Тукай теле күңелгә якын: «Татар-информ» агентлыгы «Татарча диктант» акциясенә кушылды


Тукай теле күңелгә якын: «Татар-информ» агентлыгы «Татарча диктант» акциясенә кушылды


24-26 апрель көннәрендә татар теленә игътибарны арттыруны максат итеп куйган «Татарча диктант» акциясе уза. Бүген Татарстан һәм Башкортстан республикаларында яшәүчеләр үз белемнәрен сынап карады.

Быел «Татарча диктант» акциясе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. Шул уңайдан катнашучыларга язу өчен шагыйрьнең «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» хикәясе тәкъдим ителде. «Татарча диктант»ның «Татар-информ» сайтында турыдан-туры трансляциясе булды.

Чара башланыр алдыннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин диктант язарга килүчеләрне баянга кушылып җырлатып каршы алды.
Тукай теле күңелгә якын: «Татар-информ» агентлыгы «Татарча диктант» акциясенә кушылды


Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа»да Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырды. Чарада журналистлар һәм танылган татар блогерлары катнашты. Текстны «Сөембикә» журналы хезмәткәре, социаль челтәрләрдә актив эшләүче блогер-журналист Фәгыйлә Шакирова укыды.



«Күп кеше «Татарча диктант» акциясен ниндидер рәсми, җитди чара итеп кабул итә. Кайберәүләр бөтенләй – «Мин килергә куркам, билгем начар булыр», – дип әйтә. Мин киресенчә әлеге чараны бәйрәм рухында узуын теләгән идем. Безнең тормышка интернет керер алдыннан матур, төзек сөйләм үрнәген телевизор, радиолардан тыңлый идек. Хәзер исә әлеге киңлекне блогерлар яулап алды, барысы да аларга карый. Тормыш үзгәрә, халыкның сөйләм теле дә үзгәреш кичерә. Мәктәпләрдә барыбыз да татар телен укыдык, әлеге диктантны татар теле укытучыларыбызны искә алып языйк», – дип сөйләде ул.
Тукай теле күңелгә якын: «Татар-информ» агентлыгы «Татарча диктант» акциясенә кушылды


Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Чарада катнашучыларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

«Бу бик яхшы, кирәкле традиция. Кызганыч, интернет заманы безне сөйләшә торган гына татар итеп калдырып бара. Элек кулдан хатлар яза идек, күбрәк китаплар укый идек. Хәзерге вакытта татар хәрефләре кулланып, дөрес итеп аерым бер катлам татарлар гына яза. Әлеге акция шушы хәл белән көрәшү өчен кирәк тә инде. Бергә җыелып татарча язу безнең өчен горурлык бигесе. Кызганыч, бүген барлык татарлар да татарча клавиатура кулланмый. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә бик еш татар хәрефләрен төшереп калдыручыларны күрәбез. Русчалатып, татарча аралашалар. «Татар-информ»га әлеге мөһим акцияне оештырулары өчен рәхмәт белдерәм», – диде ул.
Тукай теле күңелгә якын: «Татар-информ» агентлыгы «Татарча диктант» акциясенә кушылды



Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Сөембикә» журналының бүлек мөхәррире Лилия Гәрәева әлеге чара бөтен дөнья татарларын берләштерүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, биредә үзеңне зур милләтнең бер өлеше итеп тоярга була.

«Диктантны һәр елны язарга тырышам. Бик ошый, диктант язып утырганда үземне зур океанның бер су тамчысы итеп хис итәм. Кешеләр өчен аралашу, берләшү мөһим. Бәлки кемдер әлеге чарага килеп – «Мин дә шушы милләтнең, халыкның бер өлеше бит», – дип уйлап куяр. Мөһим, рәхәт чара», – дип уртаклашты ул.
Тукай теле күңелгә якын: «Татар-информ» агентлыгы «Татарча диктант» акциясенә кушылды


Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Озак еллар журналистика өлкәсендә хезмәт куйган Лилия Яруллина исә диктантны беренче тапкыр язган. Ул диктанттан соң туган уңай хисләре белән уртаклашты.

«Татарча диктант»ны беренче тапкыр яздым. Үзем озак еллар журналист булып эшләсәм дә, элек язганым юк иде. Бик ошады, татар рухы, милли рухны тойдым. Язу авыр булмады, Тукай теле бик матур, күңелгә якын. Алмаз абый Хәмзин чараны бик матур башлап җибәрде, аның баян моңнарын тыңлап башлаганга, диктант шулай җиңел язылгандыр. Үзен татар дип санаган һәрбер кеше әлеге диктантка килергә тиеш», – диде ул.
Тукай теле күңелгә якын: «Татар-информ» агентлыгы «Татарча диктант» акциясенә кушылды



Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татарча диктант» акциясендә Раилә Ахунова, Рафис Атаказ, Рәмзия Әхмәдуллина, Гөлгенә Шиһапова, Радик Сабиров, КФУ аспиранты, төрек милләтеннән Гамзә Нур Налбант, журналистлардан Риман Гыйлемханов, Рәйсә Борһаниева, Эльза Газизова, Фирдәвес Исмәгыйлева, Фәния Лотфуллина, Гөлүсә Мифтахова, Айгөл Әхмәдишина, Илзирә Гиздуллина, Айгөл Хәйруллина катнашты.

«Татмедиа»га килеп диктант язучыларның текстлары, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә. 1 ай узганнан соң, нәтиҗәләр http://diktant.tatar сайтында чыгачак.

*

Быел акция унберенче мәртәбә уза һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана. Аның иҗаты татар теле, әдәбияты һәм халыкның милли үзаңы үсешенә зур йогынты ясаган. Проект «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла, ул туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Беренче тапкыр акция 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре һәм креатив татар активистлары форумы инициативасы белән үткәрелде. Беренче елларда ул Татарстанда һәм берничә төбәктә генә узган булса, бүген инде акция 26 илдә һәм Россиянең 73 төбәгендә яшәүче татарларны берләштерә.

Акцияне Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. Партнерлар арасында ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәдәният министрлыклары бар.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Начать зарабатывать

...