30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?


30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?


Май аеның беренче көне кемнеке ничек үткәндер, ә бер төркем массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, блогерлар һәм гади туристлар Идел һәм Чулман елгасы буйлап сәяхәттә булдык.

Идел бит ул киң, сәяхәтләр аның буйлап иң-иң!

Идел һәм Чулман буйлап тулаем алганда 340 чакрымлык су юлын колачлаган икән Казан – Чаллы маршруты. Маршрутта «Метеор-2020» заманча суднолар җәлеп ителгән. Юлда алар Чистайда, Түбән Камада һәм Алабугада тукталыш ясый. Һәр шәһәрдә пассажирлар өчен махсус экскурсия программалары эшләнгән.

«Татарстан Республикасы флоты» компаниясе генераль директоры Роман Лизалин сүзләренчә, дистә еллардан соң, бу юнәлеш буенча даими пассажир рейсларының яңадан торгызылуын – мөһим һәм әһәмиятле вакыйга.
30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?


Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Һичшиксез, Татарстан флоты моңарда гына тукталып калмасын, бу безнең традиция булсын – ел саен яңа юнәлешләр ачарга һәм пассажирларны сөендерергә телибез. Хәерле юллар насыйп булсын, – диде җитәкче.



Гомумән, сәфәр 5 шәһәр портындагы тукталышларны үз эченә алды. Аларда шул 10-16 минут чамасы тору мөмкинлеге булды. Без барган метеор 120 кешегә исәпләнгән иде, буфет та эшләп торды. Күпләр балалары белән иде, шуңа күрә судно бала-чаганың шат авазыннан шау-гөр килеп торды ул.
30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?


Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бу – тарихи вакыйга»

Һәр шәһәрнең елга порты тукталышында безне аның сәнгате, халык кәсепчелеге, мәдәни үзенчәлекләре белән таныштырып алдылар. Кунакчыллыкның иң яхшы традицияләрендә – икмәк-тоз һәм җыр-моң белән каршыладылар.

Без тарихыбызны торгызабыз, елга маршрутларыбызны яңартабыз һәм данлы Чулманыбызны җанландырабыз. Һәркем Татарстан шәһәрләрен яңа яктан ачачак. Аларның чал тарихы һәм мәдәнияты белән якыннанрак танышачак. Бу – тарихи вакыйга, – дип белдерде Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?



Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чистай заводы сәгатьләрен тагып та йөрергә насыйп булса иде

Беренче тукталышыбыз Чистай якларында булды. Билгеле ки, Чистай – сәүдәгәрлек, бөек язучылар булган Пастернак һәм Гаяз Исхакый кебек классикларыбызның рухын саклаган җир. Музейлары да, карарлык урыннар да шактый күп.

Чистай – борынгы сәүдәгәрләр шәһәре, ул һәрвакыт үзенең үзенчәлеге белән җәлеп итә. Бу маршрут ачылу белән туристлар агымы артачак, дип уйлыйм. Һәм без Алабуга һәм Казан белән туристлар алмашачакбыз, – дип белдерде Чистай башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.

Кайсы якка барсак, шул як гореф-гадәтләрен ихтирам итәбез, дигәндәй. Чистай портында изге теләкләр, ил-көнгә иминлек һәм тынычлык теләп күккә ап-ак күгәрченнәр дә очырдык. Чистай заводы сәгатьләрен тагып та йөрергә насыйп булса иде, дип тә теләп куйдым.
30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?


Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Түбән Кама – нефтехимия башкаласы гына түгел лә

Түбән Кама хакында ишетү белән нефть һәм химия сәнәгате, ераклардан күренеп торган торбалар күз алдына килеп баса. Ә бит бу шәһәр, яшеллеккә, төрле парк һәм скверларга бай.

Түбән Кама – эре сәнәгать һәм нефть химиясе үзәге. Шәһәрдә сәнәгать предприятиеләре белән беррәттән, уңайлы парклар һәм скверлар да күп. Безнең урамнар буйлап йөреп, сез истәлекле урыннар белән таныша, шәһәр турында кызыклы тарихлар белә, татар милли ашларына бәя бирә аласыз, – дип сөйләде Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марсель Хәйретдинов.

30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?


Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Түбән Камада туристлар ике көнлек программа сайлый ала. Беренче көнне Түбән Кама термаларында ял итәргә һәм «Родник – творца начало» җәяүле экскурсиясенә барырга тәкъдим ителә. Икенче көнне «Молодой зелёный Нижнекамск» дип аталган экскурсиягә барырга мөмкин. Шәһәрдә күптөрле кызыклы урыннар бар. Аннан Чулманның яр буеннан да искитмәле матур күренешләр ачыла!
30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?


Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Алабуга – тукранлы туристик үзәк!

