«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары


«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары


Сәмәрканд – Үзбәкстанның иң борынгы һәм иң күркәм шәһәрләренең берсе. Аның тарихы 3 мең елдан артык дәверне колачлый, һәм ул борынгы Бөек Ефәк юлының йөрәге булган. Сәмәрканд күп гасырлар дәвамында төрле дәүләтләрнең башкаласы булып торган, ә бүген ул – Үзбәкстанның рухи, мәдәни һәм фәнни мирасы символы.

Үзбәкстанга сәяхәтнамәнең икенче өлешендә Бохараның хыяллар чынга аша торган изге урыннары, Бохараның соңгы әмире ял иткән сарае, кызыклы музейлары һәм татарлар турында язган идек.

Төрки халыкларның традицион мәдәниятен өйрәнүче, халыкара, бөтенроссия һәм республика проектларын, конференцияләрен, күргәзмәләрен һәм фестивальләрен оештыручы Рәмзия (Римма) Кашапова киңәше белән, Сәмәркандта иң яхшы һәм иң популяр булган экскурсовод Рудольф абый белән таныштык. Рудольф абый безне Сәмәркандта иң популяр урыннарга алып барып, алар турында кызыклы итеп сөйләде. Һич арттыру булмас, аның сөйләгәннәрен авызны ачып тыңлап таң калдык.

Регистан мәйданы – Көнчыгышның энҗесе

Регистан – Сәмәркандның иң атаклы урыны, шәһәрнең йөрәге. Ул борынгыдан ук халык җыела торган мәйдан булган. «Регистан» сүзе фарсы теленнән «комлы урын» дип тәрҗемә ителә.


«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары




Мәйдан 3 мәдрәсәдән тора, һәм һәрберсе үзенең архитектурасы, бизәлеше, тарихы белән аерыла: * Улугбек мәдрәсәсе (1417-1420) – Сәмәркандның бөек астрономы һәм галиме Мирза Улугбек тарафыннан төзелгән. Ул үз вакытында иң алдынгы фән һәм белем үзәге булган. Монда астрономия, математика, фәлсәфә һәм дини фәннәр укытылган.
* Ширдор мәдрәсәсе (1619-1636) – «Ширдор» сүзе «арысланлы» дигәнне аңлата. Аның фасадында кояшка таба баручы арыслан сурәтләре төшерелгән. Бу – үзбәк архитектурасында сирәк очрый торган символик күренеш.
* Тилля-Кари мәдрәсәсе (1646-1660) – «Алтын белән бизәлгән» дигән мәгънәне белдерә. Мәчет өлеше эчтән алтын белән капланган, һәм бу аңа искиткеч бай һәм якты күренеш бирә.

«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары


Тилля-Кари мәдрәсәсе фонында

Регистан кич белән тагын да гүзәлрәк күренә – яктылык инсталляцияләре аның фасадларын әкияти нурга күмә.

Аксак Тимер (Амир Темур) төрбәсе – Гүр-Әмир мәчете

Сәмәркандның тагын бер бөек символы – Гүр-Әмир төрбәсе, ягъни «әмирнең кабере». Биредә тарихка кереп калган бөек идарәче һәм дәүләт төзүчесе Аксак Тимер (Амир Темур) җирләнгән.


«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары



Төрбә XV гасыр башында төзелгән һәм үзенең купшы зәңгәр гөмбәзләре, нәфис мозаикалары белән таң калдыра. Монда шулай ук Тимернең нәсел вәкилләре – уллары һәм оныклары, шул исәптән галим Мирза Улугбек тә җирләнгән.

Кызыклы факт. Аксак Тимер: «Кем минем тынычлыгымны бозса – сугыш башланыр», – дип әйтеп калдырган булган. СССР җитәкчесе Иосиф Сталин боерыгы буенча, бер төркем экспедиция 1941 елның июнь аенда төрбәдә казу эшләрен башлый. Әлеге казу эшләренең максаты – төрбәләрдәге кешеләрнең калдыкларын өйрәнү һәм аларның турыдан-туры Аксак Тимергә бәйле булуын исбатлау. Казу эшләре 16 июньдә башланган. Беренчеләрдән булып, Улугбек каберен ачалар. Аннары – Аксак Тимерның уллары Мираншаһ белән Шахрухның каберләрен. 18 июньдә Аксак Тимернең оныгы Улугбекнең мәете чыгарыла. 19 июньдә Аксак Тимер каберлегеннән авыр кабер ташы төшерелә. 20 июньдә Аксак Тимернең каберен ачалар, һәм шул вакытта төрбәдә начар исләр тарала, берничә тапкыр ут сүнә, каберне ачкан вакытта таш килеп төшә һ.б. мистик хәлләр була…


