Актаныштан репортаж: Россиядә тиңе булмаган Иске Кормаш һәм «Сынчы» бәйгесе тантанасы


Актаныштан репортаж: Россиядә тиңе булмаган Иске Кормаш һәм «Сынчы» бәйгесе тантанасы


Актанышның мәдәни тормышы кайнап тора: вакыйгалар бер-бер артлы үтә. Күптән түгел генә бу якларга командировкага кузгалдым. Сәбәбе – Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Васил Маликов исемендәге I Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесенә нигез салыну иде.

«Иске Кормаш – 3 халык рәссамы һәм скульпторы биргән Россиядәге бердәнбер авыл»

«Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесе кысаларында Әнәк авылында булып, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевнең әтисе Шәрип Шәймиев музеен карадык.

Аннары маршрут буенча Иске Кормаш авылына бардык. Әлеге авыл – 3 халык рәссамы: Васил Маликов, Әсхәт Сәфәргалин һәм Зилфәт Басыйровның кече ватаны. Биредә аларның туган йортларына истәлек такталары беркетелгән. Авылдашларының алар турындагы истәлекләрне никадәр зурлап саклаулары әллә каян ук күренеп тора.

* Васил Маликов – танылган рәссам, сынчы, Казандагы Мулланур Вахитов һәм Муса Җәлил һәйкәлләре авторы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Алга таба Иске Кормаш төп мәктәбендә булдык, авылда яшәүче кул эшләре осталарының иҗаты белән таныштык. Иске Кормаш мәктәбенең 130 елдан артык тарихы бар. Уку йортына озак еллар җитәкчелек иткән РСФСРның мәгариф алдынгысы Линаф Каһировка да мемориаль такта куелган. Ә инде иҗатка килгәндә, мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләүче Рим Вәлиевның агачтан ясалган эшләнмәләренә сокланмаучы булмагандыр, мөгаен. Ул – хәтта агачтан сәгатьләр ясап бүләк итүче авыл остасы.


Актаныштан репортаж: Россиядә тиңе булмаган Иске Кормаш һәм «Сынчы» бәйгесе тантанасы


Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Чара мәктәп музее белән танышу аша дәвам итте. Анда рәссам-скульпторларның иҗатын якыннанрак белү, өйрәнү мөмкинлеге туды.

Иске Кормаш ягы – бик алдынгы җирлек. Мәдәният йортында халык бию ансамбле һәм халык театры эшләп килә. Алар ел саен дәрәҗәле «Идел-йорт» республика конкурсында катнаша иде. Быел гына бармадылар, алар урынына Богады театры чыгыш ясап кайтты. Ни өчен бармадылар? Чөнки 2 ел үткәч кенә яңадан катнашу мөмкинлеге бирелә. Иске Кормаш җирлеге халкының активлыгын мин аның җитәкчесеннән күрәм. Ул үзе дә якташларына үрнәк күрсәтә: халык театрында да уйный, ансамбль составында бии дә. Һәр ел саен Кормашта Яңа ел тройкалары парадлары зурлап уздырыла. Авылга 7-8 тройка чакыралар. Җәй көне авыл һәм урам бәйрәмнәре бик масштаблы үткәрелә. Авыл халкы елдан-ел картая, дисәк тә, Кормаш яклары – булганнары белән дә шаулап-гөрләп, үз талантларын күрсәтеп яшәүнең ачык мисалы, – дип бәян итте Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова.
Актаныштан репортаж: Россиядә тиңе булмаган Иске Кормаш һәм «Сынчы» бәйгесе тантанасы



Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Иске Кормаш авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Дилбәр Вәлиева авыл халкының яшәеше турында тулырак сөйләп үтте:

Безнең Иске Кормаш җирлеге районның уртасында урнашкан. Ул 5 авылны берләштерә. Бүгенге көндә җирлектә барлыгы 620 кеше яши. Һәр авыл җирендәге кебек үк, бездә дә халык саны кимүе күзәтелә. Төп халык хуҗалыкта – «Әнәк» агрофирмасында хезмәт куя, бюджет системасында эшләүчеләр һәм читкә китеп эшләүчеләр дә бар. Җирлектә төп гомуми белем бирү мәктәбе, 3 фельдшер-акушерлык пункты, 5 мәдәният йорты бар. Аннары 1 почта бүлекчәсе һәм 2 кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Халкыбызның актив булуы авыл киләчәгенә нигез сала. Быел авылның экологик чисталыгы буенча 2 нче урынны алдык.
Актаныштан репортаж: Россиядә тиңе булмаган Иске Кормаш һәм «Сынчы» бәйгесе тантанасы


Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Шулай ук әңгәмәдәш авыл халкының социаль-мәдәни чараларга һәм экологик өмәләргә актив йөрүләрен билгеләп үтте.

