Олы кеше бер мизгелгә бүленгән арада сабый тәрәзәдән егыла: балалар нәрсәдән һәлак була


Олы кеше бер мизгелгә бүленгән арада сабый тәрәзәдән егыла: балалар нәрсәдән һәлак була


Юл-транспорт фаҗигаләре, тәрәзәләрдән егылып төшү, агуланулар һәм үсмерләрнең куркыныч мавыгулары балалар имгәнүенең һәм үлеменең төп тышкы сәбәпләре булып кала. Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсендә бу фаҗигаләрнең күбесен булдырмый калу мөмкинлеге һәм моның өчен әти-әниләргә нишләргә кирәклеген сөйләделәр.

Һәр машинада да дөрес балалар утыргычы юк

«Балалар үлеменең тышкы сәбәпләре – һәрвакытта да көтелмәгән һәм фаҗигале була. Елдан-ел аларның исемлеге элеккечә кала, бу – юл-транспорт фаҗигаләре, биеклектән егылып төшү, балалар күз уңында калдырылган химикатлар һәм дару препаратлары белән агулану», – дип сөйләде Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибының клиник-экспертлык эше буенча урынбасары Нана Пантелеева.
Олы кеше бер мизгелгә бүленгән арада сабый тәрәзәдән егыла: балалар нәрсәдән һәлак була


Фото: © ДРКБ матбугат хезмәте



Быелның алты аенда аварияләрдә 227 бала зыян күргән, алтысы һәлак булган. Зыян күргән балаларның гомуми саныннан 189ы хастаханәгә яткырылган, 89 балага амбулатор ярдәм таләп ителгән, дип әлеге статистиканы аңлатты Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

«Юл-транспорт фаҗигаләрендә балаларның баш сөяге-баш мие имгәнә, сөякләре сына, имгәнүләр яки үлемгә китерә торган җәрәхәтләр алалар. Кызганыч, соңгы вакытта балалар зыян күргән шау-шулы аварияләр булды», – диде ул.

Шау-шу тудырган аварияләр арасыннан ул 24 июльдә Яшел Үзәндә булган аварияне атады, монда алты кеше, шул исәптән балалар да һәлак булды.
Олы кеше бер мизгелгә бүленгән арада сабый тәрәзәдән егыла: балалар нәрсәдән һәлак була


Фото: © Татарстан Прокуратурасы

Табиблар өчен борчулы сәбәпләр арасында – ата-...арның балаларны машинада йөртү рәвеше. Бөтен кеше дә тиешенчә балалар утыргычы кулланмый: кайберәүләр аларны җиңелчә утыргычларга алмаштыра яки саклану чараларын бөтенләй кулланмый.

«Баланың иминлеге өчен дөрес кресло урынына ниндидер җиңелчә утыргычка утыртып йөртәләр. Бу умырткалыкны, башны, оча сөякләрен сакламый. Утыргычның тулысынча аркасы, баш куйгычы һәм култыксасы булырга тиеш. Автомобильдә дөрес урынны сайламау да фаҗигале хәлләргә китерергә мөмкин. Машинада кечкенә пассажир өчен иң имин урын – йөртүче артында», – диде Нана Пантелеева.

Тәрәзәдән егылып төшү бер мизгелдә була

Заманча хәрәкәт чаралары табиблар өчен яңа борчуга әйләнде. Әгәр балалар элек башлыча велосипедларда, скейтбордларда һәм роликларда йөрсә, бүген исә аларга питбайклар һәм электросамокатлар да өстәлде. Өстәвенә, кайвакыт балалар боларда олылар контроленнән башка гына йөри һәм бу җитди имгәнүләр куркынычын арттыра.

Олы кеше бер мизгелгә бүленгән арада сабый тәрәзәдән егыла: балалар нәрсәдән һәлак була


Фото: © Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясе

«Вакыт яңа технологияләр алып килә һәм алардан баш тарту дөрес тә түгелдер. Әмма аларны җаваплы кулланырга кирәк. Гап-гади иминлек кагыйдәләрен бозу еш кына имгәнүләр китереп чыгара: ярамаган урыннарда, олылар күзәтүеннән һәм саклану чараларыннан башка йөрү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм тизлек режимын сакламау», – дип аңлатты ДРКБ баш табибы урынбасары.

