«Мисырга 25 көнгә!»: Госмановлардан «кайнар юллама» табу һәм бюджетлы ял итү серләре

Чаллыда яшәүче Госмановлар гаиләсе Мисырдагы 4 йолдызлы кунакханәдә 25 көн ял итеп кайткан. Һәм, нибары, 240 мең сумга! «Интертат» гаилә башлыгы Илдардан бюджетлы ял итү серләре турында сорашты.
Укытучылар гаиләсе - Илдар һәм Ләйсән Госмановлар бер генә җәйне дә гадәти уздырмый. Алар ел саен, ике кызларын алып, машина белән кая да булса сәяхәткә кузгала. Узган ел, мәсәлән, Кырым, Абхазия якларын урап кайтканнар иде. Аннан алдагы елда машина белән Төркиягә үк барып җиттеләр.
* «Ничек шулай бик арзанга ял итәсез, дип шаккаталар»: машинада сәяхәт итүчеләрдән киңәшләр
Быел исә сәяхәтчеләр аз гына башка юнәлешне сайлап, самолет белән 25 көнгә Мисырга юл тотканнар.
«Мәскәүгә килгәннең җиденче көнендә кайнар юллама табылды»
Без ялны җәй җиткәндә үк планлаштыра башлыйбыз, – ди Илдар. – Быел да машинаны июнь башында әзерләргә тотындым. Казахстан, Тадҗикстан, Кыргызстан якларын урарга, яки Байкал ягына чыгып китәргә уйладык. Әмма бензин белән бәйле вазгыять ниятебезне үзгәртте. Кызлар да юлда калырбыз дип борчылды: «Әти, әйдә, быел самолет белән генә сәяхәт итик», - диеште. Машина белән сәяхәт итүләр санын унга тутыру теләгем булса да, балалар сүзенә колак салмый булдыра алмадым. Шулай итеп, безнең сәяхәт маршруты кискен генә үзгәрде, җыелган чемоданнар да өйдә утырып калды. Рюкзакларыбызны гына алып, машинада Казанга юл тоттык, аннан исә Мәскәүгә очтык, - ди Илдар.
Фото: © «Рюкзакларыбызны гына алып, машинада Казанга юл тоттык, аннан исә Мәскәүгә очтык». Илдар Госманов архивыннан
Ялга Мәскәү аша китүләренең дә сәбәбе бар - Чаллыда көтеп утыруга караганда, башкалада «кайнар юллама»лар күпкә тизрәк табыла икән. Госмановлар кунакханәгә урнаша, инде Мәскәүне күп тапкырлар күргәннәре булса да, тагын бер кат аның төрле истәлекле, тарихи урыннарын карап йөриләр. Шул ук вакытта төрле кушымталар аша юлламалар барларга да өлгерәләр.
Эзләгән - табар, ташка кадак кагар диләр. Бер атна дигәндә, сәяхәтчеләрнең күңеленә хуш килгән «кайнар юллама» килеп чыга.
Элек, әле Европаларга чыгып йөргән чакларда ук мәскәүлеләр: «Сез ялга күпме акча түгеп, бер атнага барасыз. Ә без бик еш йөрибез, «кайнар юллама» белән төрле илләргә 2-3 көнгә дә барып кайтабыз», - дип сөйлиләр иде. Мин моны гел истә тотып килдем.
Без теләсә-кайсы якка чыгып китәргә әзер идек. Мурманск, Владивосток, Камчатка, Калининград якларын да, Мисыр, Таиланд, Кытай кебек илләрне дә, инде үзебезгә яхшы таныш Төркияне дә күздә тоттык. Һәм менә җиденче көн дигәндә Мисырга 25 көнлек юллама табылды. Ул дүрт кешегә нибары 240 мең сумга төште. Моңа инде ашау-эчү, яшәү, самолетта бару-кайту билетлары, аэропорттан трансфер - барысы да кертелгән. Юлламаны төнге бердә таптык та, такси чакыртып, шул ук минутта аэропортка киттек. Иртәнге алтыда без инде самолетта утыра идек. Дөрес, очыш Төркиянең Истанбул шәһәре аша булды. Анда 4 сәгатькә тукталдык та, Шарм-эль-Шейхка юл тоттык, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
Фото: © Илдар Госманов архивыннан
Шарм-эль-Шейхта 14 көннән артык ял итүче туристлардан виза таләп итәләр. Аның бәясе - бер кешегә 30 доллар. Госмановлар гаиләсе визаны, 120 доллар түләп, Шарм-эль-Шейх аэропортына килеп төшү белән үк ясата.
