Быел Алабугада ниләр үзгәрәчәк: Шишкин буалары, термалар һәм күзәтү тәгәрмәче


Быел Алабугада ниләр үзгәрәчәк: Шишкин буалары, термалар һәм күзәтү тәгәрмәче


Алабуга районы башлыгы яр буе һәм пляжны эшләтеп җибәрү, тарихи үзәкне үстерү, Казан җәяүлеләр урамы, спорт проектлары һәм термалар ачу планнары турында сөйләде. Шулай ук Рөстәм Нуриев коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм 5 елдан соң Алабуганың тарихи өлешен ничек күзаллавы турындагы сорауларга җавап бирде.

«Мине авыл хуҗалыгы өчен мактарлар дип уйлаган идем»

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев матбугат конференциясен узган елга нәтиҗәләр ясаудан башлады. Нуриев Алабугада яр буе һәм пляж төзүне иң катлаулы һәм шул ук вакытта мөһим проектларның берсе дип атады. Объект рәсми рәвештә июньдә ачылды һәм шунда ук шәһәр халкы һәм кунаклары өчен җәлеп итү ноктасына әверелде.

Яңа яр буе суга уңайлы, комлы керү юлы һәм ял итү өчен тулы инфраструктурага ия булды. Территориядә ябык павильон, фотозона, душ кабиналары, балалар өчен уен мәйданчыклары, катерлар өчен причал, елгага панорама күренешле ресторан эшли. Актив ял яратучылар өчен прокат пункты ачылган - монда SUP-такталар, велосипедлар һәм башка спорт җиһазлары алырга мөмкин.

Район җитәкчесе сүзләренә караганда, халыкның бәяләү масштабы аның өчен көтелмәгән булган.
Быел Алабугада ниләр үзгәрәчәк: Шишкин буалары, термалар һәм күзәтү тәгәрмәче




Фото: © elabuga-rt.ru

«Халыкта бу шуның кадәр көчле тәэсир уятыр дип уйламаган да идем. Мин бит үземнең ниндидер тәэсирләрем белән яшим. Мине авыл хуҗалыгы өчен мактарлар дип уйлаган идем. Әмма, чынлыкта, кешеләр, мөгаен, хаклыдыр. Кешеләр бит мең ел яшәми, кызганычка, яки бәхеткә. Бүген һәм хәзер яшисе килә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев, пляж проектының бөтен эш дәверендә иң авырларның берсе булуын ассызыклап.

Рөстәм Нуриев проектның финанс ягына аерым тукталды. Аның сүзләренә караганда, яр буе һәм пляжны ясаганда район бюджет акчаларын һәм өстәмә дотацияләрне җәлеп итмәгән.
Быел Алабугада ниләр үзгәрәчәк: Шишкин буалары, термалар һәм күзәтү тәгәрмәче


Фото: © elabuga-rt.ru

Тагын бер мөһим нәтиҗә бизнесны җәлеп итү булды. «Эшмәкәрләребез, ниһаять, уянды. Нәкъ менә комлыкны ясаганда егермегә якын эшмәкәр үз активлыкларын күрсәтте. Хәтта ниндидер көндәшлек тә булды. Безнең өчен бу гомумән акылга сыймаслык хәл», – дип билгеләп үтте Алабуга районы башлыгы.

«Без нуль дәрәҗәсеннән республиканың теннис лидерлары исемлегенә күтәрелдек»

Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, 2025 елда Алабуганың тарихи үзәгендә эш дәвам итте. Һәм бу процесста бизнесның катнашуы мөһим өлеш булып тора.

«Эшмәкәрләрнең биш-алты объектны алып, мәдәни мирас объектларыннан эшмәкәрлек объектларын ясый башлаулары сөендерә», - дип ассызыклады район башлыгы.


Быел Алабугада ниләр үзгәрәчәк: Шишкин буалары, термалар һәм күзәтү тәгәрмәче



Параллель рәвештә, социаль һәм шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча да зур эш алып барылган.

«Без мәгарифкә дә өлеш керттек, тротуарларыбызга да өлеш керттек, менә Нефтьчеләр урамын эшләп бетердек – бу зур эш», - дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.

Район шулай ук дәүләт-шәхси партнерлык принципларында спорт өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруны дәвам иткән. Нуриев теннис үсешенә тукталды. Аның сүзләренчә, монда зур финанс кертемнәреннән башка гына сыйфатлы үсешкә ирешелгән.

«Тенниска күп акчалар кертелмәде. Без республиканың теннис лидерлары исемлегенә нуль дәрәҗәсеннән күтәрелдек. Бу бик гади эш түгел», - диде Нуриев.

