Китапханәче Ләйсән Шәйхетдинова: «Бары тик татар китаплары гына сораучы укучылар да бар»


Китапханәче Ләйсән Шәйхетдинова: «Бары тик татар китаплары гына сораучы укучылар да бар»


Бүген, 26 октябрь, балалар күңеленә китапка юл күрсәтүче игелекле һәм җаваплы һөнәр ияләре – мәктәп китапханәчеләре көне. Шул уңайдан «Интертат» Чаллының 42 нче санлы профильле лицее китапханәчесе Ләйсән Шәйхетдинова белән аралашты.

Ләйсән апаны мин әле университет елларыннан ук беләм. Без – булачак журналистларны бер учка җыеп, Чаллының үзәк китапханәсендә берсеннән-берсе кызыклы милли чаралар, язучылар белән очрашулар, «Яз гүзәле» бәйгеләре уздырып килде ул. Милли журналистика буенча белем алучы, авыл-районнардан килгән бер төркем студентны Чаллы шәһәре белән таныштыручыларның да берсе Ләйсән апа булды.

Аның җитәкчелегендә кайда гына булмадык та, нинди генә чараларда катнашмадык. Чаллы телевидениесенең элекке директоры Рахман Шәфигуллинның иҗат кичәсен оештырырга дип, Балык Бистәсенә кадәр кайттык. Ләйсән апа әнә шулай яраткан һөнәрен иҗат белән бергә үреп алып барды. Озак еллар үзәк китапханәдә хезмәт куйганнан соң, Ләйсән апа балаларга китап дөньясына юл ача, эшчәнлеген мәктәп китапханәсендә дәвам итә.

«Минем өчен авылның иң могҗизалы урыны – китапханә»

Мин үзем Зәй районы (элеккеге Чаллы районы) Куш-Елга авылында дөньяга килгәнмен. Туган авылым тирә-юне искиткеч табигате белән аерылып тормаса да, туган як һәркемгә үзенчә якын, үзенчә газиз. Еллар узгач, күңелгә бераз илһам килеп, кулга каләм ала башлагач, авылымны яратуымны шигъри юлларга салдым, ул исә Рубис Зарипов белән иҗади дуслык нәтиҗәсендә көйгә дә салынды. Җырны шәһәрдәшебез Илсияр Зарипова башкара, – дип сүзен башлады ул.



Ләйсән апа гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Бертуган апалары арасында төпчеге булгангамы, кечкенәдән шаян, шук булып үсә.

Агач башыннан эзләп табалар иде мине. Ләкин нинди генә шук, шаян булсак та, өйдә без кагылмый торган бер урын бар – ул да булса Миңлеҗиһан әбиемнең эш өстәле. Анда һәрвакыт ап-ак яулыкларга төрелгән Коръән китабы, дини китаплар, кулъязмалары саклана иде. Озын-озын кичләрдә әби безгә догалар, мөнәҗәтләр-бәетләр укый. Китапларның XVI,XVII гасырдан калганнары да бар, бигрәк тә әнә шулары кызыктыра. Әби аларга сак кына кагылып, аһәңле тавышы белән безгә кычкырып укый, дөньяның асылын догалар ярдәмендә төшендерергә тырыша иде. Кечкенәдән аның китапларны яратуын күреп-белеп үстек, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Мәктәпкә кереп укый башлагач, китапларга булган мәхәббәте тагын да көчәя аның.

Авылның иң серле, иң могҗизалы урыны – безнең өчен авыл китапханәсе булды. Ул элеккеге мәчет урынына салынган, авыл өендә урнашкан. Тирә-юне гаҗәеп чиста, эченнән исә гаҗәеп җылылык бөркелә. Китапханәче булып безнең күрше Нәфисә әбиләрдә торган Заһирә апа эшли. Аның төшке ашка кайтуы гына була, безгә дә, нәкъ менә шул вакытта китап алыштырырга кирәк була. Чакырып чыгарабыз да, китәбез китапханәгә зур-зур атлап... Беренче мөстәкыйль укыган китабым Муса Җәлилнең «Сандугач һәм Чишмә»се булды. Үзенең гомере бәрабәренә батыр сугышчының гомерен саклап калган Сандугачны жәлләп елаганым бүгенгедәй хәтердә. Китапка мәхәббәтем, бәлки, шул вакытта ук тугандыр, – ди ул.

