Шигърият бәйрәмендә: «Менә без тагын җыелдык»

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның дөньяга килүенә 140 ел тулды. Бу уңайдан, кичә мәшһүр шагыйрьнең туган көнендә үткәрелә торган - традициягә әверелгән әдәби-мәдәни тантаналар бихисап булды.
Шигърият бәйрәме тарихи урынына кайтты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында җыелдык. Иртән көн аяз һәм кояшлы шикелле булса да, төшке аш вакытындарак яңыгыр да сибәләргә тотынды. Юк, ишеп яумады. Әмма җиләсләтте көн, болытлады. Шулай да халык шигырь тыңларга ашкынды.
Әдәби-мәдәни тантана җыр-моңга да бай булды, дисәк ялгыш булмас. Ул Тукай шигырьләренә язылган җырлар, ул чор милли моңнары белән үрелеп барды.
«Эшен хәлебездән килгәнчә лаеклы итеп дәвам итәргә тырышабыз»
Бәйрәм башында алып баручылар сүзне Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллага бирде.
Хөрмәтле милләттәшләр! Менә без тагын җыелдык. Тукайның 140 еллыгы быел… Тукай һәрвакыт безнең хәтердә! Бигрәк тә шагыйрьләрнең исендә һәм эшен хәлебездән килгәнчә лаеклы итеп дәвам итәргә тырышабыз, – дип мөрәҗәгать итте ул җыелган тамашачыларга һәм Тукай рухына багышлап язылган шигырен укып ишеттерде.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
Бәйрәм чарасы вакытында бер-бер артлы олпат язучы һәм шагыйрьләр чиратка басып, дигәндәй шигырьләрен укыдылар. Шулай ук җыелган әдәбият сөючеләрне Тукайның юбилее, Туган тел бәйрәме белән тәбрикләделәр. Яңгыраган шигырьләргә әллә ни ...из ясап тормыйм. Һәркайсы Тукай рухына мәдхия булды, тел, әдәбият, яшәеш һәм башка мәңгелек темаларны колачладылар. Яшь каләм осталарына да үзләрен танытырга мөмкинлек бар иде. Чаллы театры артистлары да ямьле генә чыгышларын тәкъдим иттеләр. Шулай да күпчелек яшь егет-кызлар тизрәк Казан Кирмәненә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә менәргә ашкыналар иде.
Быльыр Шигърият бәйрәмен кайда һәм ничек үткәрү буенча купкан шау-шудан соң, быел монда монда булуы – бик рәхәт булды.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
Тукай каршындагы бурычын тулысынча үтәде
Быелгы Тукай премиясенә номинантлар арасыннн Лилия Гыйбадуллина өчен җан атып тордым. Ә инде аның күкрәгенә дәүләт бүләге билгесен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов таккач – ихластан шатландым. Шигърият бәйрәменә дә килгән иде ул, бүген исә Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш мәдәният сарае сәхнәсендә дә якташларына рәхмәтләрен белдерде.
Тукай премиясен алу – шатлыклы да, җаваплы да. Аның үз авырлыгы да бар. Беләсезме, нинди хисләр кичерәм: ул безнең буынны иҗат әһелләре буларак санлау һәм ихтирам билгесе булып тоелды миңа. Һәм бу безнең буын иңенә тапшырылган җаваплылык та! Чөнки премия алу күңелле, ләкин ул дәүләт бүләген «күтәреп йөрү» – икенче әйбер. Мин моны яхшы аңлыйм, һәм минем иҗатымны танып, санлаганнары һәм олылаганнары өчен рәхмәт. Киләчәктә дә лаек булып, татар сүзенә, Тукайлы татар шигыренә тугры булып яшәрмен һәм иҗат итәрмен, дип өметләнәм, – диде Лилия Гыйбадуллина.
Аның белән илһам турында да сөйләшеп алдык.
Илһам – ул безнең тормыш, милләт һәм милли яшәешебез! Ул безнең киләчәк хакында уйларыбыз. Менә шулар турында фикерләүләр кешене гамьле итә торгандыр. Һәм минем өчен илһам чыганагы шулдыр бүгенгесе көндә, – ди ул.
Бәйрәм хакында фикерләр
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, матбугат ветераны һәм танылган журналист Нәсимә Садыйк:
Иртән иртүк бик сөенгән идем: «Тукай бәйрәменә көн кояшлы була икән!» – дип. Тора-бара күкне болытлар каплады, салкын җил чыкты. Тукай туган көнне гел шулай! Салкын да була, яңгыр да ява. Дөнья үзе Тукайны юксынып, күңелсезләнеп еларга гына тора диярсең. Яңгыр сибәләп торса да, Ирек мәйданына таба чыгып киттем инде... Казанда торып та бармасаң... 140 еллык та әле... Тукайны олылау тантанасы алдыннан, Аллаһның рәхмәте белән яңгыр тукталды, җил дә басылды. Эчтәлеге, куелышы белән искиткеч матур тамаша булды Тукай бәйрәме, – диде ул.
Чарада шулай ук яхшы танышларым булган – Мамадыш районыннан Алсу һәм Степан Спиридоновларны очрадым.
Мамадыш районы елдагыча бәйрәм чараларында актив катнаша. Камал театрында искиткеч матур, мәгънәле һәм гаделлек кебек төшенчәләрне үз эченә алган тамаша карадык. Музыкаль спектакль-тамаша бик күңелле булды, истә калырлык. Хәзер менә мондагы Шигърият бәйрәмендә күпме күренекле шагыйрьләрнең үзләрен күрәбез, алар башкаруында шигырьләрен тыңлыйбыз, – дип сөйләде Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Алсу Спиридонова.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
Үземнән шуны өстисем килә: Шигърият бәйрәме бик күп еллар Казан үзәгендә гөрләп үтсен!
Фото: © ТР Рәисе Матбугат хезмәте
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/