, дип кенә хыялланган идем. Дус кызым «минем план – «тюлень ялы» (берни эшләмичә яту) дигәч, куандым инде. Ничә көн эшләмичә тора алам икән, дип, үземне дә сыныйсы килде. «Без монда йокларга килмәдек, эшебез күп», – дип гел әйтеп торды инде дус кызым. Иртән торып иртәнге ашны ашыйбыз да диңгезгә барабыз. Төшке ашны диңгез ярындагы кафеларда, я кунакханәгә барып ашыйбыз да, номерга менеп тору юк – диңгезгә. Ял – эш түгел инде, 8 көн ашарга әзерләмичә яши алуыма үзем дә шаккаттым. Алга китеп әйтәм инде, 5 көн булгач, кичкә самолет булса да ярый икән, дип уйлап куйдым анысы. 2 көннән нәни улымны сагындым, өченче көнне иремне, аннары – онытылдым. Көн саен 8 сәгатьне диңгез ярында кояш нурында иркәләнеп, тозлы суында йөзеп, дулкыннарында тибрәлеп, «свежий» сериаллар карап үткәрдек.

Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Менә 4 яшьлек кызлары белән яшь гаилә. Ир кеше диңгездә баланы коендырды, аннары коры киемнәр кидерде. Әни кеше китап укып утыра, диңгезгә кермәде.

Син нишләп диңгезгә кермисең? Без ник килдек соң монда алайса?

Әни кеше үзалдына нидер әйтә, әмма ир кызганнан-кыза.

Әти, без уйныйбыз, син сөйләшмә. Әни, мин әйттем, ул башка сөйләшми.

Шуннан, төшерелгән кинолардагыча, хатын сикереп торды да диңгез буйлап тезелеп яткан халык алдыннан йөгереп китте, артыннан ир йөгерә. Тотты, кулыннан тотып, кире кызы янына алып килеп утыртты, һәм ир кеше үзе кунакханәгә китте.

Шуннан бу гаилә кичкә кадәр күренмәде. Ә икенче көнне иртән алар диңгез буенда иң бәхетлесе иде. Өчәүләп су керделәр, шаярыштылар, диңгездә поезд булып та йөрделәр, чыр-чу, бәхетле йөзләр. Ачуланышканнан соң дуслашу ник шулай рәхәт икән ул, ә?!

Менә тагын бер яшь гаилә. Ире боз тутырылган кәрзингә шампан шәрабе салып куйды. Малаен кечкенә бассейнга утыртты, уенчыкларын бирде.

Мария, крем кая ул? Син миңа әйт кенә кая икәнен, үзем алам. Сезнең өчен тагын нидер эшләргә кирәкмиме? Барысы да яхшымы?
Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем



Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Мондый «төчеләнгән сериал» карыйсы килмичә, дус кызым белән сөйләшә башлыйбыз. Рәхәтләнеп – татарча. Безнең татар теле күпләрне җәлеп итте, күпме кеше белән таныштырды.

Мөмкинме сорарга? Сез нинди телдә сөйләшәсез?

Татарча.

Минем хатын да татар. Надия исемле. Тик Санкт-Петербургта яши башлагач, исемен Надежда дип үзгәрткән. Миңа хәзер 78 яшь. Әмма ни өчен исемен үзгәртүен сораганым юк.

Шуннан күзләр диңгездә коенучыларга төшә. Нинди матур картлык, өлкәннәр, җитәкләшеп, диңгезгә кереп бара. Хәер, биредә өлкән яшьтәге парлар күп иде, кайсылары нәни оныклары белән килгән, күпчелеге икәү генә.
Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Ара-тирә өч буын да очрый. Ятагың алар янына туры килсә – «бетте баш», кайсына карарга, кайсын тыңларга белмисең, әле алар таралып яталар һәм аларның һәр сүзе синең аша уза. Бер ишле гаиләдәге зур яшьтәге оныклары итагатьлелекләре, кайгыртулары белән шаккатырды. Бабай кунакханәнең икенче ишегеннән чыгып адашкан да, көтеп тормаганга, әбигә үпкәләгән. Ә оныкларның дуслаштырасы килә.