«Еллар һәм юллар булып язмышка язылган»

Авылда өч еллык мәктәпне тәмамлауга, Ләйсән Шәйхетдинова укуын урта мәктәптә – Түбән Биш авылында дәвам итә… Биредә исә, каләм тибрәтергә өйрәтүче, театр дигән серле дөнья белән таныштыручы – әдәбият укытучылары Мәрвәрия Җиһаншина, Нина Минкиналар була.

Түбән Биш урта мәктәбен тәмамлавымны иң зур бәхетләремнең берсе дип исәплим, – ди әңгәмәдәшем. – Чөнки укытучыларыбыз безгә төпле белем биреп кенә калмыйча, шәхес булып формалашуда, һөнәр сайлауда беренче киңәшчеләребез, юл күрсәтүчеләребез булдылар. Театр түгәрәге, сәнгатьле уку бәйгеләрендә җиңүләр, әдәби кичәләр – болар барысы да хатирәләр булып күңел дәфтәренә бикләнгән.


Мәктәпне тәмамлагач, безне бер елга авылда калдырдылар. Андый мәҗбүрилек кирәк булдымы икән, юкмы?... Юктыр ахрысы, бер ел узуга без барыбыз да шәһәргә чыгып киттек. Китмичә мөмкин дә түгел, чөнки гасыр төзелеше барган Чаллы каласы безгә бары 35 чакрым. Андагы хәлләрне сөйләп торырга атна саен авылдашлар кайтып торсын да, ничек инде авылда каласың?!

Тик минем җан тарткан уку йорты гына юк. Укытучылыкка, китапханәче һөнәренә бары тик Алабугада гына укыталар. Барлык кыюлыкны җыеп, документлар тапшырып, имтихан биреп йөргән мизгелләр, бары төш кебек кенә артта калган. Урау-урау юллар аша Алабуга дәүләт мәдәният көллиятендә укулар, диплом алу белән ерак Себергә китеп барулар, аннан туган якны сагынып Чаллыга кайтулар, еллар һәм юллар булып язмышка язылган, – дип тормыш йомгагын сүтә әңгәмәдәшем.
Китапханәче Ләйсән Шәйхетдинова: «Бары тик татар китаплары гына сораучы укучылар да бар»


Фото: © «Шәһәрдә балалар саны буенча иң зур мәктәптә эшлим»

«Складны хәтерләткән бүлмәдән китапханә оештыру бер дә җиңелләрдән булмады»

Аннан кайткач, Ләйсән Шәйхетдинованың китапханәче буларак хезмәт эшчәнлеге башланып китә. Ул шәһәрдә әле ачылып кына килүче 58 нче мәктәпкә эшкә урнаша.

Мәктәп әле ачылып кына килә, балалар бакчасы бинасында урнашкан. Анда бары башлангыч сыйныфлар гына белем ала. Мине кабул итеп алган елны беренче тапкыр бишенче сыйныф укучыларын җыйдылар. Китапханә тар гына бүлмәдә һәм ул өлкән сыйныфларга да кайтарылган китаплар белән шыплап тулган. Ул елларда мәктәп директоры булып эшләгән Искәндәр Галимов безгә китапханә өчен тагын бер бүлмә бүлеп бирде.


Складны хәтерләткән бүлмәдән китапханә оештыру бер дә җиңелләрдән булмады. Балалар чишенә торган шкафлардан полкалар ясап, күргәзмәләр оештырып... Соңрак мәктәбебез яңа бинага күчү кебек бәхетле мизгелләрне кичерергә дә насыйп булды. Биредә инде төрле чаралар: әдәби кичәләр, кызыклы очрашулар оештыра башладым, – ди ул.

Тик тынгылык белмәгән кеше белми инде ул аны. Тиктормас холкы нәтиҗәсендә, җиде ел эшләгәч, тагын башка өлкәгә китеп баруын башкача ничек аңлатасың.

