Фәнзилә Җәүһәрова: Дәүләт Умеров – бөтен татар дөньясында бердәнбер уникаль белгеч


Фәнзилә Җәүһәрова: Дәүләт Умеров – бөтен татар дөньясында бердәнбер уникаль белгеч


«Татар ядкәрләре» проекты җитәкчесе, Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Фәнзилә Җәүһәрова этнохореолог һәм хореограф Дәүләт Умеровның 60 яшьлек юбилей кичәсендә аның белән бергә эшли башлаган елларын искә алып, җылы котлау сүзләрен әйтте.

«Сез бөтен татар дөньясында бердәнбер кеше! »

Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, аларның танышуы 2005 елның маена туры килә. Шул вакытта 35 студент белән Әстерханга экспедициягә барып, материал җыйганнан соң, алар зур фәнни конференциядә катнашалар.
Фәнзилә Җәүһәрова: Дәүләт Умеров – бөтен татар дөньясында бердәнбер уникаль белгеч


Дәүләт Умеров

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мин Сезне беренче тапкыр 2005 елның маенда конференциядә күрдем. Мин бик гаҗәпләндем, чөнки күпме еллар дәвамында экспедициягә үзем белән биючеләрне алып барырга тырыша идем. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән, Мәдәният институтыннан студентларны чакырдым. Аларга тиешле дәрәҗәдә эшләү авыр иде – бию хәрәкәтләрен теркәү, язып алу процессы катлаулы бирелде. Алар: «Мин мәкалә яза башлаганчы, 1–1,5 сәгатьлек концерт бирер идем», – диләр иде.



Биредә мин материалны тирәнтен белгән, өстәвенә искиткеч бию сәләтенә ия кешене күрдем. Ул вакытта Дәүләт Исмәгыйлевич Әдилә ханым белән тандемда чыгыш ясый иде. Конференциядән соң өч торак пункт буенча йөреп чыктык. Мин Сезне эш мәйданында, ягъни «кыр шартларында» эшләвегезне күреп сокландым да: «Дәүләт Исмәгыйлевич, Сез бөтен татар дөньясында бердәнбер уникаль кеше. Зинһар, Казанга килегез» – дип чакырдым», – дип искә алып сөйләде Фәнзилә Җәүһәрова.

«Фидакарьлек белән эшләгәндә генә нәтиҗә була»

Дәүләт Умеровның Казанга күчүе һәм иҗади юлы җиңелләрдән булмый. Марат Яхъяев искәрткәнчә, Дәүләт Умеров Әстерхандагы өч бүлмәле фатирларын сатып, Казанда бер бүлмәгә урнашалар. Фәнзилә Җәүһәрова искә алганча, Мәдәният министрлыгына, Татарстан Дәүләт Советына ярдәм сорап күп тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килә.

«Дәүләт Исмәгыйлевичка бер көндә дә бернәрсә дә җиңел бирелмәде. Күрәсең, аның язмышы шундыйдыр: җиң сызганып, фидакарьлек белән эшләгәндә генә нәтиҗә була. Ул вакытта аның балалары да кечкенә, аңа гаиләсен тәэмин итәрлек шартлар булдыру зарур иде. Бәхеткә, Роза Андреевна Макарова ярдәм итте. Бер канаты бездә булса, төп канаты – Роза Андреевнада иде. Шулай әкренләп алга бардык», – диде ул.
Фәнзилә Җәүһәрова: Дәүләт Умеров – бөтен татар дөньясында бердәнбер уникаль белгеч


Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Рухны күтәрә, дәртне кузгата белә»

Фәнзилә Җәүһәрова Дәүләт Умеровның фәнни һәм экспедиция эшчәнлегенә керткән хезмәтен югары бәяләде. Ул халык биюен өйрәнүгә бәйле бөтен белемнәрне Дәүләт Умеров тапшыруын билгеләп үтте. Экспедицияләр вакытында биюләрне теркәп калу өчен алар ким дигәндә дүрт проекция буенча ике-өч камерага төшерергә тырышканнар.


«Татар ядкярләре» проекты җитәкчесе Себергә, Төмән өлкәсенә ясаган экспедицияләренең берсен искә алды:
Фәнзилә Җәүһәрова: Дәүләт Умеров – бөтен татар дөньясында бердәнбер уникаль белгеч


Дәүләт Умеров һәм «Мирас» ансамбле

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Анда беркем дә авылның оста биючесе Мидхәт абыйны видеога яздырырга күндерә алмаган иде. Ул – халык арасында танылган биюче, төрле себер-татар биюләрен белүче җирле сәләт иясе. Өстәвенә, ул 70 яшьлек Майя Чапаровна аккомпанементы астында һәм түшәлгән такталарга басып кына биергә риза иде. Ул биюдә һичшиксез түшәлгән такталар булырга тиеш, чөнки бу – себер-татар биюенең уникаль культурасы.

Дәүләт Исмәгыйлевич мизгел эчендә Мидхәт абыйны күндерә һәм мәйданга чыгара алды. Бөтен авыл халкы җыелды! Кешеләр арасында рух күтәрелде, алар 70 яшьлек кешенең сәләтен, биюен сокланып карап тордылар. Бер кеше икенче кеше белән биегәндә аның дәрте кузгала. Дәүләт Исмәгыйлевич рухны күтәрә, дәртне кузгата белә. Аның гасырлар дәвамында җыелган мирас ядкәрләрен туплау – искиткеч уникаль сәләте», – диде ул.

«Татар халык биюләре антологияләрен булдырырбыз, дигән хыял бар»

Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, 2006 елдан башлап алар Бөтендөнья фольклорчылар конгрессына йөри башлыйлар, этнохореология белгечләренең китапларын, хезмәтләрен өйрәнәләр.
Фәнзилә Җәүһәрова: Дәүләт Умеров – бөтен татар дөньясында бердәнбер уникаль белгеч



«Мирас» ансамбле

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Сезнең кебек сирәк очрый торган белгечләр булуы – зур бәхет. Дәүләт Исмәгыйлевич һәрвакыт кешеләрне дәртләндерә һәм артыннан ияртә белә. Кайчан да булса татар халык биюләре антологияләрен булдырырбыз, дигән хыял бар иде. Төрле бию методикаларын теориядә беләбез, ә практика бит тик анда гына! Сезнең артыгыздан укучыларыгыз булсын дип телим. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң булсын. Бүген Сез мин Сезне күрергә теләгән урында.

Дәүләт Исмәгыйлевич биргән беренче этник бию дәресләргә инде 20 ел вакыт үткән. Ул балаларның үз балалары бар, ансамбльгә 3 яшьлек бәләкәчләр дә килә, укучылар саны 250дән артып китә. Бөтен бала да киләчәктә биюче булмас, ләкин алар татар булып үсәрләр. Сезгә озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим! Сезгә тирән хөрмәтемне белдерәм», – дип тәмамлады үз чыгышын Фәнзилә Җәүһәрова.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0