Балалар үлеменең кабатлана торган сәбәпләре аварияләр генә түгел. Иң еш очрый торган фаҗигаләрне берсе – кечкенә балаларның тәрәзәдән егылып төшүе. Соңгы очракларның берсе Юдинода булды. Мостай Кәрим урамындагы йортның 10 нчы каттагы тәрәзәсеннән биш яшьлек малай егылып төште. Бала москит челтәренә таянган һәм аска егылып төшкән. Фаҗига вакытында баланың әти-әнисе өйдә һәм йоклаган була.
Олы кеше бер мизгелгә бүленгән арада сабый тәрәзәдән егыла: балалар нәрсәдән һәлак була



Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Ни өчен балалар һаман да тәрәзәдән егылып төшә соң? Ни өчен олылар бу куркынычка тиешенчә әһәмият бирми?

«Моның нигезендә гади кеше психологиясе: «Минем белән бу хәл булмаячак» дигән уй. Шуны аңларга кирәк, балалар – дөньяны әле генә танып белә башлаган эзләнүчеләр. Аңлы фикерләве булган кеше фаразлый алган адымны, балалар алдан белә алмый. Нәкъ шушы безне авыр хәлдә калдыра да инде», – дип аңлатты доктор.

Хәтта иң игътибарлы әти-әни дә бер секундка бүленеп алырга мөмкин – һәм шушы мизгел фаҗига өчен җитәрлек була да инде. Шуңа күрә кечкенә балалар булган өйдә тәрәзәләрдә махсус блокираторлар булырга, ә балалар өчен ачык тәрәзәләр һәм балкон ишекләренә юл ябык булырга тиеш.

Ачык тәрәзә бала өчен үлем куркынычы булырга мөмкин. Монда тагын бер кат шуны искәртү мөһим: москит челтәре егылудан сакламый!
Олы кеше бер мизгелгә бүленгән арада сабый тәрәзәдән егыла: балалар нәрсәдән һәлак була


Фото: © «Новая Кама»

Бала агуланырга мөмкин булган әйберләр ул ала алмаслык җирдә сакланырга тиеш

Өйдә дә баланы күп кенә куркынычлар сагалап тора: ачык розеткалар, шәрә чыбыклар, очлы әйберләр. Аерым проблема – агуланулар. Бала ала торган җирдә калдырылган дарулар ачык төстәге тышлыгы һәм үзенчәлекле формасы белән җәлеп итәргә мөмкин.

«Бала ачык урында торган һәм тиешле савытта сакланмаган көнкүреш химиясен: кер юу порошоклары, агарткычлар, эреткечләрне кулына төшергәч тә агуланулар була. Әйтик, бала билгеле бер стаканнан эчәргә өйрәнгән, ә бу стаканда ни өчендер химик матдә калдырганнар, ди. Ул бернидән дә шикләнмичә, моны гади су дип эчәргә мөмкин», – диде табиб.


Бала агуланырга мөмкин булган бөтен нәрсә ул ала алмый торган җирдә сакланырга тиеш. Гади генә кагыйдә, тик нәкъ менә шул фаҗигане булдырмый калырга булыша да инде.
Олы кеше бер мизгелгә бүленгән арада сабый тәрәзәдән егыла: балалар нәрсәдән һәлак була


Фото: © «Татар-информ»

Җәен суга бату проблемасы аеруча кискен тора. Коткаручылар һәм табиблар искәртә: бары тик рөхсәт ителгән һәм җиһазландырылган урыннарда гына су коенырга ярый. Оешмаган пляжларда тирәнлек, төпнең нинди хәлдә булуы һәм су асты агымнары булу-булмау билгеле түгел. Ләкин ел саен бу тыюларны бозалар һәм бу яңадан-яңа фаҗигаләр китереп чыгара.

Үсмер баланы үзаллы гына калдырырга ярамый

Быелның беренче яртыеллыгында тимер юлларда алты бала зыян күргән, аларның дүртесе һәлак булган. 2025 елның шул ук чорында дүрт бала имгәнгән.
Олы кеше бер мизгелгә бүленгән арада сабый тәрәзәдән егыла: балалар нәрсәдән һәлак була


Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Еш кына тимер юллардагы фаҗигаләр балалар вагон түбәләренә менгәч һәм аларны ток суккач була. Тагын бер куркыныч тенденция – зацепинг: үсмерләр социаль челтәрләргә видео төшерергә теләп вагоннарга эләгеп йөри.


Ни өчен үсмерләр үзләрен шундый куркыныч астына куя? Нана Пантелеева сүзләренчә, сәбәпләре яшь үзенчәлекләренә бәйле, яшьлек максимализмы һәм мөмкин булган нәтиҗәләрне аңлый алмау.