Бүген районда югары класслы биш тренер эшли, шул ук вакытта белгечләр квалификацияләрен күтәрүне дәвам итә. Командага Екатеринбургтан килгән спорт мастерына кандидат Виктория Поспелова кушылган.

Спортның башка төрләре дә үсеш алган. Район башлыгы сүзләренә караганда, футбол, йөзү һәм чаңгы ярышларында системалы эш дәвам итә.

2026 елда Татар Дөм-Дөме һәм Мурзиха авылларындагы мәктәпләр базасында сәламәтләндерү лагерьлары төзү планлаштырыла. Бу объектлар спорт белән шөгыльләнү һәм балаларны савыктыру өчен файдаланылачак. Аерым алганда, Татар Дөм-дөмендә теннис, ә Мурзихада йөзүгә игътибар биреләчәк.


Быел Алабугада ниләр үзгәрәчәк: Шишкин буалары, термалар һәм күзәтү тәгәрмәче


«Казан урамының бер өлеше җәяүлеләр урамына әйләнде, ә Александр бакчасында күзәтү тәгәрмәче урнаштырачаклар»

2025 елда төзелеп беткән иң мөһим объектларның берсе Бөек Ватан сугышына багышланган Хәтер мәйданын реконструкцияләү булды. Бу вакытта геройларның исемнәрен алфавит буенча тәртипкә китерүгә аерым игътибар бирелде. Эшкә 10 млн сумга якын акча тотылган.


«Хәтер мәйданы республикада иң яхшы мемориалларның берсе булып тора һәм ул шәһәр халкы фронтка киткән урында урнашкан», - дип билгеләде Нуриев.

Казан урамының да бер өлеше үзгәрешләргә дучар була. Узган елның сентябрендә ул «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» тарихи паркын үстерү проекты кысаларында җәяүлеләр урамына әйләнә. «Бу проект туристлар һәм шушы җирлектә яшәүче халык игътибарын җәлеп итәчәк», – дип ассызыклады район башлыгы.


Быел Алабугада ниләр үзгәрәчәк: Шишкин буалары, термалар һәм күзәтү тәгәрмәче


Планда – Казан, Тойминск урамнарын төзекләндерү һәм Шишкин буалары буенча эшләрне дәвам итү.

Туризм өлкәсендә яңа инициативалар игълан ителде. Алабугада туризмны үстерү буенча проект офисы булдырылган, аны Эльмира Туканова җитәкләячәк. Планнарда - җәмәгать туклануы һәм кунакханәләрне дә кертеп, туристлык инфраструктурасын үстерү, шулай ук «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» һәм музей-тыюлык кебек тарихи объектларга туристларны җәлеп итү. Өстәмә рәвештә Александр бакчасында күзәтү тәгәрмәче урнаштыру планлаштырыла.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү дә өстенлекле бурычларның берсе булып кала бирә. 2026 елда коммуникацияләрне алыштыруга 600 млн сумга якын акча бүлеп биреләчәк, Нуриев сүзләренчә, бу алабугалыларның тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртачак.


Быел Алабугада ниләр үзгәрәчәк: Шишкин буалары, термалар һәм күзәтү тәгәрмәче



«Без, ниһаять, термаларны эшләтеп җибәрәбез. Моңа өмет бар»

Алабугада 2026 елда Нефтьчеләр проспектында термалар эшләтеп җибәрү планлаштырыла, һәм район башлыгы Рөстәм Нуриев объектны эшләтеп җибәрү туризм үсеше өчен мөһим адым булачак, дип билгеләп үтте.

«Без ниһаять термаларны эшләтеп җибәрербез, дип өметләнәм. Эш бара, һәм анда блогерлар белән дә, активистлар белән дә экскурсия уздырырга кирәк», – диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген шәһәр нигездә экскурсия туризмы белән эшли – туристлар бер көнгә килә, музейларны карый һәм төн кунарга калмыйча китә.

«Бу безне бөтенләй канәгатьләндерми. Без, әлбәттә, туристның мөстәкыйль килүен теләр идек, әмма бүгенге көндә безнең кунакханәләр командировкаларга килүчеләр яки хезмәт ресурслары белән тулы, һәм безнең сервислар, кызганычка, туклану өлкәсендә хезмәт күрсәтергә өлгерми», – дип аңлатты Нуриев.

Район башлыгы ассызыклаганча, туризмны тулысынча үстерү өчен кунакханә номерлары санын якынча 400гә арттырырга, шулай ук рестораннар һәм кафелар челтәрен киңәйтергә кирәк.

Нуриев шулай ук туризм һәм җәмәгать туклануы өлкәсе өчен чаралар әзерләү турында да искәртте. Аерым алганда, 17 һәм 18 февральдә кунакханә хуҗалары һәм рестораторлар өчен гастрофорум планлаштырылган, ул сервисның сыйфатын яхшыртырга һәм Алабуганың туристлар өчен җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итәчәк.

