3D-ату, көрәш һәм чит ил кунаклары: Алабугада «Туган батыр» җәядән ату турниры узачак


3D-ату, көрәш һәм чит ил кунаклары: Алабугада «Туган батыр» җәядән ату турниры узачак


1 августта Алабуга шәһәрендә бишенче тапкыр «Туган батыр» җәядән ату турниры узачак. Ату ярышларыннан тыш, программада тарихи мәчеттә күмәк намаз уку, һөнәрчеләр ярминкәсе, артистлар чыгышлары, шулай ук яшүсмерләр арасында көрәш буенча III республика турниры да бар. Бу хакта тулырак «Интертат» язмасында.

Быел турнирга Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркиядән спортчылар килүе көтелә. Программа яңа дисциплина – 3D-ату төре белән тулыланган. Әлеге бәйгедә катнашучылар 3D форматында ясалган хайваннарны «тотарга» тиеш. Турнирның гомуми приз фонды – 336 мең сум. Быел, турнирның юбилей елы бул уңаеннан, ул тагын да күбәйтелгән. Җиңүчеләрне 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.

Турнирда профессиональ атучыларны гына түгел, әлеге юнәлеш белән кызыксынучыларны да көтәләр. Җәядән беренче тапкыр атып карарга теләүчеләр өчен махсус остаханәләр оештырылачак, анда барлык кунаклар да үз көчен сынап карый ала, дип искәртте оештыручылар.

Ел саен безнең турнир 10 меңнән артык тамашачыны җыя, күпләр гаиләләре белән килә, палаткалар куеп, шәһәрдә берничә көн үткәрә. Быел әлеге чара Спас ярминкәсе кысаларында узачак, шуңа күрә без тагын да күбрәк кунаклар килүен көтәбез. Барлык Татарстан халкын һәм туристларны бу зур һәм әһәмиятле вакыйганың бер өлеше булырга чакырабыз, – дип искәртеп узды «Туган батыр» татар милли-мәдәни проекты авторы, җәмәгать эшлеклесе һәм меценат Радик Абдрахманов.


3D-ату, көрәш һәм чит ил кунаклары: Алабугада «Туган батыр» җәядән ату турниры узачак


Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Фестиваль программасында шулай ук 2010-2011 елларда һәм 2012 елда туган һәм аннан кечерәк егетләр арасында көрәш буенча III ачык республика турниры һәм милли спорт төре буенча остаханәләр узачак.

Фестивальдә һәр елны көрәш өчен аерым мәйдан оештырыла. Кунаклар тәҗрибәле спортчылар көрәшен карый алачак. Көрәш буенча остаханәләр, шулай ук яшь көрәшчеләр арасында ярыш узачак. Барлык җиңүчеләрне дә бүләкләр көтә, – диде Радик Абдрахманов.
3D-ату, көрәш һәм чит ил кунаклары: Алабугада «Туган батыр» җәядән ату турниры узачак


Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Фестивальгә төрле милләт һәм дин вәкилләре килә»

Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге милли костюмнарда. Бирегә килгән барлык катнашучылар да милли киемнәрдән булырга тиеш. Образның нинди булуы мөһим түгел, ул төрле милләт вәкилләрен чагылдырырга, шулай ук төрле гасырларга карарга мөмкин, ләкин әлеге таләп катнашучылар өчен төп шарт булып тора.


Конкурста катнашучыларга карата таләпләр костюмнарны тарихи яңадан торгызуны (реконструкцияләүне) күздә тота. Барлык киемнәр дә ул чорга максималь дәрәҗәдә туры килә, бу шул заман атмосферасына тулысынча кереп китәргә мөмкинлек бирә. Кунаклар һәм туристлар өчен бу борынгы болгарларның ничек яшәгәнен күрү өчен искиткеч мөмкинлек, – дип аңлатты Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Аның сүзләренчә, турнирда елдан-ел төрле милләт вәкилләре катнашып килә.

Турнирның төп максатларының берсе – безнең гореф-гадәтләребезне саклау, традицион җәядән атуны популярлаштыру, һәм диннәр, милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту. Шуңа күрә безнең турнирда, диненә, милләтенә карамастан, һәрбер кеше катнаша ала. Тәҗрибә күрсәткәнчә, фестивальгә төрле милләт һәм дин вәкилләре килә. Бәйгедә чуашлар да, удмуртлар да һәм башка милләтләр дә катнаша. Һәрберсе үзенең милли костюмын тәкъдим итә, – дип сөйләде Хәлим хәзрәт.
3D-ату, көрәш һәм чит ил кунаклары: Алабугада «Туган батыр» җәядән ату турниры узачак


Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Халыкара хезмәттәшлекне үстерергә телибез»

Радик Абдрахманов ассызыклаганча, оештыручылар проектның халыкара юнәлешен үстерергә ниятли. Чөнки җәядән ату спорт төрле төрки дәүләтләрдә киңрәк популярлык казанган.

Безгә Россиянең барлык төбәкләреннән генә түгел, ә башка илләрдән – Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстаннан да катнашучылар килүен телибез. Быел, мәсәлән, Төркиядән дә кунаклар көтелә. Мондый масштаблы этномәдәни фестивальләр Төркиядә, Кыргызстанда һәм башка илләрдә уңышлы уза. Без бу тәҗрибәне үзләштерергә, халыкара хезмәттәшлекне үстерергә телибез, – дип билгеләп үтте ул.

3D-ату, көрәш һәм чит ил кунаклары: Алабугада «Туган батыр» җәядән ату турниры узачак


Фото: © «Татар-информ», архив

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Начать зарабатывать

...