Әйе шул, Алабуганың символы – тукран кошы. Ул биредә яшәүче халыкның гомер-гомергә эшчән һәм фидакарь рухиятле булуын күрсәтә. Метеордан без биредәге портка туктаган «Михаил Кутузов» пароходы аша чыктык. Күренекле шагыйрә Марина Цветаева, рәссам Иван Шишкин, кавалерист хатын-кыз Надежда Дуроваларның эзләрен саклаган шәһәрдә һәркем үзенең күңеленә хуш килгән урыннарны таба ала. Мәдәнияте һәм сәнгате дә игътибарга лаек шул. Шулай ук кайсы шәһәр 18 музее белән мактана ала?! Һәр елны зурлап уздырыла торган Спас ярминкәләре һәм кыңгырау фестивальләре дә – каләм көче белән генә аңлатырлык чаралар түгел!

30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?


Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бу шәһәрнең тарихы бик бай, монда Иван Шишкин туган, Марина Цветаева яшәгән. Биредә музейлар бик күп, төрле фестивальләр уза. Бу – Чулман елгасы буена сыенган энҗе бөртеге. Монда ел саен 200дән артык кеше килә. Хәзер менә Алабугага уңайлы метеор белән дә килеп җитәргә мөмкин, – дип сөйләде итте Сергей Иванов.
30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?


Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чаллы, әллә тылсымың бармы?

Татар эстрадасы примадоннасы Хәния Фәрхи җырындагыча «Чаллы, әллә тылсымың бармы?..» Чаллыда да туристлар өчен шәһәр буенча экскурсия әзерләнгән. Моннан тыш, «КамАЗ» заводының визит-үзәгендә, шәһәр тарихы музеенда булу һәм Түбән Кама ГЭСына бару планлаштырылган.
30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?



Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов сүзләренчә, мондый елга маршруты 30 елдан артык булмаган.

Безнең өчен бу зур вакыйга. Бу бигрәк тә мөһим, чөнки быел Чаллыга нигез салынуга 400 ел да тула әле. Быел без беренче «КамАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел тулуны да билгеләп үттек. Даими елга рейсларын яңартып, без Чаллы тормышында яңа мөмкинлек ачабыз, – диде ул.

Чаллы тарихы КамАЗ төзелеше, яшьлек дәрте һәм меңләгән яңа гаиләләр туу белән тыгыз бәйләнгән. Шәһәрнең архитектурасы да кызыклы фактларга бай. Мисал өчен, Муса Җәлилгә багышланган һәйкәлне скульптор Лилия Зимина иҗат иткән. Хатын-кыз кулы белән ясалган монументлар сирәк күренеш булса да, Чаллыда аның үрнәге бар. Шул ук вакытта шәһәрдә Владимир Высоцкийга да үзенчәлекле һәйкәл куелган. Ул алты кыллы гитара формасында, гәрчә артист гомер буе җиде кыллы гитарада уйнаса да, бу һәйкәл Чаллының үзенә күрә бер «визит карточкасы» булып кала. «КамАЗ» автомашиналары җитештерелә торган заводның визит үзәгендә дә булып чыктык. Анда безне җитештерү, башкарылган хезмәт белән таныштырып үттеләр.
30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?


Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Маршрут буенча август ахырына кадәр сәяхәт итәргә мөмкин

Тизйөрешле флотның яңа маршруты 340 чакрымлык су юлын колачлый. Аның 265 чакрымы – Идел, ә калган 75 – Чулман елгаларыннан уза. Алабугадан Чаллыга барганда шлюз аша да үтелә.
30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?



Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Туристларга Чаллыга кадәр тулы маршрут сайлау мәҗбүри түгел. Татарстанлылар һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар Чистай, Алабуга һәм Түбән Камада төшеп калып, экскурсиягә чыга алалар.

Казаннан судно җомга һәм шимбә көннәрендә, ә Чаллыдан шимбә һәм якшәмбе көннәрендә китә.
30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?


Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Пенсионерлар, студентлар, 5-10 яшьлек балалар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ташламалар каралган. Билетларны «ТР флоты» компаниясенең рәсми сайтында һәм Казан Елга вокзалы кассаларында сатып алырга мөмкин.

Даими пассажир рейслары 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Билет бәясе сәфәрнең ераклыгына бәйле. Мәсәлән, Казаннан Чистайга кадәр ташламасыз билет 1000 сум, Түбән Камага кадәр – 1800 сум, Алабугага кадәр – 1900 сум, Чаллыга кадәр 2000 сум тора.
30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?



Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Туристлар фикере: «Нык уңайлы»

Без Чабаксардан кайтып киләбез. Сәяхәт итәргә бик нык яратабыз. Бүген Чистайга кадәр метеорда барырга булдык, нык уңайлы. Моңарчы Зөя утравына метеорда барган идек. Чистайны гомердә дә күргәнебез юк иде, шуңа анда барырга ниятләдек. Актив ял яратабыз, – дип сөйләделәр метеорда барган сәяхәтче-туристлар Лиля һәм Гүзәл.
30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?


Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Әлбәттә, елгалар буенча круиз бик ошады һәм күңел түрендә бары тик рәхәт хис-кичерешләр калдырды. Маршрутның киләчәге кояшлы булыр дип өметләнәсе килә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Подробнее

...