Шыгырдан җайдаклары: «Атларда чабу җанга ял бирә, бөтен тормыш мәшәкатьләре онытыла»

Хәзерге көнне авыл җирендә дә ат асраучылар сирәгәйде. Техникага күчтек. Әмма ат – элек-электән үк гомер-гомергә якын дусты булган. Ә менә Шыгырдан ягында ат асраучылар, атларда җилдереп чабучы ир-егетләр байтак икән.
Шыгырдан яшьләре бу. Атна саен шулай йөриләр. Һәрберсенең шәхси чабышкы атлары бар. Авылда иллеләп алар. Видео тарихтагы татар гаскәрләрен, җайдакларын хәтерләтә, – дигән видеоязма килеп ирешкәч, андагы атта чабучыларны эзләп табып, атсөйләшеп алырга булдык.
Ат! Бу сүздә ниндидер бер кодрәт, ирек һәм мәңгелек хәрәкәт яшерелгән. Ул – татар халкының тарихында, көнкүрешендә һәм, әлбәттә, әдәбиятында үзәк урын алып торган җан иясе. Гасырлар буе безнең ышанычлы юлдашыбыз, ярдәмчебез һәм горурлыгыбыз булган. Атның кеше белән рухи бәйләнеше гаҗәеп тирән. Ул хуҗасының кәефен, борчуын һәм шатлыгын тоя. Сугышларда батырлык күрсәткән, җирне сукалаган, безне еракларга илткән бу җан иясе – татарның тугрылык һәм ышаныч символы. Ат турындагы җырлар, поэмалар, бәетләр безнең мәдәниятебезнең бер өлеше. Ул һәрвакыт безнең хәтеребездә – ирекнең, көчнең һәм тугрылыкның тере һәйкәле булып калачак…
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Ат заманы бетте, дигән сүзне кулланмый башладык»
Чувашиянең Шыгырдан авылыннан Фәнил Җәмдиханов:
Безнең авылда һәр кеше диярлек ат асрый. Авыл җирендә яшәгәч атлар асрамыйча булмый, һәрвакыт хуҗалыкта кирәге чыгып тора. Егетләр белән җыелып һәр якшәмбе, 10.00 сәгатьтә чыгып китәбез. 33 малай булдык инде. Үзебез күбрәк Сабантуйларда, ипподромнарда узыша торган чабышкы атлары тотабыз. Казан, Ульяновск һәм Мәскәүдәге ярышларда катнашабыз. Атларда чабу җанга ял бирә, бөтен тормыш мәшәкатьләре онытыла», – дип бәян итте ул.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Әңгәмәдәш сөйләвенчә, атларга атланып алар туган як урманнарын, ялан-болыннарын уза. Бер чыкканда 30 чакрым үтеп керәләр икән.
Хәзер атларны авыл җирендә дә автомашинага алмаштырган заман. Ат асрау һәм үрчетү икътисади яктан ничек соң, дип төпченәм.
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев әйтмешли: «Атсыз татар – татар түгел!» – диләрме әле?! Ат заманы бетте, дигән сүзне кулланмый башлдык. Үз йорты белән яшәгәнгә бәрәңге чәчкән чакта да килеп чыгуы ихтимал. Үзебез 10 ат асрыйбыз, спорт өчен яраклы колыннар сату белән дә шөгыльләнәм. Күпчелек халык бездә хуҗалык белән көн күрә, – дип тәмамлады сүзен ул.
«Ат асрап кына баеп булмый инде ул»
Алга таба шулай ук Шыгырданда атлар асраучы Азат Пазюков белән сөйләштек:
Без атларда шулай итеп урманга бер 5-6 ел элек йөри башлаган идек. Иң башта дус малайлар белән икәүләп йөрдек, хәзер берләштек. Бергәләп атларда чабу барыбер күңеллерәк инде ул. Шул ук вакытта үзара шунда атларда чабыш буенча ярышлар ясап алабыз. Үзебезнең ит комбинаты бар һәм шуның янында атлар тотабыз. Суя торганнары – иткә, чаба торганнары – чабышка китә. Чабышкы атлар иткә бармый инде, – дип сөйләде ул.
