Белгечләр чаң суга: ачык тәрәзәләр, питбайк, скутерлар фаҗигагә китерә


Белгечләр чаң суга: ачык тәрәзәләр, питбайк, скутерлар фаҗигагә китерә


Җәйге каникуллар чорының рәхәте дә, михнәте дә бар. Бер караганда, балалар сәламәтлекләрен ныгытып, якыннары белән ял итә, икенче караганда, әти-әни игътибарыннан читләшүе нәтиҗәсендә гомерләре куркыныч астында да кала: суга бату, юл һәлакәтенә очрау һәм башка фаҗигаләрдә имгәнеп, гомерләре өзелү турында яман хәбәрләр килеп тора.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында балаларны мөмкин кадәр саклау, кайгыртып тору, күз уңыннан ычкындырмау кирәклеге хакында сөйләшү булды.

«Балалар үлеме – дәүләт һәм гаилә өчен дә зур фаҗига»

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова Татарстанда балалар белән һәлакәтләрне кисәтү буенча комплекслы караш тормышка ашырылуын билгеләп узды. Ул Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова тарафыннан эшләнгән «Куркынычсыз балачак» проекты турында әйтте. Мәктәпләрдә, парк, скверларда һәлакәтләрне профилактикалау максатыннан кышын 6 меңнән артык объект тикшерелгән – нәтиҗәдә, 60 хокук бозу теркәлгән. «Балалар мәйданчыклары тикшерелә, таганнар ничек эләктерелгәнен карыйлар, футбол капкалары, турникетлар балалар өстенә төшкән очраклар була, шуңа гел тикшереп тору кирәк. Бу эштә муниципаль органнар актив катнаша. Әлмәттә кыш эчендә 850 объект тикшерелгән. Без бу юнәлештә эшләячәкбез. Җәйге акция чорында без эшли торган киңлекләрне генә түгел, ташландык биналарны, йорт чардаклары ябык булуын да тикшерәчәкбез», – диде Светлана Захарова.


Белгечләр чаң суга: ачык тәрәзәләр, питбайк, скутерлар фаҗигагә китерә


Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Билгеле, хакимият органнары һәр киңлеккә, һәр йортка үтеп керә алмый. Бу нисбәттән, ул идарәче компанияләрне, гражданнарны уяу булырга өндәде. Битараф булмаган кешеләрнең куркыныч урыннар турында 112 телефонына шалтыратуын сорады.

«Авыл җирлекләре башлыклары игътибарлы булсын иде»

Светлана Захарова район һәм авыл җирлекләре башлыкларына каникулга кайткан балаларның авто- һәм мототехникада йөрүләренә игътибарлы булуларын сорады.

«Балалар үлеме – дәүләт һәм гаилә өчен дә зур фаҗига. Без барыбыз да хәвефләнерлек сорауларда вакытында чарасын күрергә тиеш», – диде ул.
Белгечләр чаң суга: ачык тәрәзәләр, питбайк, скутерлар фаҗигагә китерә


Фото: © «Татар-информ»

Балалар омбудсмены җәен шәһәрдән авылга кайткан үсмерләрнең машиналарга, мотоциклларга утырып чыгып китүе бәхетсезлек белән тәмамланган очраклар күп булуына игътибарны юнәлтте.


«Балалар әби-бабайларына кайта да, әти-әниләр, кагыйдә буларак, шәһәрдә кала. Автомобиль һәм мотоцикл ачкычларын балалар алырлык җирдә калдырырга ярамый, бик игътибар белән күзәтергә кирәк. Балага инде 15 яшь, ул машина йөртә белә дип әйтә күрмәгез, бу яшьтә инде балалар үз гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тартыла. Баласы руль артына утырган әти-әниләр дә җавап тота. Авыл җирлекләре башлыклары гадәттә авылга кемнәр кайтканын күрә, белә. Балаларга техника ышанып тапшыра күрмәсеннәр өчен, алар әби-бабайлар белән сөйләшүләр үткәрсен иде», – дип үтенечен җиткерде Светлана Захарова.

