«Ат ите: хәләлме, хәраммы, ашарга ярый-ярамый?» - Габдулла хәзрәт Әдһәмов аңлата

«Фикъһи мәсьәләләрдә мөселманнар бер-берсен гаепләргә һәм араларында бәхәс чыгарырга тиеш түгел», - ди Габдулла хәзрәт Әдһәмов.
Атлар кешегә хезмәт итәр өчен яратылган хайваннарның берсе. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәндә Үзе әйтә, атларда йөрү һәм зиннәт буларак файдалану турында «Ән-Нәхел», «Әли Гыймран», «Әл-Әнфал», «Сад» сүрәләрендә искә алына. «Әл-Гадият» сүрәсендә дә атлар тасвирлана.
Шулай итеп, Коръәндә атлар кешегә файда китерүче, көч һәм матурлыкны чагылдыручы, хәрби максатларда кулланылучы затлы хайваннар буларак искә алына.
Һәм… сорау туа: мөселманнарга ат итен ашарга ярыймы?
Бу турыда Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемендәге ислам институты ректоры, доцент, тарих фәннәре докторы, Ислам дине буенча күп китаплар авторы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдулла хәзрәт Әдһәмов аңлатты.
Фото: © Габдулла хәзрәт Әдһәмов
Әйе, шәригать буенча ат итен ашарга ярый. Моның рөхсәт ителүе Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм сахих хәдисләре белән расланган.
Ат – Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә биргән зур нигъмәтләренең берсе. Коръәндә атлар көч, матурлык һәм кешегә хезмәт итүче затлы хайваннар буларак берничә урында искә алына.
Ат - Исламда кадерле һәм файдалы хайван
Аллаһы Тәгалә «Ән-Нәхел» сүрәсендә болай ди:
«Атларны, качырларны һәм ишәкләрне дә атланып йөрүегез һәм [җир йөзенә, бигрәк тә хуҗаларына] зиннәт булсын дип [яралтты]. Сез [әле] белмәгән нәрсәләрне дә Ул [яралтты һәм] бар итеп тора».
«Ән-Нәхл/ Бал кортлары» сүрәсе, 16:8
«Әли Гыймран» сүрәсендә дә кешеләр яраткан дөнья нигъмәтләре арасында затлы атлар искә алына:
«Күңел тартылган нәрсәләрне: хатыннарны, улларны, кыйнтар-кыйнтар җыелган алтын-көмешне, [яратылышыннан маңгае ак һәм бәдәне ала булып] тамгаланган [токымлы һәм матур аргамак] атларны, [дөя, сыер, сарык һәм кәҗә кебек] терлекне һәм игенлекләрне яралту кешеләр өчен зиннәтләндереп күрсәтелде. Бу – дөнья тормышының [гади, бәһасез мәнфәгатьләрен чагылдырган] нәрсәләре. [Иң] Яхшы кайтачак урын [булган җәннәт] исә – Аллаһ хозурында.
«Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе)» сүрәсе, 3:14.
«Әл-Әнфәл» сүрәсенең 60 нчы аятендә дошманга каршы көч һәм әзер тотылган атлар хәзерләү турында әйтелә. «Сад» сүрәсенең 31–33 нче аятьләрендә Сөләйман галәйһиссәламгә күрсәтелгән затлы һәм җитез атлар искә алына. «Әл-Гадият» сүрәсенең беренче аятьләрендә исә Аллаһы Тәгалә тиз чабучы, тояклары белән очкыннар чыгаручы һәм тузан күтәреп алга омтылучы атлар белән ант итә.
«Тыннары бетеп чабып барган атлар белән ант итәмен. [Төнлә ташлыктан үткәндә тояклары белән] Очкыннар чыгарганнар [атлар] белән [ант итәмен]. Таң вакытында [дошманга каршы] яу ясаучылар белән [ант итәмен]. Алар анда тузан күтәрделәр. Шуннан соң алар анда төркем уртасына бәреп керделәр».
«Әл-Гәәдийәәт/ Чабып баручылар» сүрәсе, 100:1-5
Болар барысы да атның Исламда кадерле һәм файдалы хайван булуын күрсәтә. Әмма атның Коръәндә атланып йөрү һәм зиннәт өчен искә алынуы аның итен ашау тыелган дигәнне аңлатмый. Чөнки берәр файданың аерым атап әйтелүе башка файдаларны кире какмый.