Мәдәният тармагындагы казанышларыбыз да күп. Иске Кормаш – 3 халык рәссамы һәм скульпторы биргән Россиядәге бердәнбер авыл буларак билгеле. Мәктәптә аларга багышланган музейлар ачылды. Укытучылар шушы музейларны карап, кирәк чакта ремонт ясап тоталар. Районда нинди генә чара үтсә дә, мәртәбәле кунакларны шушында алып киләләр. Музейның мәктәптә урнашуы балаларда сәнгатькә карата кызыксыну уята, тәрбия бирү ысулы булып та тора. Балалар да данлыклы шәхесләребез белән горурланып үсә, – дип өстәде ул.

«Актаныш гимназиясендә чит илләрдән килгән укучылар да бар»


Кормаштан соң район үзәгенә юл тоттык һәм Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты белән таныштык. Биредә безне гимназия директоры Венера Хәева-Хәмәтҗанова һәм аның укыту эшләре буенча урынбасары Гөлнозахон Имамразыева каршы алды.

Безнең уку йорты – республика дәрәҗәсендәге гимназия-интернат. Ул «Адымнар» полилингваль комплексы статусында эш алып бара. Биредә 459 бала белем ала, 40ка якын педагог укыта. Гимназиядә Актаныш балалары гына түгел, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Оренбург, Әстерхан өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, хәтта чит илләрдән килгән укучылар да бар. Тамашалар залыбыз 300гә якын кешене сыйдыра. Монда еш кына төрле концертлар, кичәләр үткәрелә. «Татаркино» оешмасы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез: аена бер тапкыр милли кинолар күрсәтелә, – дип сөйләде Гөлнозахон Имамразыева.

Гимназия базасында җыр һәм бию ансамбльләре дә эшләп килә. Очрашу уку йортының китапханәсендә һәм татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың интерактив музеенда дәвам итте. Экспонатлар турында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипова, укучылар Резеда Шакирова һәм Зәринә Газетдинова бик кызыклы итеп сөйләп үттеләр.

«Актаныш – 4 елга кушылган җир»: Кадрия Идрисова талантлы балалар өчен яр буенда остаханәләр булдырырга җыена

Сәфәр барышында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашында үтте. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Ак калфак» оешмасы конгресс һәм Актаныш районы хакимияте белән берлектә оештырган.

Без бәйге җиңүчеләрен Актанышта сәламләргә бик шатбыз. Чыннан да, сынлы сәнгать – мәдәниятнең үзгә бер төре. Гади генә бер сынны әвәләгәндә дә анда кешенең эчке хис-кичерешләре, тормышка карашы чагыла. Бу – гади әйбер түгел. Сынлы сәнгать белән шөгыльләнү өчен комплекслы фикер йөртергә кирәк, – дип белдерде район башлыгы.
Актаныштан репортаж: Россиядә тиңе булмаган Иске Кормаш һәм «Сынчы» бәйгесе тантанасы



Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Муниципалитет җитәкчесе яшь иҗатчыларга теләкләрен дә җиткерде:

– Нинди генә югары сәнгать әсәрләре иҗат итсәгез дә, бер әйберне онытмаска кирәк: һәрвакыт кеше булып калу мөһим! Исән-сау булыйк, иҗат уңышлары юлдаш булсын. Дөньялар тынычланып, яу кырындагы егетләребез тизрәк туган якларына кайтсын.

Беренче тапкыр оештырылучы бәйгедә республиканың 17 район-шәһәреннән һәм башка төбәкләрдән 6 яшьтән 23 яшькә кадәрге яшьләр катнашты. Иҗади эшләр 3 номинациядә бәяләнде. Оештыручылар билгеләвенчә, жюри карамагына 100дән артык эш тәкъдим ителгән.
Актаныштан репортаж: Россиядә тиңе булмаган Иске Кормаш һәм «Сынчы» бәйгесе тантанасы


Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бәйгенең килеп чыгышы турында сөйләде:

Һәр районның үз үзенчәлеге була. Актанышның үзенчәлеге – сәнгать көче. Чит төбәкләр һәм илләр буйлап бик күп йөрим: бер генә авылдан да 3 халык рәссамы чыкканы юк, ә Иске Кормаштан – алар өчәү! Васил Маликов – Татарстанның, Зилфәт Басыйров – Башкортстанның, ә Әсхәт Сәфәргалин – Украинаның халык рәссамнары иде. Бөек шәхесләрне онытмау кешене шәхес итеп тәрбияли.