Бабай, әби янында урын бар.

Монда гына ятам.

Бабай, ятагыңны күтәртеп куярга кирәкмиме? Бабай, сиңа коктейль алып килимме?

Әби, бабайга дәш инде. Ул берни теләми, үпкәләгән.

Әби рәхәтләнеп көлде дә кояш нурларында иркәләнүен дәвам итте.

Әни, сез моннан аерылышып кайтырга җыенмыйсыздыр бит, – дип дәште өлкән яшьтәге әниләренә кызы. Гаилә рәхәтләнеп көлеште. Ә бабай яхшы үпкәләгән иде.


Бу бер бетмәс такылдаудан качуның юлы – диңгезгә керү һәм аннан берәр сәгать чыкмау.
Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Кафеда күршедәге өстәл артында утыручылар яки узып баручылар да безнең сөйләшүне ишетеп туктап калалар иде.

Сез каян? Башкортстаннанмы әллә? Тиз сөйләшәсез. Казанның үзеннәнме?

Мөмкинме сорарга: сез каян? Шул кадәр йомшак итеп татарча сөйләшәсез. Колакка май булып ята, күзләремә яшьләр килде. Мин Башкортстаннан, бездә мондый татар теле юк. Мин Казанга килеп «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыйм. Татар телен яхшы белмәгәч, авыррак укырга. Тәрҗемә итеп укыйм бит.

Берзаман ул танышлар шулкадәр күбәеп китә, исәнләшәләр, хәлләрне сорашалар, берничә көннән күршеләр булып тоела башлыйлар.

Әнә тагын бер матур гаилә: бер кызларына 3 яшь чамасы, икенчесенә 5 ай (саунада бер ханым кызыксынып сорады). Әни кеше диңгез буенда әле берсе, әле икенчесе белән мәш килә. Әтиләре дә диңгез белән гаиләсе арасында йөреп тора. Бу кечкенә балалар белән самолетта очу да – бер сынау. Алар нык көйсезләнәләр. Белмим, яшь гаилә әллә шундый ялга риза булып йөри, әллә беренче тапкыр барып караулары...

Кич номерга кайтабыз да, юынып, хәл алабыз, аннары – кичке аш. Аннары – балалар дискәтүге, анда да катнашабыз, олылар өчен тамаша карыйбыз да биибез. Соңрак, фойега кереп, берәр чынаяк чәй алабыз, халыкны күзәтәбез. Күзгә ташлана торган шәхесләр дә бар.

Бер ир-ат диңгез янындагы кафе артында туңдырма бирә торган вакытта, ягъни төшке аштан соң пәйда була. Ул туристка да охшамаган, күбрәк биредә эшләүче хезмәткәрләр белән аралаша һәм бертуктамый телефонда утыра. Диңгездә дә коенмый, бары ара-тирә яр буеннан «бу – мин, күрәсезме» дигән сыман атлап уза да кунакханә ягына менеп китә. Һәр кичне яңа киемнән фойеда телефонга текәлеп утыра, ара-тирә тирә-юнен күзәткәләп тә ала кебек тоела. Дус кызым да, үзем дә – һөнәрләребез буенча кызыксынучан кешеләр, беләсе килә бит… Тәки белдек. Кофега чиратта торганда, «ничә ай торасың инде бу кунакханәдә» дип, аннан бармен сорады.

Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова.

«Алтынчы ай китте. Кунакханәдә яшәү ошый миңа, иртән Антальяга эшләр буенча барып кайтам да, аннары мин монда инде. Ә нәрсә, бүлмәңне җыештыралар, ашарга әзер», – диде ул, кофесын алып.