Ат итенең хөкеме Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең сөннәтендә ачык аңлатылган.
Әсма бинте Әбү Бәкер радыяллаһу ганһә болай дип хәбәр итә:
«Аллаһның Рәсүле салләллаһү галәйһи вә сәлләм заманында без ат суеп, аның итен ашадык».
Әлеге хәдис имам әл-Бохариның һәм имам Мөслимнең «Сахих» җыентыкларында китерелә («Сахих әл-Бохари», 5511–5512; «Сахих Мөслим», 1942).
Җәбир ибне Габдуллаһ радыяллаһу ганһе исә болай дип риваять итә:
«Хәйбәр көнендә Аллаһның Рәсүле салләллаһү галәйһи вә сәлләм йорт ишәкләренең итен ашауны тыйды һәм ат итен ашарга рөхсәт итте».
Бу хәдис тә имам әл-Бохари һәм имам Мөслим җыентыкларында китерелә («Сахих әл-Бохари», 5520; «Сахих Мөслим», 1941).
Шушы сахих хәдисләр ат итенең хәләл булуына ачык дәлил булып тора. Шуңа күрә Шәфигый һәм Хәнбәли мәзһәбләре галимнәре, шулай ук башка күпчелек галимнәр ат итен ашарга рөхсәт дип санаганнар.
Фото: © «Татар-информ»
Фикер төрлелеге бар
Хәнәфи мәзһәбендә бу мәсьәләдә фикер төрлелеге бар. Имам Әбү Хәнифәдән ат итен ашауның мәкруһ булуы турында риваять ителә. Хәнәфи галимнәре арасында моның «мәкруһ тәнзиһи», ягъни хәрам булмаган, ләкин аннан тыелу яхшырак саналган гамәлме, әллә «мәкруһ тәхрими»ме булуы турында төрле аңлатмалар бар.
Имам Әбү Хәнифәнең күренекле шәкертләре имам Әбү Йосыф һәм имам Мөхәммәд әш-Шәйбани исә ат итен ашауны рөхсәт дип санаганнар. Алар моңа ат итенең рөхсәт ителүе турында килгән сахих хәдисләрне дәлил итеп китергәннәр.
Имам Әбү Хәнифәнең мәкруһ дип бәяләвен галимнәр атларның ул заманда йөрү, йөк ташу һәм мөселманнарны яклау өчен аеруча кирәкле булуы белән дә аңлаталар. Атларны күпләп суеп ашау аларның саны кимүгә китерә алган. Шуңа күрә бу караш ат итенең үзен пычрак яки һичшиксез хәрам дип санауны аңлатмый.
Димәк, ат итен ашаучы кешене хәрам ашауда яки гөнаһ кылуда гаепләргә ярамый. Аның хәләллеген раслаучы сахих хәдисләр бар.
Шул ук вакытта, имам Әбү Хәнифәнең саклыкка нигезләнгән карашын тотып, ат итен ашамаучы кешенең дә үз дәлиле бар.
Мондый фикъһи мәсьәләләрдә мөселманнар бер-берсен гаепләргә һәм араларында бәхәс чыгарырга тиеш түгел.
Әлбәттә, ат ите хәләл булсын өчен, хайван шәригать таләпләренә туры китереп суелырга тиеш. Итнең сәламәтлек өчен зарарсыз һәм ветеринария ягыннан тикшерелгән булуы да мөһим.
Фото: © «Татар-информ»
«Ат ите хәрам түгел, аны ашарга ярый»
Йомгаклап әйткәндә, ат ите хәрам түгел, аны ашарга ярый. Моңа Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм сахих хәдисләре ачык дәлил булып тора. Хәнәфи мәзһәбендәге фикер төрлелеген исәпкә алып, аны ашаган кешене дә, саклык йөзеннән ашамаган кешене дә гаепләргә кирәкми.
Аллаһы Тәгалә яхшырак белүче.
*****
* Габдулла хәзрәт Әдһәмов: «Ясалма интеллект вөҗданны, Аллаһ белән бәйләнешне алыштырмасын»
* Язмада китерелгән Коръән аятьләре «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсиреннән алынды.
Фотоны Габдулла хәзрәт Әдһәмов «Интертат» сайтына үзе тәкъдим итте.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/