«Ешрак үбешә башладык»: гаиләләрне берләштергән хоббилар

Ир белән хатынның уртак мавыгулары – бергә ял итү, гаилә гадәтләре, күңелгә ятышлы сөйләшүләр һәм истәлекләр, планнар һәм хыяллар белән уртаклашу мөмкинлеге ул.

«Алга, һәм бары алга»

Васильевлар гаиләсе 7 ел катамараннарда йөзү белән мавыга. Татьяна – баш хисапчы, Юрий йөк ташу белән шөгыльләнә, аларның 3 улы бар, алар да әти-әниләре белән йөзәргә чыга, туристлык тәҗрибәсе туплыйлар.

– Барысы да очраклы башланды. Төркиядә ял иткәндә, гид безгә Манавгат елгасында йөзәргә тәкъдим итте, – ди Татьяна. – Безгә бик ошады! Шул вакыттан бирле яллар табигатьтә уза, нигездә, Башкортстан һәм Марий Эл елгалары буйлап сәяхәт итәбез. Гел йөзү бер дә күңелсез түгел: матур табигать, тынлык, хозурлык, эшләр турында уйламыйсың. Менә шундый релаксация. Иң мөһиме: елга буйлап йөзгәндә маршруттан чыгу юк – бары тик алга һәм бары алга.

Ирле-хатынлы Васильевлар әйтүенчә, уртак ял берләштерә һәм яңа сәяхәтләр өчен энергия бирә. Һәр сәфәргә, һичшиксез, күп көч, кертемнәр салына, ләкин болар барысы да үзен аклый. Васильевлар гаиләсе елгаларда йөзүдән дәрт, яңа идеяләр өчен илһам, тормышның һәр мизгеленең кыйммәтен аңлап кайта.
«Ешрак үбешә башладык»: гаиләләрне берләштергән хоббилар


Фото: © Васильевларның шәхси архивыннан

– Балаларыбыз – безнең фикердәшләребез, су туризмының нечкәлекләрен беләләр, авырлыкларны җиңәргә өйрәнәләр, һәм беләсезме – барган саен бицепслары үсеп кайта, – дип елмая Татьяна. – Алар безнең белән йөзәргә дә, тау чаңгысына да йөри. Улларыбыз гына түгел, әти-әниләребез дә безне хуплый.



«Без ешрак үбешә башладык»

Адвокат Елена һәм эшмәкәр Виталий Щербаковлар инде 2 ел бию белән шөгыльләнә.

– Балачак хыялым моннан 2 ел элек тормышка ашты, – дип сөйли Елена. – Башта балаларның бию белән мавыгуларын теләгән идем, ләкин аларның моңа теләге булмады, һәм мин үзем парлы биюләр белән шөгыльләнә башладым. Иремнән башка кем минем партнерым була алсын инде? Аның теләге бик юк иде, ләкин мин аны күндердем – без бит инде 23 ел бергә! Һәм без бию клубына дәресләргә йөри башладык.
«Ешрак үбешә башладык»: гаиләләрне берләштергән хоббилар


Фото: © Щербаковларның шәхси архивыннан

Вакыт узу белән, әлеге мавыгулары ир белән хатын мөнәсәбәтләренә дә билгеле бер йогынты ясый, чөнки бию – икесе өчен дә уртак эш, һәм аларга аралашу өчен яңа темалар барлыкка килгән. Әгәр элек гаилә тормышы көнкүреш ихтыяҗлары тирәсендә әйләнсә, хәзер алар иҗат дөньясында: бию элементлары турында фикер алышалар, төрле конкурсларда катнашалар.

– Бер-береңә ышанмасаң, тулы контакт булмаса, «яхшы әсәр» килеп чыкмаячагы аңлашыла. Биюнең энергиясе кәефне үзгәртә, үзенчәлекле хисләр белән тулыландыра. Бу – адымнар һәм хәрәкәтләр җыелмасы гына түгел, ә партнер, музыка белән диалог. Тренерыбыз да игътибар иткәнчә, без ешрак үбешә башладык, – дип елмая Елена.

Ирле-хатынлы Щербаковлар төрле кичәләрдә туганнарын һәм дусларын да биюләре белән сөендерә һәм сокландыралар.

ЗАГСка – мотоциклларда

Мотоциклчылар – «Либерт» театры актрисасы Елена һәм кузовчы Рәмис – инде 37 ел мотосәяхәтләр белән мавыга.