Бармен үзе дә кызык кеше булып чыкты. Һәр турист белән аралаша, коктейльне болгатырга аларга да бирә, азрак төрекчәне, инглиз телен белгән кеше булса – рәхәтләнә сөйләшеп, су буе чират җыя. Ул үзенә игътибардан бер баш үскән сыман. Үз эшенең тәмен белеп, карап торырлык, бармен булып бар кеше дә эшли алмаячагына ышандырып, сәләтсез «никак» бармен булып булмаячагын исбатлап бетерә. Берзаман аның нык ачуын чыгаручылар да табыла. И тузып китә, төрекчә рәхәтләнә хисләнеп, аңлаучылар гына сирәк. Шуннан дус кызым «сабыр юк» дип әйтеп куйды. Ул аны ишетеп, тагын да кызды, «миндә сабыр күп, мосафирларда сабыр юк» диде ул, безнең чәйне китереп.

Дус кызым «әйдә, мине фотога төшер, аннары мин сине төшерәм» дип уйный торган сериядән түгел иде. Миңа да, «син бөтен чәчәкне һәм ашаган ризыкларны төшермисеңдер, дип өметләнәм» диде. Үзе бөтенләй төшми, мине «теләсәң төшерәм» ди ул үзе, минем артык аны борчыйсым да килмәде. Бер дә фотосыз да калмадым анысы.

«Кызлар, улларым, инде ирем дә «сиңа охшамаган, кая фотоларың» дип сорый, дигәч, ул ризалаша. «Өч фото төшерәм, аннары башымны катырма», – ди ул уенын-чынын кушып, рәхәтләнеп көлешәбез. «Минем беренче шундый ялым, ял итә торган. Балалар белән болай ял итеп булмый, барыбер күз уңыннан ычкындырмаска, төшке аш вакытында йоклатырга номерга кайтырга», – ди гел балалар белән ялга йөргән дустым. Дөресен әйткәндә, диңгез ярындагы балаларны күзәтеп тә арып беттек. Кайсы әти-әни телефонга кереп китә, балалары диңгездә үзе генә, дулкын. Без бер – балага, бер анага карап арып бетәбез. Әллә без тынгысыз, әллә алар ваемсыз булды.



Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Яр буенда дөя белән ишәген җитәкләгән ир-ат уза. Теләүчеләр утырып йөри ала. Аниматор балаларны да, олыларны да уйнарга чакырып йөри. Шулай ук диңгездә ханымнарны җыеп «нәфисләндерәләр». Аларны фотога төшерергә барганымны күреп, дус кызым «сиңа янындагы гына бегемот җитмимени» дип көлде. Аннары төрле кибет вәкилләре безне балаларсыз, акчалы ханымнар дип уйладылар булса кирәк. Көн саен яныбызга килми калмадылар. «Без бит ирләрсез килдек, димәк, акчасыз килдек», – ди дус кызым, алардан бер әйтү белән котылу җаен эзләп. «Аз гына да юкмени? Алар акча җибәрмәсме?» – дип, кибетләргә барырга күндерергә телиләр. Көн саен диярлек килеп, «ирләрегез акча җибәрмәделәрме» дип белешеп тордылар тәки. Безнең чүпрәк-чапрак карап вакытны әрәм итәсе килмәде дә, нидер сатып алу максаты да юк иде.
Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова


Шулай да якындагы базарга, даруханәләргә барып килдек. Туристларны бик кунакчыл каршы алалар. Кофе белән сыйлыйлар, тәмле чәйләр ясап бирәләр. Ул арада кайчы белән (гади кайчы түгел, сарык йоны ала торган кайчы, менә каян эзләргә кирәк булган икән аны авылда сарыклар булган заманда) кисеп, татлы ризыкларын тәкъдим итәләр. Безнең Казаннан икәнне белгәч, һәр сатучының әбисе Казаннан «булып чыга». Бу – сатучы белән сатып алучы арасында якынрак, җылырак элемтә булдыру һәм күбрәк товар сату ысулы икәнен аңлап алдык инде, чөнки базарны әйләнеп чыкканчы «Казан әбиләре» шактый җыелды.

Даруханәдә витаминнарны 4 ел Казанда артист булырга укыган егеттән алдык. Икенче килгәндә, Казанның данлыклы кафесындагы пиццаны алып килүне сорады. Сөйләшүеннән Казанны шактый яхшы белүе сизелде.
Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова.