«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары


Аксак Тимернең каберен ачканнан соң 2 көн үткәч, 22 июньгә каршы төндә Германия фашистлары, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм итә. Күпләр моны Аксак Тимер кабере ачылу белән бәйли. Сәмәркандта паника башлана. Экспедицияне ашыгыч рәвештә туктаталар, ә Аксак Тимер һәм аның нәсел вәкилләренең калдыкларын Мәскәүгә тикшеренүләргә җибәрәләр. Иосиф Сталинга шушы мистик хәлләр турында сөйләп бирәләр. Шуннан соң ул Аксак Тимер һәм калган сөякләрне Сәмәркандка кайтарырга һәм җирләргә боерык бирә. Күпләр Сталинград сугышында Җиңү нәкъ менә шушы вакыйга белән бәйле дип саный…


Төрбәнең төп залындагы кабер ташлары – бары тик декорация генә. Чын каберлекләр тирәндәрәк урнашкан.

Биби-ханым мәчете

Мәчет, XIV гасыр ахырында бөек җиңүләре белән дан тоткан Аксак Тимер (Әмир Темур) боерыгы белән, 1399-1404 елларда төзелә. Аксак Тимер Һиндстанга каршы җиңүле походыннан соң, яңа башкала – Сәмәркандны бөек итеп күрсәтү өчен, дөньяның иң зур Җәмигъ мәчетен төзетергә ниятли. Риваять буенча, ул аны сөйгән хатыны Биби-ханым хөрмәтенә салдырган. Мәчетнең элеккеге зурлыгы гаҗәпләндерә. Аның баш порталының биеклеге 35-40 метр тирәсе, ә эчке ишегалды 167 метр озынлыкта һәм 120 метр киңлектә булган. Бу – шул замандагы иң зур мәчетләрнең берсе. Мәчетне Аксак Тимернең хатыны Биби-ханым хөрмәтенә атаганнар.


«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары


Төзелештә Аксак Тимер Һиндстаннан алып кайткан осталар, шулай ук Иран, Ирак, Сүрия һәм Алтын Урда архитекторлары катнашкан. Нәтиҗәдә, әлеге корылма «Тимуридлар» архитектурасының шедевры булып тора. Төп бизәлеш элементлары булып майолика, мозаика һәм уелган мәрмәр кулланылган. Гөмбәзләре зәңгәр һәм фирүзә төсендәге керамик плиткалар белән капланган, алар Сәмәрканд күген чагылдыра.

Комплекс берничә өлештән тора: үзәк мәчет, ике якта – мәдрәсә бинасы һәм Биби-ханым төрбәсе. Хәзерге көндә мәчет тулысынча торгызылган, мәдрәсә һәм төрбәнең нигезләре сакланган, анда археологик тикшеренүләр дәвам итә. Территориядә бар да чиста, тәртип: таш түшәлгән мәйдан, аллы-гөлле чәчәк түтәлләре, хөрмә агачлары һәм туристлар өчен ял урыннары бар.


Риваятьләр буенча, архитекторлар тиешле вакытка өлгерә алмаган, һәм мәчетнең төп гөмбәзе Аксак Тимер кушканнан түбәнрәк булып төзелгән. Сәфәрдән кайткан Аксак Тимер, моны күреп, каты ачуланган. Җир тетрәүләр (аеруча 1897 елгы җир тетрәү) мәчеткә зур зыян китергән, һәм ул озак вакыт хәрабә хәлендә торган. Ул чорда бу вакыйгалар бөек империянең җимерелүен символлаштырган.


«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары


Мәчетне торгызу эшләре Үзбәкстан бәйсезлек алгач, ХХ гасырның икенче яртысында башланган һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Реставрациянең максаты – мәчетнең башлангыч күркәмлеген кайтару.

Биби-ханым мәчете каршында пыяла эчендә зур мәрмәр бар, аны «Рәһлә» (китап кую өчен җиһаз) дип атыйлар. Ул Коръәнне куеп укыр өчен эшләнгән булган. Тарихи мәгълүматларга караганда, бу ташны XV гасырда Әмир Тимернең оныгы Мирза Улугбек ясаткан. Элек ул мәчетнең эчендә торган, ләкин, җир тетрәүләрдән соң, аны ишегалды уртасына чыгарганнар.