«Татар-информ»ның туристлык салымы турындагы соравына җавап биреп, Рөстәм Нуриев, 2026 елда аны районда кертергә җыенмыйлар, дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу вакытлыча гына. «Без бу салым беркайчан да булмаячак дип әйтмибез, әмма быел тәгаен юк. Киләсе елда үз мөмкинлекләребезне тагын бер кат тикшерәчәкбез», - диде Нуриев.
Быел Алабугада ниләр үзгәрәчәк: Шишкин буалары, термалар һәм күзәтү тәгәрмәче



Фото: © suvargazeta.ruПодробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/siskinskie-prudy-termy-i-ko...

«Җәяүлеләр урамында карнаваллар узуы күз алдыма килә»

Алдагы биш елда Алабуганың тарихи өлешен нинди итеп күрүе турында сөйләгәндә, Рөстәм Нуриев, сүз төзекләндерү турында гына түгел, ә тере, даими эшләүче шәһәр киңлеген формалаштыру турында баруын ассызыклады. Аның сүзләренчә, тарихи үзәк конкрет җитәкчеләрдән бәйсез рәвештә эшләргә, вакыйгалар һәм кешеләр белән тулы булырга тиеш.

«Шәһәрнең тарихи өлешен биш елдан соң мин үземнең катнашымнан башка күрәм. Бу – беренчедән. Икенчедән, мин бу урынны бик актив күрәм, даими рәвештә фестивальләр, урам музыкантлары белән», – диде Рөстәм Нуриев.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр үзәгендә даими рәвештә массакүләм урам чаралары, шул исәптән карнавал йөрешләре узарга тиеш.

«Җәяүлеләр урамында һәрвакыт карнаваллар узуы күз алдыма килә. Бәлки, Спас ярминкәсе көннәрендә, әмма быел булмас, киләсе елга, чөнки быел реконструкция белән шөгыльләнәчәкбез. Сәүдә рәтләре ипподромга чыгарылырга мөмкин, ә тарихи өлеше мәдәни һәм вакыйгалар активлыгы өчен мәйданчык булачак», - дип аңлатты район башлыгы.
Быел Алабугада ниләр үзгәрәчәк: Шишкин буалары, термалар һәм күзәтү тәгәрмәче


Фото: © elabuga-rt.ru

«Махсус икътисади зона Шишкин буаларын дәвам итүгә 250 млн сум кертә»

Нуриев шәһәрдә транспорт элемтәсен мөһим өлеш дип атады. «Яңа шәһәр белән иске шәһәр арасында трансферлар йөрергә тиеш», - дип ассызыклады ул.

Ул шулай ук Шишкин буаларын үстерү турында да искәртте, анда быел эшләрне дәвам итү планлаштырыла. «Махсус икътисади зона Шишкин буаларын дәвам иттерүгә 250 млн сум акча кертә», - дип билгеләде ул.


Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә «Шишкин буалары» җәлеп итү үзәгенә әверелде: нәкъ менә монда Спас ярминкәсе, Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» фестивале, кыңгырау чыңы фестивале, «Ут поэзиясе» һәм башка мәдәни вакыйгалар уза. Мәйданчык шулай ук Сабан туе, Май чабу, Яшьләр көне, «Башня» рок-фестивале, Автозвук фестивале һәм әдәби очрашуларны кабул итә.

Район башлыгы сүзләренә караганда, тарихи өлешне үстерүнең төп принцибы – эшмәкәрлек нигезе.

«Барысы да эшмәкәрлек нигезендә булырга тиеш. Бернинди декларатив муниципаль карарлар булырга тиеш түгел. Анда халык даими килеп йөрер дип күзаллыйк. Без бар, юк – шәһәр яшәргә тиеш», - дип белдерде ул.

Нуриев ассызыклаганча, инвесторларны җәлеп итү өчен тотрыклы туристлар агымы һәм алга киткән инфраструктура кирәк.

«Мисал өчен инвестор: «Мин 200 номерлы кунакханә һәм конференц-зал төзим. Миңа аның даими рәвештә 60 процент тулу булуы кирәк», - дип әйтәчәк. Шул уңайдан районга бер үк вакытта шәһәр брендын үстерү, номерлар фондын арттыру, рестораннар булдыру, кадрлар әзерләү һәм территорияне вакыйгаларга бай итү белән шөгыльләнергә туры киләчәк.

«Бу бик зур күләмле эш. Биш ел эчендә без бу хәрәкәтне башлап җибәрергә тиеш. Бәлки, бу ун ел да алыр, әмма эшләтеп җибәрсәң – ул эшләячәк», - дип йомгаклады Алабуга районы башлыгы.

«Татар-информ», Эльза Кузнецова

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0