«Мондый техниканы балаларына ата-...ар үзләре сатып ала»

Татарстан прокуратурасының балигъ булмаган балалар һәм яшьләр турында законнар үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Александр Цеханович та балаларның юлларда һәлак булуы, аларны питбайк, скутер кебек куркыныч транспорт чараларында йөрүе фаҗигагә китергән очракларны әйтте.
Белгечләр чаң суга: ачык тәрәзәләр, питбайк, скутерлар фаҗигагә китерә


Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел гына да дүрт ай эчендә шундый техниканы «иярләгән» балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, өч бала имгәнгән.

2026 елның 4 аенда 117 юл-транспорт һәлакәтендә балигъ булмаган өч баланың гомере өзелгән, 124 бала имгәнгән. «Җәяүле балалар йә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белми, йә гаджет тотып йөреп, игътибары читкә китә. Шулай ук питбайк, скутер, электр самокатларын йөртүче балигъ булмаган балалар гомуми файдаланудагы юлларга чыга. Мондый техниканы балаларына ата-...ар үзләре сатып ала. Алар йөртергә дә өйрәтми, закон чикләүләрен дә аңламый. Бу күренеш борчый», – диде Александр Цеханович.


Аның сүзләренчә, мондый техника турында сөйләгәндә, бер ата-ана да баласы юлга чыкмавына ныклап инана алмый. 2025 елда исә, балалар катнашында 570 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 23 бала үлгән, 629ы имгәнгән. Балалар механик транспорт чараларын йөрткән юлларда 67 һәлакәт килеп чыккан, 1 бала үлгән, 68е имгәнгән.

«Кайбер балалар шулкадәр каты җәрәхәтләр ала ки, аларны хәтта яңадан аякка бастыруы да кыен»

Ел башыннан Республика балалар клиник хастаханәсенә самокатлар, питбайкларда йөргәндә имгәнгән 82 бала китерелгән. Бу хакта бүген ДРКБның 2 нче травматология бүлеге мөдире, штаттан тыш баш балалар травматолог-ортопеды Руслан Хәсәнов әйтте.

«Былтыр безне питбайк, мотоцикллар хәлдән тайдырды, алардан егылу нәтиҗәсендә җәрәхәтләр велосипед һәм самокаттан егылып имгәнүгә караганда күпкә авыррак», - диде табиб. Аның сүзләренчә, иң аянычы шул: кайбер балалар шулкадәр каты җәрәхәтләр ала ки, аларны хәтта яңадан аякка бастыруы да кыен, баланың гомерлеккә саулыгы чикләнеп калырга мәҗбүр булган очраклары да бар.
Белгечләр чаң суга: ачык тәрәзәләр, питбайк, скутерлар фаҗигагә китерә


Фото: © «Татар-информ»

Быел 15 майга булган мәгълүматларга караганда, питбайк, квадроцикл һәм башка төр мототранспорттан егылып, 82 бала имгәнгән. Шулар арасыннан 41 очрак электр самокатыннан егылып төшү белән бәйле.

«Апрельдән башлап травматологлар һәр дежур сменасында менә шундый пациентларны кабул итә. Без аларга иртәнге 3-4кә кадәр операция ясыйбыз, аннары сәгать 8дән шундый ук имгәнүләр белән тагын пациентлар килә башлый. Нәтиҗәдә, табиблар менә шундый имгәнүләр күп булганга эштән арып, туеп та китә», - дип ачынып сөйләде Руслан Хәсәнов.


Аның матбугат очрашуында ата-...арга мөрәҗәгате җан авазы булып чыкты. Ул ата-...арның балаларына карата игътибарлы булуларын, балалары имгәнүләргә дучар булмасын өчен, кайгыртып торуларын үтенде.
Белгечләр чаң суга: ачык тәрәзәләр, питбайк, скутерлар фаҗигагә китерә


Фото: © «Татар-информ»

Москит ятьмәсе – балалар өчен «ялган терәк»

Язын көннәр җылытуга халык фатирларында тәрәзәләрен ача башлый, балалар тәрәзә төбенә менә. Балаларның тәрәзәдән егылып төшүе кебек үкенечле үлем һәм имгәнү очраклары да белгечләрне борчуга сала. Алар мондый фаҗигаләр бары тик ата-...ар гаебе белән килеп чыгуын әйтә.

