Татлы тамыр казып алына: Чөгендер басуында батмадык, шикәр заводына керә алмадык


Татлы тамыр казып алына: Чөгендер басуында батмадык, шикәр заводына керә алмадык


Шикәр чөгендере басуларында өем-өем бу татлы тамыр ятканын күргәнем булса да, ачы көзләрдә ничек казып алуларын, заводларга илтүләрен беләсе килү кызыктырды. Күрмәгәннең – күрәсе, күргәннең качасы килә, дигән сүз хак икән ул. Чөгендер басуларыннан аны шикәр заводына илтүне күреп кайткач, уңыш өчен чын көрәш шулай була икән, дигән нәтиҗә ясадым.

*

Бүгенге көнгә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматлар нигезендә, шикәр чөгендерен җыю тулысынча төгәлләнгән. Барлыгы 2,6 миллион тонна чөгендер алынган, уртача уңыш – гектарыннан 486 центнер, диләр. Шикәр заводларына 1 млн 134 мең тонна чимал җибәрелгән, шуларның 1 млн 123 мең тоннасы эшкәртелгән, 158 мең тонна шикәр җитештерелгән.

«Әлеге вакытта ажиотаж күзәтелә»

Иң башта без Буа районының авыл хуҗалыгы идарәсенә килеп туктадык. Бинада шулай ук архив, волонтерлар штабы да урнашкан булып чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов эшләре буенча киткән иде, үзен күреп булмады. Басуларга чыкканчы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты, гади генә үзебезчә әйткәндә, районның баш агрономы Валерий Андреев белән аралашып алдык. Әйтеп китик, Валерий Николаевич – күпьеллык тәҗрибәгә ия авыл хуҗалыгы алдынгысы, Татарстан Республикасының атказанган агрономы да.

Безнең Буа районында 8769 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелә. Күпчелеге, 5600ләп гектар, хуҗалыклар җирләрендә һәм 3100 гектар чамасы фермерлар тарафыннан утыртылган. Гектарыннан уртача уңыш быел 515 центнерны тәшкил итә. Бу әле – беренчел генә мәгълүмат, чөнки чөгендерне алу эше дәвам итә. Күпчелек уңыш Буадагы шикәр заводына озатылып бара. Шулай ук Цильнага да җибәрелә. Әлеге вакытта бигрәк тә ажиотаж күзәтелә, урындагы шикәр заводы гына бу кадәр чөгендерне кабул итеп бетерә алмый, – дип билгеләп үтте ул.


Татлы тамыр казып алына: Чөгендер басуында батмадык, шикәр заводына керә алмадык


Валерий Андреев

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Аның әйтүенчә, Буадагы шикәр заводы көненә 7 мең тонна чөгендерне кабул итә ала. Кабул итә алуын 10 мең тоннага кадәр булдыра алса да, җитештерү процессларына да бәйлелек бар бит. Басудан китерелгән чөгендерне эшкәртү дә кирәк.

Бәяләр сәясәте бөтенләй үзгәрмәде диярлек. Бу ел яңгырлы булды. Мондый хәл хәтеремдә юк әле. Яз көне һәр атна саен яңгыр иде. Бөртеклеләр дә бик яхшы уңыш күрсәткечләре бирде. Кайбер урыннарда хәтта гектарыннан 75-90 центнер бодай суктырып алуга ирештек. Бу – моңарчы безнең якта бөтенләй күзәтелмәгән хәл. Соңгы елларда корылык нык интектерә иде аграр тармакны, – диде ул.
Татлы тамыр казып алына: Чөгендер басуында батмадык, шикәр заводына керә алмадык


Буада саз буа буарлык. Уңыш өчен көрәш.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Без барганда, буксировка ярдәмендә «Заря», «Авангард» һәм башка хуҗалыклар татлы тамырны казып алу белән шөгыльләнә иде. Чөгендер никадәр салкыннарга кадәр тора, шулхәтле шикәрләнә.


«Басуларга төшәрлек түгел»

Алга таба хезмәт участокларына, чөгендер басуларына юл тоттык. Без барган «Заря» хуҗалыгы – районда чөгендер үстерүдә рекордлы саннар белән әйдәп баручы, диделәр. Машинада да Валерий Николаевич белән әңгәмәбезне дәвам иттек, аның авыл хуҗалыгында кайчаннан эшләвен сораштык:

1992 елда институтны тәмамлап кайту белән эшкә тотындым. Ул – авыл хуҗалыгы бөтен юнәлешләрдә дә үзгәртелеп корылган чорлар иде. Икътисад мәсьәләләре дә шактый тотрыксыз хәлдә. Ярты еллап хезмәт хаксыз да утырдык. Хәзер эшебез күпкә җиңеләйде, – дип сөйләде ул, үткәннәрен искә алып.
Татлы тамыр казып алына: Чөгендер басуында батмадык, шикәр заводына керә алмадык


Асфальт юлларны тракторлар шул ук мизгелдә тазартып тормаса, юл һәлакәтләре булуы ихтимал, диләр.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Чөгендер игелә торган кырларга җиткәндә.ю юлларны ике яклап та балчыктан-саздан тракторлар чистартып йөргәнен күреп алдык. Шул вакытта ук: «Әле шоссе юлына күпме пычрак өстерәлеп менә, җир дә дымлы, өстәвенә, туңдырмаган. Басуларда техника ничек йөри икән соң?» – дигән сорау туды. Озак та тормый, шикәр чөгендере басулары һәм чөгендер өемнәре күзгә ташланды. Аларны «кагат» дип атыйлар. Комбайннар казып алгач, басудан алып киткәнче шулай саклана.
Татлы тамыр казып алына: Чөгендер басуында батмадык, шикәр заводына керә алмадык



Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Басуларга төшәрлек тә түгел, нинди генә яхшы куәтле машинаң булмасын, басу түрендә батып калачагың көн кебек ачык. Әле басу түренә дә барып җитәрлек түгел, юл чатыннан төшкәндә үк батасың… Шулай да аграрийлар тырыша, «КамАЗ» кадәр зур йөкләр ташый торган машиналарны асфальт юлга тракторлар тартып чыгара. Шулай да механизаторлар эшләрен беразга гына да туктатмый, тамыразык уңышы тулысынча диярлек эшкәртү предприятиеләренә озатылып та бетеп бара.

Без барып төшкән 220 гектар мәйданлык басуга керә башласак, я батып калабыз, я булмаса «Татмедиа» машинасын эштән чыгарып кайтабыз икәнен шәйләп алдык алуын. Тик, журналист – һәрвакытта да бик тынгысыз җан ул. Техника үтә алмаган җирдән җәяүләп тә, үрмәләп тә бара! Ишектән кереп булмаса, тәрәзә аша да мөмкин. Шуңа күрә дә тракторга утырып кереп киттем.
Татлы тамыр казып алына: Чөгендер басуында батмадык, шикәр заводына керә алмадык


Басуда тракторлар да көчкә йөри.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Ел саен чөгендер алуда катнашам»

Авыл хуҗалыгы өлкәсе үзенең бар гомере, тырыш хезмәте белән җиргә, авылга береккән уңган механизаторлар һәм терлекчеләрнең намуслы хезмәтенә бәйле.

Булдыклы механизатор Николай Гусев:

Авыл хуҗалыгында 22 ел эшлим, ел саен чөгендер алуда катнашам. Яз һәм җәй көннәрендә дә кырлардан кайтып кергәнем юк. Шәһәргә күпләр китә хәзер, ләкин мин анда ничек яшәргә мөмкин икәнен аңламыйм. Яраткан тормыш иптәшем, балаларым миңа һәрчакта да көч, хезмәткә дәрт биреп торалар. Әмма хәзер күпчелек бала-чага телефонда утыра, мәсәлән, үземнең балаларым эш урынымны күргәннәре юк, – дип фикерләре белән уртаклашты Николай әфәнде.

Татлы тамыр казып алына: Чөгендер басуында батмадык, шикәр заводына керә алмадык


Николай Гусев

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Басуда эш бер сменага көйләнгән, бөртеклеләрне урып-җыю кампаниясендәге кебек берничә түгел. Аннары кыр батырларына көненә 2 тапкыр кайнар ризык ашату да хәстәрләнгән. Шулай да, финанс мәсьәләләре аркасында, чөгендер үстерү мәйданнары кими бара, күпчелек зур-зур хуҗалыклар үстерә. Ә фермерлар чөгендер чәчүне отышлы дип санамый.
Татлы тамыр казып алына: Чөгендер басуында батмадык, шикәр заводына керә алмадык


Фото: Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды, дизайн – Юлай Низаев.

Егетләр үзләренә беркетелгән куәтле техниканы җитештерүчән эшләтә, төзексезлек очраклары ачыкланса – тиз арада бетерелә. Шуңа күрә планлаштырылган һәр эш үз вакытында үтәлә бара. Барысының да кәефләре күтәренке, сынатмаячаклар. Җәмгыятьтә көзге хәстәрлекләр барышы белән танышып бетеп кайтыр якка кузгалганда, биредә кайнаган эшчәнлеккә тагын бер тапкыр сокланып караш ташладык. Тигез техника гөрелтесе басу-кырлар өстендә яңгырап, офыкларга тарала. Хезмәт дәрте кайнап торган төбәгебездә якты киләчәккә ныклы ышаныч арта бара.


Ябык ишекләр артында яшерелгән гигант

Буаның шикәр заводына да барган идек. Кызганыч, предприятие районның авыл хуҗалыгы идарәсе белән дус түгел дә, журналистларны кертергә каршы булып чыкты. Ә бит күрсәтсәләр, татар дөньясында иң популяр булган «Интертат»та да балкып торырлар иде. Шулай да заводның көчле оешма булуы күренеп тора. Шлагбаумда ук бер-бер артлы «КамАЗ» машиналары тезелгән, шикәр чөгендере җитештерүгә кереп китә. Заводның үз ашханәсе белән балалар мәйданчыгы кебек парк зонасы да булдырылган.

Шулай итеп, Буа җирендә көзге хәстәрлекләрнең нәтиҗәле баруына, табигать шартларына һәм кайбер административ киртәләргә карамастан, ныклы ышаныч белән кайтып киттек. Кырда – рекордлы уңыш, юлда – арбалары чөгендер белән тулы «КамАЗ»лар выжлап йөреп тора. Гомумән, район аграрийларының һәр тырышлыгы акланыр, хуҗалыклар һәм фермерлар кассасына мул табыш булып әйләнеп кайтыр, дигән ышанычта калыйк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


Татлы тамыр казып алына: Чөгендер басуында батмадык, шикәр заводына керә алмадык

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Начать зарабатывать

...