«Үсмер бөтен нәрсәне дә булдыра алам, дип саный. Кемдәдер азарт кабына. Үсмерләр белән эшли белергә кирәк. Күп нәрсә гаиләдән тора. Зурлар дөньяда зур проблемалар китереп чыгара яки гомерне өзә ала торган очраклар барлыгын сөйләргә тиеш», – диде табиб.

Табиб үсмер бала гел үз көенә генә йөрергә тиеш түгел, диде. Аның мавыгулары: спорт, иҗат, түгәрәкләре булырга тиеш. Бу энергияне куркыныч булмаган агымга юнәлтергә, үз-үзен күрсәтергә, нәтиҗәләргә ирешергә һәм куркыныч мавыгулардан көчле хис-кичерешләр эзләп йөрмәскә ярдәм итә.

«Тышкы сәбәпләр турында сөйләгәндә, үсмерләр арасында суицид темасын да читкә кагарга ярамый. Кызганыч, суицидлар очрый һәм алар кимеми. Сәбәпләре – гаиләдә диалог булмау. Бала үзенең әһәмиятле булуын, шәхес булуын аңларга тиеш. Катлаулы үсмер вакытта үз әһәмиятеңне тою гаять мөһим. Һәм тагын шул ук киңәш, бала нинди дә булса файдалы эш белән мәшгуль булырга тиеш», – диде Нана Пантелеева.

Гаилә саклык хисен сеңдеререгә тиеш

Соңгы елларда медицина бик нык алга китте һәм бүген балаларны хәтта иң катлаулы очракларда да коткарып калырга мөмкинлек бирә.
Олы кеше бер мизгелгә бүленгән арада сабый тәрәзәдән егыла: балалар нәрсәдән һәлак була


Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Бүген эшләп була торган нәрсәләр ун-унбиш ел элек кенә мөмкин түгел иде әле. Бу яңа дәрәҗәдәге нейрохирургия операцияләре, камилләштерелгән реанимация чаралары. Имгәнү очракларында мәсәлән, корсак куышлыгында кечкенә гематомалар булганда азинвазив ысуллар кулланыла. Диагностик лапароскопия дә кулланылырга мөмкин. Әмма күп кан югалтуга, шулай ук баш мие һәм арка мие зарарлануга бәйле имгәнүләр фаталь булып кала», – дип аңлатты табиб.


Фаҗиганең сәбәпләре белән көрәшүгә караганда, аны кисәтү җиңелрәк. Татарстанда тышкы сәбәпләрдән балалар үлемен кисәтү буенча комплекслы эш алып барыла, аны ДРКБ координацияли. Поликлиникаларда «ата-...ар мәктәпләре» эшли, үсмерләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә, белешмәлекләр һәм видеороликлар таратыла. Табиблар шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында чыга һәм мәктәпләрдә лекцияләр укый.

«Гомумән, бу масштаблы ведомствоара эш, анда табиблардан тыш, белем бирү оешмалары, ЮХИДИ, социаль хезмәткәрләр, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты да җәлеп ителергә тиеш. Бу киләчәгебез өчен уртак җаваплылык», – диде Нана Пантелеева.

Тик бала гомере һәм сәламәтлеге өчен төп җаваплылык, шулай да, ата-...арда. Нана Пантелеева сүзләренчә, әгәр олылар иминлек кагыйдәләрен үтәсә һәм балаларны да кечкенәдән үк шуңа өйрәтсә, күпчелек фаҗигаләрне булдырмый калып була.

«Кеше өчен төп утрау ул – гаилә. Тәрбия, рухи халәт, шәхес булып җитлегү гаиләдән башлана. Әти-әниләрнең бала чактан ук нәрсә яхшы, нәрсә начар һәм нәрсә куркыныч булу турында дөрес юнәлеш бирүе зарур. Алар баланың бөтен кеше тормышында да була торган күңелсезлекләрне җиңеп чыга ала торган шәхес булып үсүенә бөтен көчен куярга тиеш. Балалар дөньяда дөрес ориентлашсын, гомергә куркыныч булган хәлләрдән ерак торсын өчен гаилә юл күрсәтергә тиеш», – дип йомгаклады ДРКБ баш табибы урынбасары.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


Олы кеше бер мизгелгә бүленгән арада сабый тәрәзәдән егыла: балалар нәрсәдән һәлак була


Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Зарабатывай от 1500 руб в день! В любое время и месте!

Зарабатывай от 1500 руб в день! В любое время и месте!

Начать зарабатывать

...