Фотосурәтләрдә – чын тарих: Казанда диктор Рөстәм Нәбиуллинның күргәзмәсе ачылды

«Татмедиа» бинасының беренче катында ветеран-журналист Рөстәм Нәбиуллинның «Зәңгәр экран яктысы» дип аталган фотокүргәзмәсе ачылды. Анда журналистның 40 ел дәвамында телевидениедә эшләгәндә төшерелгән фотосурәтләре тупланган. Тулырак – «Татар-информ» репортажында.
«Көндәлек эш барышында төшерелгән гади фотосурәтләр»
Бүгенге фотосурәтләрнең бер үзенчәлеге бар: алар студиядә эшли башлагач, көндәлек эш барышында төшерелгән гади фотосурәтләр. Монда бастырам, шунда бастырам, дип ясалган кадрлар түгел. Студиядә миндә фотосурәтләр барлыгын белә иделәр, ләкин аларны бастырыйк әле, дип беркемне дә газаплап йөрмәдем. «Татарлар» программасында Ләйсәнә Садретдинова кирәкле сүзне тиешле интонациядә «дер» селкетеп әйткәч, аның сүзен тыңламыйча булмый, – дип сөйләде Рөстәм Нәбиуллин журналистларга фотосурәтләренең язмышы турында.
Шулай итеп, иң беренче тапкыр фотосурәтләр «Татарлар» тапшыруында «Тарихи кадр» сәхифәсендә күрсәтелгән. Аннары «Татмедиа» редакцияләре игътибар иткәч, фотосурәтләр матбугатта да чыга башлаган. «Шушы эшне башлап җибәрергә оста итеп мәҗбүр итүләре өчен рәхмәт», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Фотоларда – затлы мизгелләр»
Фотокүргәзмәне оештыручыларының берсе – «Безнең мирас» журналы. Ачылыш тантанасын да «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон алып барды. Ул фотокүргәзмәне оештыру тарихын сөйләде.
Моннан 10 ел элек Рөстәм абый белән очрашканда: «Миндә тарихи фотолар бар. Шуларны тарихта калдырып булмас микән?» – дигән иде. «Рөстәм абый, алып кил. «Безнең мирас» журналында бирәбез», – дигән идем. Ул бераз сузылды. Аның вакыты җитмәгән булгандыр. Ләкин тарихи фотоларны «Безнең мирас»та һәм «Мәдәни җомга» газетасында урнаштыра башладык… Рөстәм абыйның күркәм юбилеен да искә алып, былтыр күргәзмә оештырырга дигән уй килде. Шамил Садыйков белән киңәшләштек һәм ул фатихасын бирде, – диде ул.
Ләбиб Лерон сүзләренчә, күргәзмәдә журналист төшергән фотосурәтләрнең бик аз өлеше генә күрсәтелгән. «Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Габдулла Шамуков, Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миңнуллиннар белән булган затлы мизгелләрне эләктереп калган. Монда фотоларның бер өлеше генә. Рөстәм абый Тукай бәйрәмендә күп итеп фотога төшергән. Ул Бауман урамында атна саен була торган Тукай клубы очрашуларында катнашкан. Аларның һәммәсе дә кадрда бар. Кызыклы, уникаль кадрлар», – дип сөйләде Ләбиб Лерон.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Шундый архивны дөньяга күрсәтү, истәлеккә калдыру – зур эш»
Ачылыш тантанасына «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов та килгән иде.
Рөстәм абый – телекомпания нигезендә торган кешеләрнең берсе. Аның телгә карашы, эфирда үзен тотышы, әңгәмә алып баруы – безнең өчен үрнәк. Ул күп кешеләр белән аралашкан, һәрвакыт фотоаппаратын үзе белән йөртеп, килгән һәр кешене төшергән һәм зур архив туплаган. Шундый архивны дөньяга күрсәтү, истәлеккә калдыру –зур эш. Кайбер шәхесләрнең видеоязмалары сакланмаса да, фотосурәтләре калган. Алар – зур байлык. Бу байлыкны киләчәк буыннарга да тапшырасы иде, – диде Илшат Әминов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Фирдүс Гыймалтдинов Рөстәм Нәбиуллин белән бергә хезмәт иткән елларны искә алды.
Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки язмыш миңа Рөстәм абый белән эшләргә, аралашырга, күрешергә мөмкинлек бирә. Бу очрашулар һәрвакыт якты. Сез көч бирәсез, күңелне күтәреп җибәрәсез. Мин очрашуга бер сәгать алдан барып утырырга өйрәндем, чөнки сез безне шулай җибәрә идегез. Беркайчан да соңга калмый идек. Җитди итеп әйткәндә, Рөстәм абый – безнең өчен зур үрнәк. Ул уңышларны күреп, һәрвакыт шалтыратып үзенең мактау сүзләрен җиткерә, – диде ул.
«Бу фотосурәтләр зур мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия»
Рөстәм Нәбиуллин фотосурәтләренең оригиналларын «Татар-информ» фотобанкына тапшырачак. Бу турыда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков әйтте.
Бу – кабатланмас, уникаль архив. Аларда ...оглары булмаган кадрлар, башка фотоларда очрамаган кешеләр бар. Бу фотосурәтләр зур мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия, аларны саклап калу бик мөһим. Рөстәм Нәбиуллин архивын безгә тапшыру турындагы карарны үзе кабул итте. Бу фотоларны киләчәк буыннар өчен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Без аларны куллана һәм киләчәктә күрсәтә алачакбыз, – дип белдерде Шамил Садыйков.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Шамил Садыйков сүзләренчә, күргәзмә төрле мәйданчыкларда күрсәтеләчәк. «Әлеге фотосурәтләр ярты ел дәвамында төрле мәйданчыкларда экспозицияләнәчәк. Күргәзмәне «ТНВ» һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе коридорларында, журналистика һәм филология факультетында, шулай ук Лениногорск шәһәренең мәдәният йортында оештырырга планлаштырабыз», – дип сөйләде ул.
«Бүген куелганнары – тарихтагы тамчысы гына»
Рәсми ачылыштан соң Рөстәм Нәбиуллин экскурсия үткәрде. Экспозициядә статик портретлар да, эш барышында төшерелгән кызыклы кадрлар да бар. Шундый фотосурәтләрнең берсе – 1980 елда Салих Сәйдәшевнең 80 еллыгына багышланган фильм төшергәндә Нәкый Исәнбәтнең режиссёр Раушания Кадыйрова белән аралашу мизгеле. «Шул вакыттагы күренекле шәхесләрне җыеп, Хәким Сәлимҗанов, Бакый Урманче, Сара Садыйкова катнашып, шушы тапшыруны оештырдык. Монда Салих Сәйдәшевның улы, оныгы да катнашты», – дип искә алды Рөстәм абый.
Фото: © «Татар-информ», Милена Новикова
Тагын бер кадр игътибарга лаек. Анда күкрәкләренә төрле орден-медальләр таккан Бөек Ватан сугышы ветераннары төшерелгән. Фотосурәт астында «Бөек Җиңү яулап кайткан ветераннар Татарстанда телевидение оештыруда да катнашты», дип язылган. «Студияне 1959 елның 1 ноябрьдә оештыруда, ачуда катнашкан бөек шәхесләр. Кемнәр генә юк: авиаторлар да, танкистлар да, разведчиклар да бар. Күпчелеге радиода эшләгән, оештырылгач, телевидениегә күчкән», – дип сөйләде Рөстәм Нәбиуллин.
Күргәзмәдә композитор Сара Садыйкова, җырчылар – Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров кебек шәхесләрнең фотосурәтләрен күрергә була. Илһам Шакировның «Идел» ансамбле белән чыгышы вакытында һәм үзе генә басып төшкән фотосурәтләре бар.
Үз төркеме белән концерт булды. Бу концерттан соң төшерелде. Ике фото бар. Берсендә – «сорыйсың икән, әйдә төшер», дигән караш. Икенчесендә – бөтен кичереше шушы күз карашында, – диде ул Илһам Шакиров портреты турында.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Фотокүргәзмәдә тәкъдим ителгән фотосурәтләр – Рөстәм Нәбиуллин архивының кечкенә генә өлеше. «Бүген куелганнары – ул әле тарихтагы тамчысы гына икән. Чөнки 40 ел җыелган негативларны ничек тә барлап чыгасы иде», – дип белдерде ветеран-журналист. Дистә еллар буе җыелган фотосурәтләрнең күбесе әле үз чиратын көтә. Ләкин күбесен күрмәсәк тә шуны әйтергә буладыр: Рөстәм Нәбиуллинның архивы татар мәдәнияте һәм журналистикасы тарихы өчен зур кыйммәткә ия. Әлеге архивны саклап калу – безнең бурыч.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/