– Иремне мототемага аның дусты тартты, ул хәтта үзенең беренче мотоциклын үз куллары белән җыйды. Ә миңа мототехникага мәхәббәт әтиемнән күчте – кечкенәдән ул мине үзенең «Урал» мотоциклы багында йөртә иде.
«Ешрак үбешә башладык»: гаиләләрне берләштергән хоббилар


Фото: © Елена һәм Рәмиснең шәхси архивыннан

Елена 2017 елда 12 мотоциклчы компаниясендә Россия буенча үзенең икенче хатын-кызлар мотоузышына бара. Маршрутка кергән һәр шәһәрдә колоннаны шул җирлекләрдәге мото-клублар каршы алып, экскурсияләрдә йөртә. Ә Чаллыда аларны «Ночные волки» мотоклубы көтеп тора, Рәмис шуның әгъзасы була. Алар шулай танышалар да, аннары, сезон ахырына кадәр, ул Елена йөргән барлык байк-фестивальләргә бара. Хәтта ЗАГСка да яшь пар үзләренең мотоциклларында килә, ә туй мәҗлесе урынына байк-фестивальгә юл тоталар.

– Безнең гаиләбез әлеге хобби ярдәмендә барлыкка килде, – дип уртаклаша Елена. – Кызыбыз тугач, уртак мотосәяхәтләр бетте, әмма без бер-беребезне ялгыз сәфәрләргә җибәрәбез. Вакыт узу белән кызыбыз да безнең мавыгуыбызны уртаклашыр, ул да рульгә утырыр, дип өметләнәбез.

Ир белән хатын моның белән инде күптән мавыга, шуңа күрә туганнары һәм дуслары моңа берничек тә игътибар итми, ә яңа танышлары кызыксыну һәм хөрмәт белән карый. Башкаларны мотоциклчының театр актрисасы булуы гаҗәпләндерә.

Балалар һәм бала караучы белән бергә тауларга

Альпинист-эшмәкәрләр Александра Белоусова белән Дмитрий Коростелев ташып торган энергияләре белән башка Чаллы гаиләләрен дә җәлеп иткән.


Александра балачагыннан әти-әнисе белән Уралга походларга, туристлык ярышларына йөргән. 15 яшендә туризмны ташлаган һәм тагын 35 яшендә генә кире әйләнеп кайткан, бу вакытта инде балалары, гаилә бизнесы була һәм тормышта барысы да үз чираты белән бара.

– Эльбруска чакырган доктор Александр Зотовның җиңел кулы белән мин яңадан «туризм-альпинизм»га кире әйләнеп кайттым, – дип сөйли Александра. – Мин гаиләмә Терсколга барырга тәкъдим иттем. Ирем элек мондый нәрсәләр белән мавыкмаган булса да, ул да кызыксынып китте. Гаиләм белән ялны беренче тапкыр палаткаларда уздырдык, мин шул вакыт тауларга да мендем, ә Дмитрий 2 бала белән аста калды: улыма ул вакытта 3 яшь иде. Башта бик каты ачуланды, башка бармаячакбыз, диде. Әмма вакыт үткәч, Эльбрус тавына без бергәләп күтәрелдек, 1 елдан соң Алтайда маршрутка чыктык. Хәзер бик еш бергә йөрибез.
«Ешрак үбешә башладык»: гаиләләрне берләштергән хоббилар


Фото: © Александра Белоусова белән Дмитрий Коростелевның шәхси архивыннан

Александра сүзләренчә, альпинизм – ул ремонт кебек: экстремаль ситуацияләрдә мөнәсәбәтләрне колоссаль тикшерү. Бервакыт ул ире белән елгада йөзәргә барган һәм 7 көн байдаркада йөзгәндә, әздән генә аерылышмый калганнар. Таулар – мөнәсәбәтләрдә лакмус кәгазе кебек. Башта анда аларга, 15 ел гаилә стажы булуга карамастан, кыен булса да, беренче походтан соң аларның бер-берсенә ышанычы ныгыган.

Аларның шөгыльләренә карата фикерләр икегә аерыла: берәүләр альпинистларның чыдамлыгына, авантюризмына соклана, ә икенчеләре: «Сезнең балаларыгыз бар, нәрсәгә сезгә бу?» – дип гаҗәпләнә. Ә ир белән хатын балаларыннан аерылмый. Тауларга икесе генә күтәрелсә дә, сәяхәткә бала караучыны да алалар, бу – алар өчен тыныч булырга һәм тауларга менүгә әзерләнергә ярдәм итә.


Чаллы гаиләсенә «Балаларга тауларны күрсәтегез» проектында катнашу өчен күп кенә дуслары да кушылган – яшь туристлар белән биек булмаган тауларга менү, тауларда куркынычсызлык нигезләре белән танышу, исән калу, беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар уздырыла.

Чыганак: «Челнинские известия», Ләлә Гайфетдинова

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Подробнее

...