Туристлар арасында «кайнар юллама - лоторея» дигән сүз бар. Ягъни, бу рәвешле ялга очкан кеше кайбер уңайсызлыкларга да әзер булырга тиеш. Әмма Госмановларга бу яклап та уңыш елмая. Шундый арзан бәягә чыккан 4 йолдызлы кунакханә Татарстан кунакларын гаҗәпкә калдыра - территориясе матур, чиста, хезмәткәрләре ягымлы, ашау-эчү дә тәмле булып чыга.
Мисырның иң зур байлыгы – Кызыл диңгез. 25 көн буе бер көн калмый диңгезгә йөрдек. Ул безне үзенең матурлыгы белән таң калдырды. Балыклар карау өчен махсус маскалар сатып алдык. Күрше пляжда гына кораллар, скатлар, диңгез керпеләре һәм башка матур-матур балыкларны күрү мөмкин иде. Балыклар карарга батискаф белән су астына да төштек.
Фото: © «Батискаф белән балыклар карарга су астына төштек». Илдар Госманов архивыннан
Безнең кунакханә тирәсендә бушлай пляжлар да, түләүле пляжлар да күп иде. Түләүлеләренә керү бер кешегә 5 доллар.
Июль - Мисырдагы иң эссе айларның берсе. Һава температурасы көндез - 40, кич 32-33 градус торды. Әмма, бик кызу булса да, яр буенда җиле бар. Шәхсән үзем, судан чыгуга, сөлгегә ябыша идем. Артык эссе булды, үзебезне уңайсыз хис иттек дип әйтмәс идем - ди Илдар.
Фото: © «Артык эссе булды, үзебезне уңайсыз хис иттек дип әйтмәс идем». Илдар Госманов
«Пирамидалар яхшы тәэсир калдырмады»
Бер ай диярлек кунакханәдә генә ял итү бераз туйдырып та җибәрергә мөмкин. Һәрвакыт актив ял итәргә күнеккән Госмановлар экскурсияләргә дә йөриләр. Дөрес, аларның кайберләре Татарстан кунакларында бераз каршылыклы хисләр калдыра.
Экскурсияләрне кунакханәдәге гид аша алу кыйммәткә төшә. Шуңа да без аларны бер махсус агентлык аша таптык. Каирга бару, мәсәлән, бер кешегә 80-90 доллар тора. Ә бу агентлык аша бер билетны 50 долларга сатып алдык.
Шарм-эль-Шейхтан Каирга автобус белән 8 сәгать бардык. Без юлларда йөрергә күнеккән инде, шуңа ардырды дип әйтмәс идем. Тик менә экскурсия үзе яхшы тәэсирләр калдырмады. Дөньядагы 7 могҗизаның берсе булган Пирамидаларның тирә-ягында чүп-чар, пычраклык. Сфинкс тирәсендә хайван йомышлары ята, әллә нинди исләр килә. Хеопс пирамидасының да эченә кереп тормадык. Чөнки «бик кысынкы, йөрергә җайсыз» дип, алдан кисәткәннәр иде. Аның тирәсендәге кечкенә пирамидаларның берсендә аска төшә торган җир бар. Теләгән кешешунда төшеп, үзен пирамида эчендә итеп хис итә ала. Мин дә төштем һәм ник төшкәнемә үкендем. Нәкъ безнең авылдагы баз сыман, һава юк, бераз торуга йөрәк сикерә башлый.
