Казан үзәгендә борынгы йола яңара: «Карга боткасы» нинди яңалыклар әзерли?


Казан үзәгендә борынгы йола яңара: «Карга боткасы» нинди яңалыклар әзерли?


18 апрельдә Казанның «Туган авылым» милли-күңел ачу комплексында традицион «Карга боткасы» бәйрәме узачак. Бөтендөнья татар конгрессы чараны инде дүртенче ел рәттән үткәрә.

Бәйрәм иртәнге 10:00 сәгатьтә башлана. Рәсми рәвештә ачып җибәрү 11:00 сәгатькә билгеләнгән. 12.30 сәгатьтә бәйрәм боткасы пешеп чыгачак, кайнар коймак белән тәмле чәй дә әзер булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Милли мохит һәм буыннар бәйләнеше

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, мондый бәйрәмнәр халкыбызның тарихи хәтерен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен стратегик әһәмияткә ия.

«Милли йолаларны торгызуның өч төп нигезе бар: гаилә, мәктәп һәм мохит. Без «Туган авылым» комплексы белән берлектә ел дәвамында татар халкының традицион бәйрәмнәрен – көзен «Татар чәе» бәйрәмен, кышын «Каз өмәсе»н, ә язын «Карга боткасы»н үткәрәбез. Бу балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыра, борынгы гореф-гадәтләргә, туган ягыбыз табигатенә сакчыл, кайгыртучан караш, ихтирамлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияли», – диде Ирек Шәрипов.
Казан үзәгендә борынгы йола яңара: «Карга боткасы» нинди яңалыклар әзерли?




Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бәйрәм программасы ниләр әзерли?

Бәйрәм иртәнге 10:00 сәгатьтә башлана. Рәсми ачылыш тантанасы 11:00 сәгатькә билгеләнгән. Оештыручылар кунакларга бай программа вәгъдә итә.

«Карга боткасы» – нигездә балалар бәйрәме. Әмма алар әти-әниләре белән килә. Димәк, бәйрәм үзеннән-үзе гаилә чарасына әверелә. Биредә һәркемгә урын һәм шөгыль табылачак. Башта балалар, өйдән-өйгә йөреп, ярма җыячак. Көндезге беренче яртыда берничә казан асылачак һәм борынгы рецептлар буенча пешерелгән ботка әзер булачак. Шулай ук коймак һәм кайнар чәй дә каралган», - дип программа белән таныштырды Ирек Шәрипов.

«Комплекста «Татар базары» ярминкәсе эшләячәк. Аны эшмәкәр Фәрит Уразаев оештыра. Монда 20дән артык сәүдә ноктасы булачак. Бәйрәм җыр-биюсез булмый. Концерт иртәнге 10:00 сәгатьтән көндезге 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Быел сәхнә ике җирдә оештырыла. Казанлылар белән беррәттән беренче тапкыр Биектау районы үзешчәннәре дә чыгыш ясаячак», - дип өстәде ул.

Бәйгеләр һәм күңел ачу чаралары

«Туган авылым» комплексының PR-хезмәте җитәкчесе Роза Гарипова сүзләренчә, быел бәйрәм кысаларында «Сыерчык оялары» бәйгесе узачак. Укучылар үзләре ясаган ояларны алып киләчәк. Иң яхшылары тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Балаларның һәрберсенә бүләкләр әзерләнә.
Казан үзәгендә борынгы йола яңара: «Карга боткасы» нинди яңалыклар әзерли?


Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Моннан тыш, кунакларны «Карга-оке» (татарча җырлар бәйгесе), кызлар арасында үткәрелә торган «Яз сылуы» бәйгесе, милли һөнәрчелек буенча мастер-класслар, «Әкият» курчак театры чыгышлары көтә.


Яшәсен традиция!

«Узган елларда бәйрәмебезгә килгән кунаклар бөтенесе бертавыштан «Карга боткасы»н «Сабантуй рухлы бәйрәм» дип атады. Дөресен әйткәндә, безнең иң зур идея һәм максат – бәйрәмне Сабантуй дәрәҗәсенә күтәрү, популярлаштыру, республиканың бөтен шәһәрләренә, бөтен районнарына, чит төбәкләргә җәелдерү», - дип белдерде бәйрәмнең режиссеры Ләйсән Миңнәхмәтова.