Ни өчен аның тирәсен әйләнеп чыгалар? Бу рәһлә Коръән кебек изге китапны тоту өчен хезмәт иткәнгә күрә, ул үзе дә халык аңында изге, көчле урын булып санала башлаган. Киң таралган риваятьләр һәм ышанулар барлыкка килгән. Халык фикеренчә, бу рәһлә тирәсендә берничә тапкыр (гадәттә, 3 яки 7 тапкыр) әйләнеп чыккач, теләкләр кабул була, диләр.


«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары



Халык арасында мәчет турында ышанулар сакланган: имеш, монда килеп дога кылган хатын-кызлар күңел тынычлыгы таба, ә бала алып кайта алмаучыларның теләкләре чынга аша икән. Шуңа күрә мәчет каршында һәрвакыт кешеләр бар: кемдер тын гына уйга чумган, кемдер фотога төшә, ә кемдер эченнән генә дога укып, рәһлә куелган пыяла тирәли 3 тапкыр әйләнә… Шуңа күрә мәчет ишегалдында һәрвакыт кеше өзелми.

Сиаб базары – шәһәрнең җан авазы

Биби-ханым мәчетеннән берничә адым гына атласаң, Сәмәркандның иң борынгы һәм иң зур сәүдә урыны – Сиаб базары ачыла. Ул берничә гектар мәйданны били, һәм монда көн саен меңләгән кеше йөри. Сиаб базары, беренче чиратта, ризык базары буларак танылган. Биредә сез Үзбәкстанның гастрономик байлыгын тулысынча күрә аласыз.

Биредәге кипкән җиләк-җимеш, йөзем, күрәгә, чикләвек өеме, Көнчыгыш тәм-томнары (мәсәлән, пашмак, халва, нават) һәм төрле тәмләткечләрнең күплеге гаҗәпләндерә. Аларның хуш исе бөтен базар буйлап таралган. Ризыктан тыш, базарда милли киемнәр, кулдан ясалган керамика, зәркән әйберләре һәм башка бик күп сувенирлар да сатыла.


«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары


Базарга керүгә сәүдәгәрләр елмаеп каршы ала, берсе – Сәмәрканд чикләвекләрен мактый, икенчесе – төрледән-төрле хәлвәләрен тәкъдим итә. Сиаб базарында туристлар гына түгел, җирле халык та көн саен килә: кемдер товар китерә, кемдер азык-төлек сатып ала...

«Мәңгелек шәһәр» мәдәни һәм ял итү паркы

Бу заманча мәдәни парк Сәмәркандның яңарыш символына әйләнгән. «Мәңгелек шәһәр» – тарихи архитектура белән милли мәдәниятне берләштергән уникаль комплекс. Биредә борынгы Үзбәкстан шәһәрләренең миниатюралары, милли һөнәр осталарының остаханәләре, театр мәйданчыклары, халык җыр-бию ансамбльләре чыгыш ясый.



«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары


Бу паркта йөргәндә кеше бер мизгелдә тарих аша сәяхәт итә кебек – борынгы Бохара, Хива, Сәмәрканд күренешләре янәшә урнашкан.

Мамыкның ничек үскәнен күргәнегез бармы?

Күңелдә истә калган тагын бер гаҗәп күренеш ул – мамык кырлары. Без аларны Рәмзия (Римма) Әнвәровна белән экскурсиядә Бохарада булганда күрә алдык. Октябрь башы булса да, кырлар әле һаман акка төренгән иде. Шунда ук җирле эшчеләрнең (ә аларның күбесе – хатын-кызлар) кулдан мамык җыюларына тап булдык. Менә, мәсәлән, хорчыбыз Вәсиләнең әти-әнисе Үзбәкстанда туып үскән, өлкән классларда кырга мамык җыярга җибәрә иделәр, дип искә алдылар. «20 килограмм мамык җыймыйча кырдан кайтмый идек», – диделәр.


«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары


Мамык – Үзбәкстанның «ак алтыны», ул ил икътисадының нигезен тәшкил итә. Әмма бу ак байлык зур көч һәм тырыш хезмәт сорый. Мамыкны без дә тотып, кулга алып карадык. Чып-чын мамык инде. Ләкин аның шулай кырда үскәне безнең өчен «экзотика» булды. Кулларына кәнфит тоткан балалар кебек, без дә мамык тотып сөенештек. Истәлеккә фотоларга төштек. Мамык кырын ел да күрмәбез шул.