Кадрия Идрисова бәйгенең киләчәге турында да планнары белән уртаклашты:

Киләсе елда бәйгенең йомгаклау этабын җәй көне үткәрәсе килә. Актаныш – 4 елганы берләштергән җир, мондый күренеш башка беркайда да юк. Шуларның яр буенда остаханәләр оештыруны планлаштырабыз. Анда зәңгәр һәм ак балчыклар бар. Балачактан хәтерлим: ул балчыктан ярылмый торган әйберләр ясап була иде. Теләгем – Россия буенча җыелган талантлы балалар өчен Актанышта дәресләр үткәрү.


Бәйгедә җиңүчеләр дипломнар һәм «Алиса» акыллы колонкалары белән бүләкләнде. Кадрия Идрисова, бүләк сайлаганда, оныклары Муса һәм Йосыф белән киңәшләшкән. Җиңүчеләрнең иҗади эшләре Актанышның «Туган як» музеена тапшырылды.

Кычытканнан буяу ясыйлар, палас сугалар

Яшьләр үзәге фойесында Актанышның яңа буын үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре танылган татар скульпторларына багышланган тематик күргәзмә оештырган иде. Экспозиция белән халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәндия Гайнанова таныштырды.

Без, китапханәчеләр буларак, китап-иллюстратив күргәзмә әзерләдек. Биредә күренекле скульпторларга багышланган мәгълүмат, сирәк китаплар урын алган. Бакый Урманче иҗаты аерым урын алып тора. Аның ТАССР һәм РСФСРның халык рәссамы булуын яхшы белсәк тә, китап дөньясы аша яңадан-яңа кызыклы фактлар ачылып тора. Китапханә фондыбыз бай, районда узган һәр чарада катнашырга тырышабыз. Халык тормышында китапханәнең роле әле дә зур, укучыларыбыз күп, – диде ул.
Актаныштан репортаж: Россиядә тиңе булмаган Иске Кормаш һәм «Сынчы» бәйгесе тантанасы


Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Фойеда шулай ук җирле балалар сәнгать мәктәбе күргәзмәсе белән дә танышу мөмкин иде. Анда картиналар һәм кул эшләре тәкъдим ителде. Күргәзмәне мәктәпнең рәсем сәнгате бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Сәрвәров тәкъдим итте:

Актаныш ягының матурлыгы – һәрчак илһам чыганагы. Бу чарага укучыларыбызның иң яхшы иҗат эшләрен сайлап алдык. Картиналарда туган як табигатен, сәнгать дөньясының күпкырлы булуын күрсәтергә тырыштык. Балаларыбыз кабинетта гына түгел, пленэрга – ачык һавага чыгып та иҗат итә. Бу – аларның осталыгын арттыра. Майлы буяулар белән картиналар язуны да үз итәләр.

Актаныштан репортаж: Россиядә тиңе булмаган Иске Кормаш һәм «Сынчы» бәйгесе тантанасы


Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Декоратив-гамәли сәнгать укытучысы Ләйлә Галимова исә балаларны борынгы һөнәрләргә өйрәтүе турында сөйләде:

Укучылар белән тамбурлап чигәбез, шәмаилләр ясыйбыз. Минем максатым – балаларда татар халкы сәнгатенә мәхәббәт уяту. Татар милли орнаментларын өйрәнәбез, балчыктан чулпылар ясыйбыз. Соңгы арада авыл кызларын палас сугу серләренә төшендерә башладым. Кычытканнан һәм башка үсемлекләрдән табигый буяулар ясарга өйрәндек. Палас сугу буенча Кырымда үткән симпозиумда да катнаштык. Татарстаннан барган 15 кеше арасында без дә бар идек, – дип уртаклашты ул.

Актанышның үз законы: сәнгать аша шәхес тәрбияләү

Халык сәнгате традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, скульптор Васил Маликовның иҗади мирасын популярлаштыруга юнәлтелгән бәйге тантанасы әнә шулай күтәренке рухта узды. Актанышның иҗат белән сулыш алган һавасын җаныбызга сеңдереп, Казанга кайтыр юлга кузгалдык.

Актаныш туфрагы – Татарстанның читендә булса да, милләтнең үзәге икәненә тагын бер кат инандык. Татарның сәнгать дөньясындагы җебе өзелмәгән икәненә бер дәлил сәфәр булды. Актанышлыларның үз шәхесләрен зурлавы, тарихны киләчәк белән ялгавы – үзе бер зур сәнгать.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/



Актаныштан репортаж: Россиядә тиңе булмаган Иске Кормаш һәм «Сынчы» бәйгесе тантанасы

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Начать зарабатывать

...