Александр Цеханович москит ятьмәсе балалар өчен «ялган терәк» булуын билгеләп үтте Шуңа таянам дип уйлап, балалар тәрәзәдән егылып төшә. Кагыйдә буларак, 2-5 яшьтәге балаларны ачык тәрәзәләр үзенә «тарта». Быел, әле җәй дә җитмәстән, биеклектән егылып төшкән дүрт бала Республика балалар хастаханәсенә эләккән. Былтыр исә, бер бала егылып һәлак булды.

«Мондый очраклар балалар караучысыз калганга була. Балалар москит ятьмәгә таяна да, төшеп китә. Бу очракта министрлык һәм ведомстволарның профилактика эше генә ярдәм итми, төп эшне гаилә башкарырга тиеш. Ата-...ар көн сан балага куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга тиеш», – дип белдерде Александр Цеханович.

Руслан Хәсәнов та ата-ана контроле мөһимлеген ассызыклады. «Шундый бер очрак та булды: ата-анасы балаларын бүлмәдә калдырып, ишекне япканнар да, үзләре кухняда булган. Бала тәрәзәдән егылып төшкән. Урамда узып баручылар ашыгыч ярдәм чакырып, баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Бу вакытта да әти-әнисе әле кухняда эшләүләрен дәвам иткәннәр. Балалары белән булган хәлне алар хастаханәдән шалтыраткач кына белгәннәр. Ничек инде, ата-ана, бүлмәдә ник тыныч, тавыш юк икән, дип кереп карамый инде?! Балаларның егылып төшүендә гаеп тулысынча ата-анада гына», – дип билгеләп узды Руслан Хәсәнов.


Светлана Захарова да матбугат очрашуында ата-...арга мөрәҗәгать итте. «Тәрәзәне ачылмаслык итеп ачкычка бикләп тә куеп була, ул очракта тәрәзә тулысынча ачылмый. Ничек кенә булмасын, бала тәрәзәдән читтә өлкәннәр янәшәсендә генә булырга тиеш», – диде.
Белгечләр чаң суга: ачык тәрәзәләр, питбайк, скутерлар фаҗигагә китерә


Фото: © Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел янгыннарда 5 бала җәрәхәтләнгән, 1 бала үлгән

Татарстанда соңгы биш елда янгыннарда 26 бала үлгән, 110 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсендә күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков әйтте.

Быел исә янгыннарда 5 бала җәрәхәтләнгән, 1 бала үлгән. Бу нисбәттән ул Апастагы очракны мисалга китерде.

«Малай әтисе белән яшәгән. Иртәнге 5тә әбисенә шалтыраткан, аннары баланың әбисе белән элемтәсе өзелә, әбисе – икенче улына, икенчесе – өченчесенә, өченчесе 112 номерына шалтыраткан. Аннары әти кеше белән баласын хәрабәләрне аралаганда гына тапканнар. Ягъни бер-берсенә шалтыратып, вакытны сузганнар», – диде Айрат Садыйков.

Ул, шулай ук, балаларның ут белән шаяруы, учак кабызганда, шырпы белән уйнаганда, өсләренә ут кабып пешү җәрәхәтләре алганын әйтте. Үкенечле фаҗигаләр булмас өчен, белгеч ата-...арга балаларын күз уңыннан ычкындырмау мөһимлеген искәртте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru


ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


Белгечләр чаң суга: ачык тәрәзәләр, питбайк, скутерлар фаҗигагә китерә

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Зарабатывай от 1500 руб в день! В любое время и месте!

Зарабатывай от 1500 руб в день! В любое время и месте!

Начать зарабатывать

...