Пылау

Пылау турында да искә алып китми булмас. Шулай ук, Бохарада булганда, без пылау үзәге булган «Osh Joy» ресторанда туктап, пылау авыз иткән идек.


«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары


Үзбәкстанда пылау – көндәлек ашамлык кына түгел, ул һәр туйның, бәйрәмнең, мәҗлеснең төп ризыгы. Мондагы пылау төрләре санап бетергесез: Сәмәрканд, Ташкент, Бохара, Фирганә һ.б. пылаулары – һәркайсының үз тәме, пешерү ысулы бар. Барлыгы 150ләп төрне санап чыгарганнар.

Бохара пылавы – Үзбәкстанда иң үзенчәлекле саналган пылауларның берсе. Аның төп үзенчәлеге – йөзем, күрәгә (өрек) өстәү. Шулай ук, татлы кишер кулланыла, ә ачы борыч һәм сарымсакны күп салмыйлар.

Бохара пылавын гадәттә эре кисәкләр белән туралган ит (күбесенчә сарык ите), ногыт, суган һәм кызыл кишер белән пешерәләр. Иң мөһиме – бөтен ингредиентлар бергә кушылмый, катламлап пешерелә. Пылау махсус казанда әзерләнә. Аның төбенә ит салына, аннан соң кишер, суган, йөзем, ногыт, ә иң өскә – дөге. Суны нәкъ тиешле дәрәҗәдә генә салу – осталык билгесе, ди җирле халык.

Мирза Улугбек обсерваториясе – Көнчыгышның фән үзәге

XV гасырда Сәмәркандта төзелгән Улугбек обсерваториясе ул чор өчен гаять алдынгы фәнни корылма булган. Обсерваториядә тудырылган хезмәт дөнья астрономия фәне хәзинәсенә зур өлеш кертә. Аксак Тимернең (Әмир Темур) оныгы Мирза Улугбек һәм аның астрономнары 1018 йолдызның координаталарын төгәл исәпләп чыгарганнар – бу хезмәт «Зиджи Җәдиде Гурагони» исемле каталогка тупланган.


Обсерваториядә 40 метрлы ...тант (почмак үлчәгеч) урнашкан булган – ул йолдызлар биеклеген үлчәү өчен кулланылган. Хәзер бу урын – археологик музей, һәм анда Улугбекның астрономик эшләре, үлчәү җайланмалары, борынгы кораллар тәкъдим ителә. Обсерваторияне дә гаҗәпкә калып, сокланып карап чыктык. Шулай ук, экскурсоводыбыз Рудольф безне кәгазь һәм келәм җитештерә торган фабрикаларга да алып барды.


«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары


Шулай итеп, бер атналык сәфәребез ахырына да якынлашкан иде. Яңа ил, яңа җирне күреп, дөньяны күзаллавыбыз тагын да киңәйде. Үзбәкстан – борынгы тарих белән заманчалыкны берләштергән ил. Көньяк-көнчыгыш Азиянең мәдәни, фәнни һәм сәяси яктан әһәмиятле үзәкләренең берсе. Ташкент, Сәмәрканд, Бохара кебек шәһәрләр – һәр турист өчен чын сәнгать хәзинәсе. Монда һәр таш, һәр бизәк – меңьеллык мәдәниятнең эзе.

Үзбәкстан – Көнчыгышның энҗесе, борынгылык белән заманчалык бергә үрелгән җир. Әгәр сез тарих, архитектура, милли ашлар һәм чын Көнчыгыш рухы белән кызыксынасыз икән – Үзбәкстан сезне үзенә гашыйк итми калмас.

*

Ташкенттан Сәмәркандка кадәр – борынгы шәһәрләр, татар моңы: Үзбәкстанга күңелле сәяхәт * Бохарада Нәкшбәндия юлы: кече Мәккә диюләре дөресме, теләкләр чыннан да чынга ашамы?

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/



«Бала алып кайта алмаучылар Биби-ханым мәчетенә агыла»: Сәмәркандның могҗизалы урыннары

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Зарабатывай от 1500 руб в день! В любое время и месте!

Зарабатывай от 1500 руб в день! В любое время и месте!

Начать зарабатывать

...