Фото: © Илдар Госманов архивыннан
Каирда борынгы Мисыр артефактлары сакланган музейга кердек. Ләкин бу музейның төп, иң кызыклы экспонатлары узган ел гына ачылган яңа музейга күчерелгән. Ул пирамидалардан бераз ерактарак урнашкан. Анысына бару мөмкинлегебез булмады, – ди ул.
Фото: © Каирдагы музейның иске бинасы. Илдар Госманов архивыннан
Яшәү дәрәҗәсе шактый түбән булган Мисырның йөрәге - Каир шәһәре Госмановларда шулай ук каршылылыклы хисләр тудыра.
Мисыр бик пычрак ил икән. Халкы да бик күп, Каирда, мәсәлән, 25 млн. кеше яши. Монда җыештыручылар җитми, шуның хәтле халык артыннан чүп-чарны җыештырып та өлгерә алмыйлар. Шәһәр полиэтилен кисәкләре, буш шешәләр, тәмәке төпчеге белән тулган. Ул чүпләр җил белән бөтен чүл буйлап тарала, Нил елгасына да агып төшә. Нәтиҗәдә - дөньядагы иң зур елгаларның берсе булган Нилның экосистемасы еларлык дәрәҗәдә. Ул суны кулланырга да ярамый. Кайбер урыннарда чүпләрне яндыралар - яндыргач, һава пычрана. Мисырның бу ягы бер дә ошамады, – ди ул.
Фото: © Илдар Госманов архивыннан
Госмановлар гаиләсен Каирда күпкатлы йортларның бөтенесенең диярлек өске өлешләре төзелеп бетмәү дә гаҗәпкә калдырган. Баксаң, моның сере бар икән.
Кайсы йортны алсаң да, өске катыннан ниндидер арматуралар чыгып тора, үзләре чүп-чар белән тулган. «Нигә ясап бетермиләр икән?» - дип аптыраган идек. Халык, шул рәвешле, салымнан «кача» икән. Болай эшләгәндә йорт төзелеп бетмәгән санала һәм халыкка салым түләтелми. Мисыр мөселман иле, монда 4 хатын алырга рөхсәт ителә. Башка хатыннарны әнә шул өске өлешләрне төзеп бетереп, анда чыгарырга була икән.
Йортлар барысы да караңгы төстә, фасадлары ясалмаган. Бу да салым түләмәү максатыннан эшләнә. Каир аша барганда менә шушы хәерчелек, ямьсезлек тулысы белән күренә.
Мисырда эш хаклары да бик түбән. Минималь хезмәт хакы - 120 доллар, җирле халык, иң күп дигәндә - 300 доллар тирәсе акча ала. Монда күпчелек, Каирда укып, рус телен үзләштереп, гид булырга омтыла, чөнки гидларның хезмәт хакы яхшы.
Хезмәт күрсәтү өлкәсендә төп ир-атлар эшли. Кызыксына торгач аңлаттылар - Мисырда хатын-кызларга кунакханә кебек урыннарда эшләү рөхсәт ителми икән. Алар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә , хастаханәләрдә генә эшли ала. Ир-атлар монда эшкә, гадәттә, 18 яшьтән керешә. Югары уку йортына керәме, юкмы, анысы башка мәсьәлә. Беренче чиратта ул акча эшләргә, гаиләсен кайгыртырга тиеш.
Кытай машиналары күп алар бездәгегә караганда очсызрак. Без, мәсәлән, бер Кытай машинасын 3 миллионга алсак, алар аны 1,5 миллионга кертәләр. Бензин да бездәгедән күпкә очсызрак. 1 долларга 2 литр бензин салырга була. Узган ел әле шушы бәягә 3 литр бензин тия торган булган, - дип сөйли ул җирле халыкның яшәеш-көнкүреше турында.
«Мисырда һәрдаим уяу булырга кирәк»
Илдар сүзләренчә, курс уйнап тору сәбәпле, Мисырга үзең белән доллар алу хәерле. Ләкин кибетләрдә безнең акча белән дә түләп була. «Җирле халыкка сату гына булсын, барысына да ризалашалар», - ди ул.