«Бу күңел ачу программасы гына түгел, бу – тере аралашу. Балалар үзләре ботка өчен ярма җыя, казан тирәсендә җыела, халыкның бердәмлеген тоя. Милли йолаларны белеп, өйрәнеп үсә. Ботканың беренче кашыгын каргаларга, җиргә, суга атау – шулай ук борынгыдан сакланган тәрбия элементы», – дип өстәде режиссер.
Казан үзәгендә борынгы йола яңара: «Карга боткасы» нинди яңалыклар әзерли?


Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Оештыручылар «күмәклек» төшенчәсенә аеруча игътибар итте. Хәзерге гаджетлар заманында балаларның бергәләп уйнарга, бер максат өчен (ботка пешерү өчен) тырышырга җәлеп итә алу – бик зур хезмәт. Моннан тыш, бәйрәм кысаларында борынгы уеннар, такмаклар һәм җырлар яңгыраячак. Бу – балаларга телне өйрәнү өчен табигый мохит тудыру дигән сүз. Шәһәр шартларында мондый чаралар үткәрү – яшь буынны үз тамырларына кайтаруның иң нәтиҗәле юлы.

«Карга боткасы» традициясен яңадан торгызу – ул модага иярү генә түгел, дип белдерә оештыручылар. Бу бәйрәм республиканың һәр ишегалдында гөрләр, чит төбәкләрдә дә үткәрелә башлар, дип өметләнә алар.

Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, быел бәйрәмгә карата Казанның туристик компанияләре дә кызыксыну белдергән. Алар мәйданчыкка халык бәйрәмен күрергә теләгән туристларны алып киләчәк.

Казан үзәгендә борынгы йола яңара: «Карга боткасы» нинди яңалыклар әзерли?


Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бал-бал күкәй, рәхмәт, түтәй»

Оештыручылар бәйрәмнең тәрбияви ягын да искәртеп үтте. Иң беренче чиратта, «Карга боткасы» – ул балалар бәйрәме. Безгә бүгенге көндә балаларны виртуаль дөньядан, гаджетлардан тартып чыгарыр өчен, милли төсмерләр булган бәйрәмнәребезне, борынгыдан килгән йолаларыбызны кире кайтарырга кирәк, дип ассызыкладылар.

Бәйрәм күңел ачу чарасы гына түгел, ә буыннар чылбырын үзара бәйләүче мөһим күпер дә булып тора. Балалар, өйдән-өйгә йөреп, ботка өчен ярма, май һәм йомырка җыйганда, өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, милли йолаларыбыз белән таныша, халкыбызның бай телен белеп үсә. Шулай итеп, борынгы йолалар заманча тәрбия алымына әверелә.
Казан үзәгендә борынгы йола яңара: «Карга боткасы» нинди яңалыклар әзерли?


Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бәйрәмнең үз кагыйдәләре һәм тәртибе бар. Ботка пешерү процессы гына да балалар өчен үзе бер зур тантана. «Карга боткасы»ның төп шарты – беренче кашыкны каргаларга, җиргә һәм суга атау. Бу йола балаларда әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл караш һәм шәфкатьлелек тәрбияли. Бәйрәм традицион рәвештә уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп бара. «Карга боткасы» аша балалар үзебезнең мәдәни кодны үзләштерә, үз халкының мәдәни мирасын танып белә. Оештыручылар фикеренчә, мондый бәйрәмнәрне үткәрү балаларның рухи дөньясын баета һәм аларны чын шәхес итеп үстерүгә зур өлеш кертә.


* «Карга боткасы» – татар халкының язны каршылау һәм чәчү эшләренә хәер-фатиха сорау йоласы. Борынгы ышанулар нигезендә, язны каргалар алып килә, шуңа күрә халыкта аларны хөрмәтләп, ачык һавада ботка пешерү традициясе бар.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


Казан үзәгендә борынгы йола яңара: «Карга боткасы» нинди яңалыклар әзерли?

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Начать зарабатывать

...