Казанда халык артисты, күренекле җырчы Габдулла Рәхимкуловка мемориаль такта ачылды


Казанда халык артисты, күренекле җырчы Габдулла Рәхимкуловка мемориаль такта ачылды


Бүген Татарстан Республикасы халык артисты, күренекле җырчы Габдулла Рәхимкуловка мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казанның Маяковский урамындагы 23а йортта урнаштырылды. Скульптор – Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Рәссамнар берлегенең бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин.
Казанда халык артисты, күренекле җырчы Габдулла Рәхимкуловка мемориаль такта ачылды


Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Габдулла Рәхимкулов 1926 елның 18 маенда Татарстанның Чүпрәле районы Кече Шәйморза күп балалы гаиләдә туып үскән. Мәктәптә укыганда төрле сәнгать чараларында актив катнашкан. 1943 елда сугышка алынган, ил чигендә хезмәт иткән.

1944 елда аны Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерәләр һәм ул анда Хәрби җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый.
Казанда халык артисты, күренекле җырчы Габдулла Рәхимкуловка мемориаль такта ачылды




Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

1950 елда Магнитогорск шәһәрендә училище тәмамлый, тау токымнарын шартлатучы мастер таныклыгын ала һәм шахтада эшли башлый. Ләкин җырга, сәхнәгә булган мәхәббәт аны Магнитогорскида эшләүче татар драма түгәрәгенә алып килә. Рәхимкулов концертлар оештыру эшләрен башлап йөри.

1954 елда Казанга кайткач, Г.Рәхимкулов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында солист буларак эшчәнлеген башлап җибәрә. 1961-1962 елларда – Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә «Казахконцерт» оешмасында солист, 1962-1979 елларда – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге җырчысы була.
Казанда халык артисты, күренекле җырчы Габдулла Рәхимкуловка мемориаль такта ачылды


Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бер гүзәлен сагынам чишмәнең», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Кайтыгыз, торналар», «Керфегеңә тамармын мин» һәм башкалар – халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов башкаруында тамашачы күңеленә, хәтеренә кереп калган җырлар.

Габдулла Рәхимкулов 1997 елның 9 октябрендә вафат була, туган төбәге – Татарстанның Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылы зиратында җирләнә. Җырчының исеме туган төбәге Иске Шәйморза авылы Мәдәният йортына һәм бер урамына бирелгән. Шулай ук Казан шәһәренең Идел буе районындагы бер урам аның исемен йөртә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform


Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


Казанда халык артисты, күренекле җырчы Габдулла Рәхимкуловка мемориаль такта ачылды

Поделиться с другом

Комментарии 0/0