2001 елда шәһәрдә «Мәйдан» журналы нәшер ителә башлый. Август аенда аның беренче сигнал саны дөнья күрә . Сентябрь аенда журналны шәһәркүләмендә тәкъдир итү кичәсен алып баруны Ләйсән апага йөклиләр. Әлеге чарада аны «Чаллы-ТВ» телерадио җитәкчесе Рахман Шәфигуллин күреп алып, үзләренә эшкә чакыра. «Күңел» радиосы ачылган гына вакытлар, тик алып баручылар инде тупланып беткән. Шуңа Ләйсән апаны «Хәбәр»ләр бүлегенә куялар.

Шул елларда ГЭС бистәсенең биш катлы йортында урнашкан Шәһәр үзәк китапхәнәсен «Эврика» мәдәният бинасына күчерәләр. Зур-зур заллар, эшләр өчен мөмкинлекләр ача торган шартлар үзенә ымсындыра да, ул яңадан китаханәче эшенә кире кайта. Биредә ул китапханәгә үзенә күрә бер яңа сулыш өреп җибәрә. Яшьләр өчен иҗади клуб оештырып, аның кысаларында каләм ияләре, артистлар белән очрашулар үткәрә башлый. Хезмәтенә күрә бәясе дә була – бу чорда Ләйсән Шәйхетдинова күп санлы грамоталар белән бүләкләнә, шәһәр мэры премиясенә лаек була.
Китапханәче Ләйсән Шәйхетдинова: «Бары тик татар китаплары гына сораучы укучылар да бар»



Фото: © «Китапханә эш сәгатенә генә сыймаган мизгелләр бихисап»

«Китапханәче һөнәре – һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше дә»

Хәзерге вакытта Ләйсән Шәйхетдинова хезмәт юлын шәһәрнең 42 нче санлы профильле лицеенда китапханәче буларак дәвам итә.

Бүгенгесе көндә шәһәрдә балалар саны буенча иң зур мәктәптә эшлим. Биредә эш федераль стандартларга туры килгән дәреслекләр, матур әдәбият фонды туплаудан башланды. Республика дәрәҗәсендә ачылу мизгелләре инде тарихта калды. Шунысы мөһим, 2019 елда гомуми белем бирү мәктәбе буларак ачылсак, 2024 елда өлкән сыйныфлар өчен янәшәдә лицей ачылды. Ике бинада да китапханә урнашкан. Бу исә эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү мөмкинлеге булдырды.

Матур әдәби китаплар - мәктәп программасын күздә тотып тупланган. Китапханә исә зоналарга бүленгән: уку зонасы (биредә шулай ук компьютерлар урнаштырылган), китап сайлау зонасы, уен зонасы (биредә шахмат, шашка уйнау мөмкинлеге тудырылган). Музей зонасында исә борынгы китаплардан алып язу машиналары да урын алган. Төрле кичәләр, түгәрәк өстәлләр, мастер класслар, библиографик дәресләр үткәрү – көндәлек хезмәт. Китапханә эш сәгатенә генә сыймаган мизгелләр бихисап, – ди ул, ихлас елмаеп ул.

Әлбәттә, замана баласын китапка җәлеп итү юлларын уйларга да туры килә бүген китапханәчеләргә. Ләйсән Шәйхетдинова сүзләренчә, бүгенге көндә китапханәгә аеруча да башлангыч сыйныф укучылары яратып йөри.

Башлангыч сыйныф укучылары комикслар, хайваннар турында заманча әсәрләрне яратып укый. Дж. К. Роулингның «Гарри Поттер»ы алар өчен бестселлер инде. Малайлар Бөек Ватан сугышы, кызлар исә тереклек, яшәеш турында китаплар сорыйлар, энциклопедияләрне кулдан кулга йөртеп укыйлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк – замана балаларына бүген кыска текстлар кирәк.

Өлкән сыйныфлар исә күбрәк мәктәп программасы буенча әсәрләрне алырга тырыша. Шулай ук мәхәббәт, дуслык турындагы әсәрләр, детектив, фэнтези белән кызыксыналар. Мәктәп программасын эзлекле рәвештә укып баручы, максатчан рәвештә югары уку йортларына керергә әзерләнүче, бик тырыш балалар күп. Кайчагында керәләр дә: «Апа, электрон китаплардан ардык, басма вариантын бирегез әле», – дип сорыйлар. Шулай ук яшүсмерләр арасында классик әдәбият та бик популяр.