Бик эссе булганга, монда халык төшкә кадәр йоклый икән. Иртәнге якта урамнарда машиналар да күренми.
Без башта бу шәһәрдә машиналар юк ахры, дип уйлаган идек. Баксаң, монда тормыш төнлә башлана икән. Кибетләр, базарлар да төнлә сату итә. Сиңа бөтен җирдә әйбер тәкъдим итәләр, алмасаң - үпкәлиләр. «Кирәкми» сүзен ишетсәләр, сатучылар әйберләрен атып бәрә, сине каргый башлыйлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, син Мисырда һәрдаим уяу булырга, сак йөрергә тиешсең. Монда кешеләрне алдарга гына торалар. Әйбер сатып алырга кыенсынып торсаң, чәй эчәргә чакыралар. Шулай чәй эчерткәндә составында начар матдаләр булган төтен җибәреп, кешенең зиһенен чуалтырга, шул рәвешле товар алдырырга мөмкиннәр дип тә кисәттеләр.
Фото: © «Мисырда тормыш төнлә башлана». Илдар Госманов архивыннан
Кешеләрне дөягә утыртып йөргәндә дә алдыйлар. Утырганда бер бәя сорыйлар, ә утыргач бәя ике тапкыр күтәрелә. Шуны түләмичә, сине дөядән төшермәскә дә мөмкиннәр. Мондый очракларда уйламыйча да, полиция чакыртырга кирәк. Җирле халык полициядән бик курка.
Таксилар күп, әмма якын гына җиргә алып бару өчен дә алар 4-5 доллар сорый. Без Россиядәге кебек такси чакырта торган махсус кушымталардан файдаландык. Алай, рәхәтләнеп, кирәк урыныңа 2 долларга барырга була. Автобуслар да күп йөри, әмма аларның расписаниесен аңлап булмый. Кызуда озаклап көтеп торуы да җиңелләрдән түгел. Каядыр барырга кирәк булганда, такси хезмәтен еш кулландык, - ди әңгәмәдәшем.
«Кайбер милләтләр кырын карашта»
Госмановлар гаиләсе яңа танышулар, аралашуларга бик ачык гаилә. Кайсы якка кузгалсалар, шунда кочак җәеп каршы алучы, ярдәм итүче дуслары, танышлары бар аларның. Мисырда да аларны яңа танышулар бик күп көткән.
Туристлар ялга, гадәттә, 6 төнгә килә. Алар белән чагыштырганда, без бик озак ял иттек. Шушы вакыт эчендә кемнәр белән генә танышмадык та, аралашмадык.
Безнең кунакханәдә Екатеринбург, Омск, Уфадан ял итүчеләр күп иде. Үзбәкстан, Казахстаннан да күп килделәр. Ул якларда булганда күрешербез дип, туристлар белән номерларыбызны алыштык. Шушы 25 көн эчендә без кешеләрне 4 тапкыр озатып, каршы алдык. Саратов, Самарадан да туристлар бар иде. Саратовта яшәүче әрмән гаиләсе белән дуслашып киттек. Алар Саратовка 1985 елда ук килеп төпләнгәннәр. Ул өлкәдәге татар авылларын, татарларны, «бик тырышлар, гореф-гадәтләрен саклап яшиләр» дип, мактап туя алмадылар.
Фото: © «Кемнәр белән генә танышмадык та, аралашмадык». Илдар Госманов архивыннан
Сәмаркандтан килгән бер егет гомере буе париклар сату белән шөгыльләнә икән. Үәбәкстанда кызлар толымнарын озын итеп үстерәләр дә, кисеп, сатып җибәрәләр. Шул чәчләрдән кытайлылар өчен париклар җитештерәләр.
Бер күңелне төшергән нәрсә дә булды. Бездәге тынычсызлык нәтиҗәсендә кайбер милләтләр безнең ил халкына карата кырын карашта.