Фермер булуыгызны ишеткән идек.
Безнең монда агротуризм да булдырылган. «Тургай» ял итү базасы бар. Ерак түгел генә фермам бар, тиздән анда ялга килүчеләргә атта да йөреп карау мөмкинлеге булдырылачак. Фермам 100 башка исәпләнгән. Эш белән арып-талып беткәннән соң атна азагында табигатьтә атларда йөреп кайту үзе бер ял инде ул. Физик яктан да файдалы. Ләкин, ат асрап кына баеп булмый инде ул, билгеле.
Яңа Чишмә якларыннан яшь фермер: «Аттан төшкән юк! Атларга атланып Зәйгә дә барып кайттык»
Шыгырдан егетләре белән аралашып алгач, Татарстанда ат асраучылар да шулай җыелып атларда чабып йөрмиләр микән, аннары бу өлкәдә туризм мәсьәләләре ничек икән, дип кызыксынырга булдым.
Фото: «Интертат» өчен Айзат Кыямов шәхси архивтан тәкъдим итте
Шундый тырыш фермерларның берсе Яңа Чишмә районы Зирекле авылында яши икән. Айзат Кыямов абыйсы белән бергә фермерлык йөген тарта булып чыкты.
Бер 3-4 ел элек атчылык белән шөгыльләнә башладык. Иң башта бер генә ат иде, шуннан соң берәм-берәм атлар алып кайта башладык. Үзебез атларга атландык. Хоббидан атчылык һөнәргә әйләнде. Шул 20ләп атыбыз бар. Аннан ат белән терапияне алга сөреп туризм белән мавыгып киттек. Кешеләр киләләр, атларда йөриләр. Ике көнлек программалар бар, ял итү өчен база булдырылган. «Карачаевская» токымлы атлар асрыйбыз. Чабышкы атлары түгел. Атны хәзерге көндә ике нәрсәгә генә тотып була: туризмга һәм иткә, дигәндәй. Безнең якларда кымыз ясалмый. Шул ит җитештерәбез һәм туризм белән шөгыльләнәбез. Җирлектә ат асраучы ике хуҗалык бар, – дип сөйләде әңгәмәдәш.
Айзат атларга атланып Зәйгә кадәр баруларын да әйтеп китте.
Үзебез дә аттан төшкән юк! Атларга атланып Зәйгә дә барып кайттык, урманнарга чыгабыз, кырларда йөрелә. Атка, дөресен әйткәндә, башка хайваннарга караганда ныграк игътибар бирәсең. Аны дус итеп саныйбыз хәтта. Ит малына кебек караш юк, – диде яшь фермер.
Ат чабышлары – милли бәйрәмнәребез таҗы
Һәр милли бәйрәмнең, һәр ел саен көтеп алынган Сабан туеның төп тантаналарын да атларсыз күзаллап та булмый. Гадәттә, атлар чабышы – дулкынландыргыч, дәртләндергеч мизгелләргә бай була торган ярыш. Җилдән җитез чаптарлар, юртак атлар чабышларын күзәтүгә генә дә ни җитә?!
Атны тәрбияләү, аларны Сабан туена әзерләү, кунакларны сокландыру бик күп чыгымнар, сабырлык һәм көч таләп итә. Елкы мал хуҗалары булган Айзатлар, Фәнил һәм Азат абыйлар кебек ир-егетләр булганда атчылык тармагы сүлпәнәймәс тә, болай итеп авылдашлар белән атта йөрү үрнәге башкаларны да «котыртып» җибәрер дип ышанасы килә.
Видеоларны Фәнил Җәмдиханов һәм Айзат Кыямов тәкъдим итте. Аларның рөхсәте белән «Интертат»ка куела.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/