Китапханәче Ләйсән Шәйхетдинова: «Бары тик татар китаплары гына сораучы укучылар да бар»


Фото: © «Балаларны китапны, китапханәне яратырга төрле чаралар аша өйрәтәбез»

Татар әдәбияты белән кызыксынучы, бары тик татар китаплары гына сораучы укучыларыбыз да бар безнең. Бу хакта да горурланып әйтәм. Иҗат белән кызыксынучылары да күп. Бер укучыбыз, мәсәлән, татар дөньясындагы барлык яңалыклардан хәбәрдар. Ул татар китапларын кызыксынып укудан тыш, «Көмеш кыңгырау» газетасының актив хәбәрчесе дә булып тора. Икенче укучыбыз үзенең шигырьләр китабын да чыгарды.

Балаларны китапханәгә төрле кызыклы чаралар үткәреп, әлеге чараларда үзләрен дә катнаштырып җәлеп итәргә тырышабыз. Шулай ук балалар игътибарына төрле кызыклы күргәзмәләр тәкъдим итәбез. Габдулла Тукай турындагы күргәзмәгә, мәсәлән, шагыйрьнең кыскача биографиясе һәм китапларын урнаштырудан тыш, үз кулларыбыз белән Кәҗә белән Сарыгын да, Шүрәлесен дә ясап куябыз. Балалардан әсәрләрнең геройларын, исемнәрен сорыйбыз. Дөрес җаваплар биргән укучыларга кечкенә генә призлар өләшәбез, – дип, мавыгып сөйли үз һөнәре турында Ләйсән апа.

Әнә шулай укучыларын һәрвакыт китапка мөрәҗәгать итәргә өнди тугры китапханәче. Үзе дә, кайгылы чагында да, шатланса да, кулына гел китап ала. Әңгәмәдәшем үзенең иң зур хыялы белән дә бүлеште – аның кулларына тотып Коръән китабы укыйсы килә.

Барысы алда әле. Бары тик илләр тыныч булсын да, исән-сау булыйк. Күңелдә әле кар өстендә учак ягарлык дәрт тә, дәрман да җитәрлек. Иң яраткан шөгылем – сәяхәт итү. һәрбер сәяхәтем үзе бер маҗара, үзе бер тарих. Санкт-Петербург, Дагыстан, Абхазия, Эльбрус таулары, Пятигорск, Ессентуки, Владикавказ, Грузиядә булу дөньга башка яктан карарга ярдәм итте. Сәяхәт итү – күңел өчен дә, акыл өчен дә зур мәктәп. Юллар аша да белем туплана. Яңа кешеләр, яңа гадәтләр белән очрашасың. Алар исә күңелеңне киңәйтә, дөньяга карашны баета.


Кайда гына булсам да Татарстаннан, татар милләтеннән икәнемә горурланып йөрим. Беррәттән язучылар белән бәйле урыннарны барлыйм. Һәр сәяхәттән соң китапларын янәдән укып чыгам, укучылар белән әңгәмәләр оештырам. Минем фикеремчә, китапханәче һөнәре - һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше дә.

Бүгенге көндә яшь буынга гаҗәеп сайлап алу мөмкинчелекләр тудырылган. Шул мөмкинчелекләрне кулларыннан ычкындырмыйча киләчәкне үзләре тудырсыннар. Үзең сызган буразнадан атлау авыр булса да, ничектер күңелгә якын рәхәтлек бирә, – дип уртаклашты Ләйсән Шәйхетдинова.

Без исә, үз чиратыбызда, барлык мәктәп китапханәчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!

Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган әдәби хәзинәне саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Китап, сүз кадерен белүче укучыларыгыз күп булсын.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


Китапханәче Ләйсән Шәйхетдинова: «Бары тик татар китаплары гына сораучы укучылар да бар»

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Начать зарабатывать

...