Ял итүчеләр арасында Мисырның үзендә яшәүчеләр дә күп иде. Алар монда 4-5 көнгә дип килә. Чөнки нәкъ менә июль аенда мисырлылар ялының күпмедер өлешен дәүләт түли, шуңа да алар июль аенда ял итеп калырга тырышалар.
«Әнигә: «Токмачлы аш ашыйсыбыз килә, дип шалтыраттык»
Гадәттә, андый бөтен уңайлыклары булган ял бер ун көннән соң ялыктыра башлый. Ризык төрлелегеннән күзләр камашса да, өйгә кайтып, аш, бәлеш ише өйрәнелгән ризыкларыбызны ашыйсы килә. Госмановлар да үзебезнең ризыкларны сагынып, тансыклап кайтканнар.
Казан аэропортына төшүгә үк әнигә: «Токмачлы аш ашыйсыбыз килә, пешереп куй әле, зинһар», - дип шалтыраттык, - ди ул. Ләкин, Илдар сүзләренчә, мондый ялның зур плюсе - хатын-кызның ашарга хәстәрләү мәшәкатьләреннән азат булуы.
Алдагы елларда машинада сәяхәт иткәч юлда да, тукталган урыннарда да үзебез пешерә, кибетләрдән азык-төлек ала идек. Ул яктан, тормыш иптәшемә быел шундый җайлы булды. Кунакханәдәге ризык ардырып җибәргәндә җирле кафеларга бардык. Мәсәлән, диңгез продуктлары ресторанында кальмар, креветка, кысла, устрицы ашадык. Мондагы кафе-рестораннарның күбесендә европалыларга яраклаштырылган меню», - ди Илдар.
Фото: © «Мондый ялның зур плюсе - хатын-кызның ашарга хәстәрләү мәшәкатьләреннән азат булуы». Илдар Госманов архивыннан.
25 көнлек ял вакытында Госмановлар гаиләсенең чыгымнары:
* 4 кешегә Казан-Мәскәү самолетына билетлар - 9 мең сум;
* Мәскәү кунакханәләрендә бер атна яшәү - 50 мең сум;
* 4 кешегә 25 көнлек юллама - 240 мең сум;
* 4 кешегә виза - 120 доллар (10 мең сум)
* Сувернилар, киемнәр, кафеларда ашау һәм экскурсияләр - 50 мең сум.
Госмановларга әлеге зур сәяхәттән кайткан чакта 5 аэропорт алыштырырга өлгергәннәр.
Шарм-эль- Шейхтан Истанбулга, Истанбулдан Мәскәүнең Внуково аэропортына очтык. Аннан такси белән Шереметьево аэропортына күчендек тә, Казанга очтык. Барганда да, кайтканда да вакытында очып киттек, сизелерлек тоткарлыклар, уңайсызлыклар булмады.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, безнең Мисырга барып кайту теләгебез бар иде. Тормыш иптәшем Ләйсән дә кызларыбыз да Пирамидаларны күрергә хыялланды. Быел менә үзебезгә бу теләкне үтәдек дип, «галочка» куя алабыз. Әмма мин бик зур акчалар түләп, махсус тур сатып алып, Мисырга бармас идем. Бу ил Төркия кебек үк күңелемә ятты дип әйтә алмыйм, - дип урталашты Илдар.
Әлбәттә, артык зур булмаган бәягә шулай озаклап ял итү күпләрнең хыялыдыр. Әмма мондый сәяхәткә китүне бөтен кеше дә булдыра алмый. «Кайнар юллама» табып, билгесезлеккә очу - шактый зур тәвәккәллек, планнарыңны берничә сәгать эчендә үзгәртә алу сәләтен дә сорый бит әле. Шуңа әзер булсаң - уңыш елмаерга мөмкин, Госмановлар очрагында нәкъ шулай булган да. Алга таба да аларга яңа, мавыктыргыч сәяхәтләр теләргә генә кала.
Фото: © Илдар Госманов архивыннан
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/