Чыккан килеш, биредә яшәүчеләрнең йортларын да карап уздык, бакчаларына да күз салдык. Елына берничә тапкыр помидор-кыяр үстереп булса да, беркемнең дә йорты янында теплица-парник юк. Әнә кырда тезелеп киткән алар – помидор-кыяр, виктория парниклары. Ә йорт янындагы бакчада чәчәк агачлары, зәйтүн җимеше, мандарин һәм кактус үсә. Хуҗалар шул хозурлыкта чәй эчеп, гапләшеп утыра. Биредә песиләрнең күплеге һәркемгә мәгълүм инде. Алар йорт саен берничә, кунакханә кафесында да хайван җанлы туристларның ашатканын көтеп утыралар, әрсезрәкләре өстәлгә менеп тә ашарга мөмкин.

Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Дусларым Төркиянең Белек шәһәрендә икәнемне күргән дә, бер йомыш белән чыктылар. Туганнарының кызы мин ял иткән шәһәрдә гид булып эшли икән, әти-әнисенә дип җыйган акчасы булган. Шул кыз белән очрашып, акчаны алып, Казанга алып кайта алмассың микән, диделәр. Очрашуга ул кызның дусты килде, чөнки туристларның ниндидер проблемасы туып, шуны хәл итәргә кирәк булу сәбәпле, үзе килә алмаган. Шул кыз санаганга ышанып, акчаны алып калдым. Суммасы түгәрәк сан түгел иде, шуңа, онытканчы дип, язып җибәрдем дусларга. «Санап алыгыз», – диюгә карамастан, алар да санап алмады.

Өйдәгеләр атна буена шалтыратып та, язып та борчымадылар. Өйдә тапмаган әйберләрне яңадан кибеткә чыгып алганнар, өйдәге вазифаларны бүлешкәннәр. Нәрсә пешергәннәрен фотога төшереп җибәреп тордылар. «Ник көн саен пешерәсең?» – дим иремә. «Ник, ашап бетереп баралар бит», – ди. «Ә шулаймени?» – дип аптыраган булам. Кыскасы, миннән начар ашамадылар, менюлары көн саен төрле булды. Иң мөһиме – туңдыргычта ит булсын!
Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем



Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Кайткач, әлбәттә, шатландылар инде, әтисе генә махсус кушымтадан самолетның кайчан төшәчәген карап дулкынланып торган. «Төшәм дигәндә генә кире бормасалар ярар иде», – дип теләп тордым, ди. Кечкенәсе, «ниһаять кайттың, алайса арып беттем» ди. Көн саен үз савытын юган, имеш. «Әни, син кайткач, өйдә кеше күбәйде кебек, тавыш та артты», – ди уртанчы. «Кайттың! Алайса үзең тор, үзең бар, үзең пешер, үзең ю», – дип каршы алды, кичке ашны әзерләп, олысы. Мин әле, киткәндә, кухняда алар хуҗа булып калгач ни булачагын чамалап, «мин кайтышка шкафларны юып куегыз» дидем. Юганнар, чистага кайтып керү рәхәт инде. Төнлә кайтуга карамастан, йокламыйча көткәннәр балакайлар, күчтәнәчләр белән чәй эчтек тә яттык. Иртәгәсен барыбыз да йоклап калганбыз. Әни кайтты, дип, үзләре будильник куеп атна буе йокыдан торган, кечкенәсен мәктәпкә озаткан малайлар бу көнне университетка да, мәктәпкә дә соңга калдылар…

Мин әле берничә көн «все включено» режимында яшәдем: аш бүлмәсенә чыгып ашап керәм дә барып ятам, аннары кабат аш бүлмәсенә әйләнеп чыгам, анда өелгән савытларны күреп, уянып киткәндәй булам. Урамга чыгам, анда биек-биек яшел пальмалар каршы алырга тиеш кебек… Ә анда дөнья алтынга төренгәнмени – сары каеннар каршы ала. Кыскасы, ялдан соң кабат ял кирәк, диярлек булмады. Шәп ял ителде...
Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем


Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

 

Читайте нас:


Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


Диңгез буенда хәлләр бар, яки Мин ничек беренче тапкыр ял иттем

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Подробнее

...